Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Дары коры торырга тиеш
7.05.2019

Дары коры торырга тиеш

9 май көнне Җиңү парадын, аеруча заманча хәрби кораллар урнаштырылган техниканы, бронетранспортерлар, танкларны кызыксынып, горурлык хисләре кичереп карыйм. Ләкин шул вакытта сорау да туа: бүген Ватанны кемнән саклыйбыз соң?

Агымдагы елның 4 апрелендә Вашингтон шәһәрендә Төньяк Атлантика хәрби блогын (НАТО) төзү турындагы актка кул куюга 70 ел тулды. Көнбатыш илләре Икенче бөтендөнья сугышында Советлар Союзына Гитлер Германиясен җиңәргә ярдәм итсәләр дә, сугыш бетүгә дүрт елдан соң СССРга каршы хәрби блок төзиләр. Акылга сыймаслык булып күренгән бу эш, тарихка игътибар белән карасак, бик яхшы аңлашыла.
Американың һәм Англиянең СССР­га Германияне җиңәргә булышулары Совет халкын газаптан коткарырга теләүдән түгел, ә Германиядән куркудан гына була. Чөнки Гитлер СССР­ны җиңгәч, Англия белән Американы да үзенә буйсындырып, бөтен дөньяга үз хакимлеген урнаштырырга теләвен беркемнән дә яшереп тормый. Шуңа күрә Америка да, Англия дә СССРга Германияне җиңәргә булышырга мәҗбүр булалалар. Дөрес, алар “икенче фронт”ны 1944 елда гына, СССРның Германияне үзе генә җиңә алуын аңлагач кына ачалар…
Безнең рәсми пропаганда бу мәсьәләдә АКШ белән Англияне бик каты тәнкыйтьли үз вакытында (әгәр икенче фронт иртәрәк ачылса, СССРның сугышта югалтулары азрак булыр иде). Бу чыннан да шулай, ләкин “икенче фронт”ны соң ачсалар да, АКШ белән Англия СССРга матди ярдәмне бик күп күрсәтәләр. Азык-төлек, самолетлар, йөк машиналары һ.б. Тарих дөреслекне ярата ул – без дә моны танырга тиешбез. Бала вакытта авылда сугыштан исән кайткан фронтовикларның сөйләгәннәрен күп тыңлаганым булды минем. Америка консервларын ашап, ачлыктан исән калулары турында сөйлиләр иде. Димәк, “дус”ларның ярдәмнәре җиңүгә сизелерлек өлеш керткән.
Ә НАТО хәрби блогы төзүнең сәбәпләрен бер-ике сүз белән генә аңлатып булмый, минемчә. Рәсәйдә Октябрь инкыйлабы булып, властька большевиклар килгәч, бөтен алга киткән бай илләр моңа каршы чыгалар. Хәтта үзләренең хәрби көчләрен җибәреп, Совет влас­тен бәреп төшерергә дә телиләр, тик теләкләре тормышка ашмый. Үзләрендә дә шундый инкыйлаб булудан куркалар алар. Шуңа да Советлар Союзын күрә алмыйлар. Ә иң зур сәбәбе шунда: инкыйлабка кадәр патша хөкүмәте көнбатыш дәүләтләренә иксез-чиксез Рәсәй җирендәге байлыкларга юл ачкан була, ә инкыйлабтан соң ул юл ябыла.
Икенче бөтендөнья сугышыннан бөтен Европа дәүләтләре хәлсезләнеп, күп югалтуларга дучар булып чыгалар: хезмәткә яраклы дистәләгән миллион кешеләр сугышта һәлак булганнар, сәнәгать җимерек хәлдә, акча юк. Ә Америкада киресенчә, завод-фабрикалар күп илләрнең сәнәгать заказларын үтәп, тулы куәтенә эшлиләр, сәүдә актив бара һәм Америка банклары бөтен дөньядан алтын җыеп байыйлар. Сугыштан соң Европа илләренең хәлләре авыр булудан файдаланып, Америка Хөкүмәте аларга үзләренең алтын запасларын Америка банкларында сакларга тәкъдим ясый. Имеш, СССРдан куркырга кирәк, ул басып керә калса, җирсез дә, алтынсыз да калырсыз. Моңа ышанучылар табыла. Шуннан бирле күп илләр алтын запасларын АКШ банкларына сак­ларга тапшыралар. Билгеле, ул алтыннар сакларга гына бирелгән булып исәпләнә, ләкин төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта Америка аларны үз ихтыяҗлары өчен файдаланырга да мөмкин. Бу Американың бөтен дөнья белән идарә итәргә омтылуын дәлилләүче бер факт.
