Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Дебёста тарих эзләре
27.06.2018

Дебёста тарих эзләре

Инде 5нче ел рәттән республика мәдәният хезмәткәрләренең туристик фестивале уза. Быел ул Дебес районында оештырылды. Анда 6 команда катнашты. Шул исәптән, пресс-тур кысаларында без дә, журна­лист­лар берлеге командасы, әлеге фестивальдә катнаштык.
Әлеге сәяхәт бик эчтәлекле, вакыйгаларга бай узды. Без Дебес районының кыскача тарихы белән таныштык, күренекле урыннарында, биредә эшләүче музейларда, район хакимиятендә булдык. Дебес җиренең иң матур урынында безнең өчен спорт һәм иҗади ярышлар оештырылды. Табигать матурлыгы белән хозурланырга да, удмурт халкының йолалары белән танышырга да мөмкинлек булды.
Дебеста урта мәктәп, балалар бакчасы, Г. М. Корепанов-Камский исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, “Чупчигур“ дип исемләнгән иҗат үзәге, “Байгурезь” мәдәни туризм үсеше үзәге, район хастаханәсе, мәдәният йорты, кәсеп йорты эшли. Соңгысы мине бигрәк тә сокландырды. Биредә кул осталары агачтан төрле өстәлләр, урындыклар, киштәләр, сувенирлар, тормыш кирәк-яраклары ясау белән шөгыльләнә. Ә хатын-кызлар тегү, бәйләү һәм бизәнү әйберләрен әзерләп сату белән мәшгуль. Биредә кул эшенә өйрәнү остаханәләре дә эшли.
Район хакимиятендә үткән очрашуда безгә туризм үсеше турында сөйләделәр, бу юнәлештәге идеяләре белән уртаклаштылар.
Удмуртиянең иң матур урын­нарының берсе – Чепца елгасы буенда Байгурезь тавы. Борынгы удмуртлар Байгурезь тавында кешеләрне саклый торган изге көчләр бар дип ышанганнар. Аның исеме дә шуннан килеп чыккан: “гурезь” – удмуртча “тау”, ә “бай” – изге көчләрнең исеме. Икенче төрле аңлатмасы да бар. Аның буенча ул “телсез тау” дигәнне аңлата. Биредә бай тегермәнче яшәгән, аның кызы булган. Кем дә кем тауның башына иң текә ягыннан күтәрелә ала, шуңа кызымны бирәм дигән бай. Беркем дә күтәрелә алмаган. Бары тик телсез, чукрак бер егет кенә тауның башына кадәр менә алган. Анда менү белән могҗизалы хәл була, ул ишетә һәм сөйләшә башлый. Алар кыз белән өйләнешеп, бик озак матур һәм бәхетле гомер кичерәләр, дип сөйләнелә легендада.
Ярның иң текә урыны 20 метрга якын. Бу 5 катлы йорт биеклегендә. Ә тауның башына менеп аска карасаң, барлык тирә-юнь уч төбендәге кебек. Чөнки Байгурезь тавы диңгез биеклегеннән – 251 метр.
Ә Дебес җирлегенең тарихы диңгез төпкеленә тиң. Тирән һәм шул ук вакытта шомлы да. Ул хакта Дебес районында урнашкан Себер тракты тарихы музеенда булып мәгълүмат тупларга була. Без нәкъ шулай иттек. Анда безгә Себер трактының “Екатеринский” дип аталган бер өлешен күрсәттеләр һәм бу юлларның ни рәвешле төзелгәнлеге турында сөйләделәр. Дебеста ике тракт — Петербургтан килгән төньяк һәм Мәскәү, Казаннан сузылган көньяк юллары кисешкән урын. Нәкъ биредә Европа белән Азиянең чиге үтә дип саналган элек. Шушы җирдән инде Себергә бер юл китә. “Дәүләт юлы” дип телгә кергән әлеге юлдан җинаятьчеләр, крестьяннар, сәясәт тоткыннары үткән.
Шушы юл буенда урнашкан да инде Себер тракты тарихы музее. Ул элекке замандагы казарма бинасында урнашкан. Кыскасы, монда Себергә сөрелгәннәр туктаганнар. Мондый төрмәләр каторгага җибәрелүчеләр киемнәрен алыштырып, ашап, йоклап чыгу өчен 25-30 чакрым саен салынган.
Алда әйтеп үтүемчә, безгә Дебес якларының табигать кочагында булу бәхете дә елмайды. Байгурезьдан ары Чепца елгасы буенча түбәнрәк төшсәң, Куинь Сэрго сайлыгы бар. Аны бу як кешеләре ”джакузи” дип йөртә. Чөнки анда су һәрвакыт күбекләнеп һәм ташкынланып тора. Җәй көннәрендә биредә халык өзелми. Кызыналар, су коеналар, яр буе шау-гөр килеп тора”, — дип сөйли авыл халкы. Ярдан матур итеп ясалган зур баскыч күтәрелә. Ә югарыда беседкалар тезелеп киткән.
Әлеге урыннан ерак түгел фестивальнең бәйгеләре оешты­рылды. Ул традиция буенча өч ярыштан торды. Һәр бәйге аерым бәяләнде һәм җиңүчеләр билгеләнде. Беренче конкурс “Байгурезь тавын буйсындыру” дип аталды. Катнашучы, легендага нигезләнеп, бер стакан суны бер тамчысын да түкми тауның иң биек ноктасына алып менүдә беренчелек өчен ярышырга тиеш иде. Суны тамчысын да түкми тау башына алып менеп, аны эчкән кешенең хыялы да чынга аша дигән ышану бар.
Икенче бәйге туристик полосалар узуга корылды, ә өченчесе – иҗади сәләтне ачып салу. Ул үзеңнең эш урыныңны, һөнәреңне тасвирлауга нигезләнде. Һәр бәйге командалар арасында барды.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, журналистлар төркеме икенче бәйгедә җиңеп чыкты.

“Мондый туган якны танып белүгә корылган сәяхәтләрне ешрак оештырачакбыз”, — диде Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Елена Капитоненко. Ул журналистларга активлыклары һәм күңелле сәяхәт өчен рәхмәтен җиткерде.

Элмира Нигъмәтҗан.