Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “ДаУР”ның дәвамы булачак
6.12.2020

“ДаУР”ның дәвамы булачак

2020 ел башында Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгына багышланган «ДаУР» проекты старт алган иде. «ДаУР» сүзе удмурт теленнән тәрҗемә иткәндә «гасыр» дигәнне аңлата. Моннан тыш, «ДаУР» тагын аббревиатура да: «әйе» һәм «УР» (ягъни Удмуртия Республикасы). «ДаУР» проектының оештыру комитеты чараның беренче этабында Удмуртиянең иң кызыклы тарихи урыннарын тасвирлаган 350дән артык гариза кабул итте. Алар арасыннан социаль челтәрләр аша тавыш җыю ярдәмендә Удмуртиядә истәлекле урын дип саналырга лаеклы 100 урын сайланып алынды. Шулай итеп “ДаУР” проекты сайтында республиканың 100 төп истәлекле урыны билгеләнде һәм интерактив картага төшерелде. Квестта катнашучылар Удмуртиянең шушы 100 урынында булырга тиеш иде. Биремне үтәү өчен, мөмкин кадәр күбрәк ноктага барып, фотолар ясарга һәм социаль челтәрләрендә –ВКонтакте яки Инстаграмда урнаш­тырырга кирәк иде.
Ниһаять, җиңүчеләрне игълан итү көне килеп җитте. 1 декабрьдә Удмурт дәүләт филармониясе концерт залында «ДаУР» квестына йомгак ясалды.
“Бу залга иң эчкерсез, иң актив, туган төбәгенә битараф булмаган, Удмуртияне чын-чыннан яраткан кешеләр җыелгандыр дип уйлыйм. Сәхнәгә әлеге проектның илһамчысы — Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловны чакырабыз”, — дип игълан итте алып баручы. Ул тамашачыларны сәламләде һәм карантин игълан ителгәннән соң халык җыелган залны күрүнең тансык булуын әйтте. “Илһамчы дип игълан иттеләр мине. Бу чынында исә алай түгел. Ленталар кисү, тәбрикләү бик рәхәт, әлбәттә. Ә чынында, һәр проект артында дөрестән дә аны гамәлгә ашыру өчен армый-талмый эшләүче кешеләр тора. “ДаУР” проектында да нәкъ шулай. Проектка килгәндә, мин аны шундый зур масштаб алыр дип көтмәгән идем. Бу Удмуртиядә эшләү дәверемдә үзем иң аз катнашкан проекттыр. Гадәттә, кызганычка каршы, ә бәлки бәхеткә каршы, һәр чарада башыннан аза­гына кадәр үзең катнашырга, һәр мәсьәлә буенча хәбәрдар булырга туры килә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Мин үзем дә әлеге 100 урынның барсында да булырга өлгермәдем. Моны һичшиксез эшләячәкмен. Хәзер минем бурыч — бу урыннарны, чын-чынлап җәлеп итү нокталарына әйләнсеннәр өчен, төзекләндерү”, — дип сөйләде Республика Башлыгы. Ул проектны гамәлгә ашыруда тырышлык куйган төп ике кешене билгеләп үтте: Милли сәясәт министры Лариса Буранова һәм проект авторы Гөлназ Гырдымова.
Гөлназ турында Республика Башлыгы: “Яхшы менеджер, искиткеч мөстәкыйль кеше. Проектны гамәлгә ашыру барышында бер тапкыр да ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәде. Менә ул — проектның идея илһамчысы һәм чынга ашыручысы!” — дип таныштырды. — Әлбәттә, ялгыз гына эш алып барып булмый. Проект бердәм көч белән башкарылды. Барыгызга да зур рәхмәт! Проект кысаларда төшерелгән фото, видеолар белән Интернет тулы. Алар ярдәмендә кешеләр Удмуртия белән танышып, истәлекле урыннарга күбрәк киләчәкләр. Бездә күрсәтер урыннар күп. Ми­не хәзер: “Бу матур проектның дәвамы булырмы?” — дигән сорау борчый. Әгәр сез ярдәм итсәгез, аның киләчәге булыр. Сездән тәкъ­димнәр көтәбез”, — диде.
Александр Бречалов «Үзен­чәлекле урын», «Объектның иң яхшы тасвирламасы» «Шәхси тарих», «Пейзаж», «Иң яхшы фото­графияләр сериясе», «Тамашачы мәхәббәте» номинацияләре буенча җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Проектның икенче этабында — «ДаУР» квестында җиңүчеләрне һәм финалист­ларны да бүләкләделәр. Проектның нәтиҗәләренә килгәндә, сайтта барлыгы 445 кеше теркәлгән, 5 000 пост басылып чыккан. 7 кеше 98-99 ноктаны узган, барлык катнашучылар арасында өчесе генә дә 100 балл җыйган, ягъни Удмуртиянең 100 истәлекле урынында булырга өлгергән. Менә алар квестта җиңүчеләр: Полина һәм Есения Кондратьевлар гаиләсе, Азат Фәттахов, Ольга Шафранова.
400 дән артык катнашучы арасыннан җиңеп чыккан өч кеше арасында берсе татар егете булуы, әлбәттә, күңелле. Мин әлеге җиңүче егет Азат Фәттаховны табып, тизрәк әңгәмә корырга ашыктым. Ул минем сорауларыма җавап биреп: “Мин актив ял, походларга йөрергә һәм сәяхәт итәргә яратам. Шуңа күрә бу проектта катнашып, сәяхәт итү, моңа кадәр үзем булмаган урыннарны өйрәнү мөмкинлеге бик ошады. Проект турында Байгурез тавына барганнан соң дуслардан ишеткән идем. Иптәш кызым белән бөтен көчебезне куеп, квест биремнәрен үтәп чыгарга тырыштык. Ял көннәрендә чыгып, таңнан алып кояш баеганга кадәр кайбер урыннарда ял итү дә онытылмас хатирәләр калдырды. Удмуртиянең төрле почмакларында урнашкан 100 истәлекле урында булу бик җиңелдән булмады, арыганлык сизелде. Әлбәттә, җиңүгә өметләнгән идем, әмма шигем дә бар иде. Җиңүчеләр сафында булуымны белгәч, чиксез сөендем. Әгәр дә бу проект дәвам итсә, тагын да катнашыр идем”, — дип, шатлыклы кичерешләре белән уртаклашты.
Азат тумышы белән Баш­корт­станның Нефтекама шәһәрен­нән. Ижау дәүләт техник универ­си­тетында белем алган һәм Удмуртиядә калган. Мин бизнес процессларны автоматлаштыру белән шөгыльләнәм. Буш вакытымда спорт һәм альпинизм белән мавыгам”, — дип таныштырды үзе белән.
Әлеге квестта катнашучы-ларның күпчелеге истәлекле урыннарга гаиләләре белән җыелып барганнар. Балалары узган юлларны, сәяхәтләре турында бик кызыклы итеп сөйлиләр. Урманда йөргәндә кемдер еланга, кемдер хәтта аюга да юлыккан булган. Удмуртиянең матур табигате кочагында ял иткәннәр, су коенганнар, музейларда булып, тарих белән кызыксынганнар. Гомумән әйткәндә, барысы да бу чарадан канәгать калганнар.
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов 2021 елда квест дәвам итәчәк, дип вәгъдә итте. Димәк, киләсе елда Удмуртия белән ныграк танышырга теләүчеләр тагын да артачак.

Элмира Нигъмәтҗан.