Ә менә СССР кебек (хәзер инде Рәсәй кебек) көчле булган ил Америкага бөтен дөнья белән идарә итәргә ирек бирми. Шуның өчен Рәсәйгә каршы тору һәм аны көчле армия белән куркыту өчен НАТО хәрби блогы кирәк була да. 1949 елда бу хәрби блокка 12 ил керә: АКШ, Англия, Франция, Бельгия, Дания, Исландия, Италия, Канада, Люксембург, Нидерланды, Норвегия, Португалия. Шунысы кызыклы: НАТО хәрби блогына керү өчен Советлар Союзы да гариза бирә, ләкин аны алудан баш тарталар.
Икенче бөтендөнья сугышын башлап, Европага күпме газаплар китергән Германия АКШ ярдәмендә үз иленең сәнәгатен һәм оборонасын сугыштан соң тәртипкә китерә һәм 1955 елда НАТО хәрби блогына кабул ителә. Шулай итеп НАТО хәрби блогы тулысынча формалаша һәм Европада гаҗәеп зур, берләшкән хәрби көч барлыкка килә.
Боларга каршы Совет Социалис­тик Республикалар Союзы Варшава хәрби блогы дигән оешма төзергә мәҗбүр була. Билгеле инде, Варшава хәрби договорына кергән илләрдә төп рольне Советлар Союзы уйный һәм илнең халык хуҗалыгын үстерергә, халыкның тормыш хәлен яхшыртырга тотылырга тиешле акчалары НАТОга каршы хәрби көчләр булдыруга сарыф ителә. Советлар Союзы дигән ил юкка чыккач, Варшава хәрби договоры дигән оешма да юкка чыга. Элек Варшава договорына кергән илләр НАТО хәрби блогына керделәр. Аларның Советлар Союзы белән нинди “дуслар” булуларын бу бик ачык дәлилли. Хәзер НАТО хәрби блогына 29 ил керә. Ләкин, моңа карап, НАТОның хәрби куәте үстеме соң? Фактлар башка нәрсә турында сөйлиләр.
Европа илләре күреп торалар: аларга бүгенге Рәсәйдән бернинди дә куркыныч янамый. Киресенчә, Рәсәй Европа белән сәүдә итәргә, аннан алдынгы технологияләр алырга, үзенең халык хуҗалыгын ныгытырга омтыла. Европага газ үткәргеч торбалар сузу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Шуңа күрә Европа илләре ашкынып кораллануга чыгымнарны киметеп, үз халыкларына рәхәт тормыш тәэмин итүне артыграк күрәләр.
Алга киткән Европа илләре үзләрендә хәрби техниканы бик аз җитештерәләр. Мисал өчен шундый саннар китерергә була: Германия армиясендә бары тик 225 танк бар, Франциядә — 200 танк, ә Англиядә — 200дән дә азрак. Башка төрле авыр хәрби техника белән дә шул ук хәл. Кыскасы, Европа илләре ашкынып кораллануга акча түгәргә кирәкми дип исәплиләр, чөнки аларга берәү дә һөҗүм итәргә җыенмый. Кораллануга киткән акча – җилгә очкан акча.
Ә Америка белән хәлләр бөтенләй башкача. Аңа дөнья белән идарә итәргә тырышу өчен иң көчле армия кирәк. Америка үзе өчен дә, бөтен НАТО илләре өчен дә ашкынып кораллана. Бу турыда дөньяның массакүләм пропаганда чаралары күп язалар һәм күп сөйлиләр.
Ә Рәсәй НАТО илләре зур корал туплап, безнең илгә сугыш куркынычы белән янамасын өчен кораллануга күп чыгымнар тота. Илдә 20 миллионга якын ярлылар булуының, илдә яхшы юллар аз булуының һ.б. күп бәла-казаларның сәбәбе күп акчаларның оборона куәтен арттыру өчен тотылуында. Тик шунсыз ил яши алмый.
Үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтүче НАТО хәрби блогы да әллә нинди зур казанышлар белән мактана алмый. Дөнья җәмәгатьчелеге, шул исәптән НАТО блогына кергән илләрнең гади халкы да ашкынып кораллануның сәбәпләрен аңлыйлар һәм аңа каршы кискен фикерләрен әйтәләр.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын тантаналы билгеләп үткән вакытта “Дарыны һәрвакыт коры тотарга”, ягъни оборона куәтен арттырырга кирәклеген ассызыклап әйтеп үтәсе килә. Ил җитәкчеләре моны яхшы аңлый. Бу ел саен Җиңү парадында ачык чагыла. Әйе, армияне көчле итеп тотар өчен күп чыгымнар кирәк. Ләкин, “үз армиясен тиешенчә тәэмин итмәгән ил чит армияне тәэмин итәргә мәҗбүр булырга мөмкин” дигән бөтен дөньяга билгеле булган хакыйкать тә бар бит әле. Ә безгә аны онытырга ярамый.

Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.