Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Дару урынына — таяклар
20.09.2017

Дару урынына — таяклар

Августның соңгы шимбәсендә Ижауның Киров исемендәге паркында беренче тапкыр скандинавия йөреше буенча Халыкара фес­тиваль узды. Әлеге йөреш хәйрия чарасы буларак, онкология авырулы балаларга ярдәм итү йөзеннән узды. Йөрештә катнашучылардан җыелган сумма бик үк зур булмаса да, авыру балаларга бераз гына булса да ярдәм булып барып ирешкәндер.

Мәктәп стадионыннан кайчан гына узсаң да, җәен дә, кышын да кулларына чаңгы таяклары тотып йөрүчеләрне еш очратырга туры килә. Скандинавия йөреше модага кергәннән соң, мин аларны чаңгыларын онытып урамга чыгучылар дип йөртә идем. Чынлыкта исә алар гап-гади чаңгы таягы түгел, ә махсус скандинавия таяклары икән. Кибеткә кереп, бәяләренә күз салгач, 2 таякның 800-1600 сум икәнлеген күргәч, күзем маңгайга менде. Авылда апа-әбиләр гади чаңгы таягына таянып йөриләр.

Скандинавия йөреше – махсус таяк­лар белән йөри торган физик активлык төре. Аның үз методикасы һәм техникасы бар. Дөреслектә исә, таяклар да чаңгыныкы түгел, ә махсус әлеге спорт төре өчен эшләнелгән. Алар чаңгыныкыннан күпкә кыскарак. Дөрес озынлыкта булмаган таяклар куллану тезләргә, аякларга һәм аркага авырлык китерергә мөмкин икән, шуңа да таяклар сайлаганда, кешенең буй озынлыгы гына түгел, йөрү тизлеге дә исәпкә алына. Скандинавия йөреше тарихына тукталсаң, ул узган гасырның 30нчы елларында ук барлыкка килгән. Җәй айларында да күнекмәләрен дәвам итү өчен, аны фин чаңгычылары уйлап тапкан. 70нче елларда аерым бер фитнес төре буларак кулланыла һәм таяклар белән йөрү дип атала башлый. 1990 елда инде ул Nordic Walking (нордик вокинг) дигән атама ала, Россиядә исә аны скандинавия йөреше диләр. Финляндиянең бер физкультура укытучысы аны мәктәп программасына кертүгә ирешә һәм шуннан ул популярлашып китә.

Фестиваль төп сәхнәдә скандинавия йөрешенә өйрәтә торган мас­тер-класс белән башланып китте. Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Казан, Мурманскидан, Россиянең башка шәһәрләреннән, Израиль, Кытай һәм Африка дәүләтләреннән 400дән артык спортчы катнашуы әлеге спорт төренең популярлыгын күрсәтә. “Әлеге спорт ярышы «Удмуртия – спорт территориясе» проектына кертелде. 2018 елда әлеге ярышның август аенда булачагы бил­геле. Скандинавия йөреше буенча халыкара фестиваль республикада төп чараларның берсе булачак. Әлеге спорт төре хәзер өлкәннәрдә генә түгел, яшьләрдә, балаларда да кызыксыну уятты. Алдагы елда фестивальдә ким дигәндә өч тапкыр күбрәк катнашучылар һәм тулы стадион җанатарлар булачагына ышанам”, — дип ассызыклады Александр Бречалов. Сәламәтлекләре физик яктан чикле булганнар 800 метрга йөгерештә катнаштылар. Йөгерештә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары Алексей Загребин, Валерий Бузилов катнаштылар. Валерий Бузилов 10 км дистанциядә катнашып, үз яше категориясендә 3нче урынга лаек булды. Иң өлкән спортчыга 87 яшь, ә иң яшь катнашучыга 5 яшь иде. Сарапул командасы 2нче урынга, ә Флүн Шәйхелисламов үз категориясендә 3нче урынга, Дания Козлова 1нче урынга, Ринат Галимов – 1нче урынга, Эльвира Антропова 1нче урынга лаек булдылар. Барлык катнашучыларга да истәлекле медальләр, ә җиңүчеләргә – кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Барлыгы 93 кубок һәм 400 медаль тапшырылды. Ә медальләргә катнашкан һәркем ия булды.

Әлеге Федерациянең вице-президенты, Сарапул районының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Флүн Шәйхелисламов бу спорт төренең файдасы турында сөйләп узды. “Скандинавия йөреше баш миенә йөрәк-кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, кан әйләнеше яхшыра, холестерин күләмен киметә, мускулларны ныгыта. Хәрәкәтләнгән саен, кан әйләнеше яхшыра, димәк, органнарга туклыклы матдәләр белән кислород килүе арта. Скандинавия йөреше инсульт булу куркынычын ике тапкырга киметә. Йөгерү һәм тиз йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка кадәр күбрәк яндыра. Гәүдәң төз була, координацияне яхшырта. Остеопорозны булдырмый калырга ярдәм итә. Шунысы да игътибарга лаек: җәяү йөргәндә, кеше организмындагы мускулларның – 40, йөгергәндә – 65, велосипедта йөргәндә 70 проценты хәрәкәткә килә, ә скандинавия йөреше вакытында – 90 процент, ә моның өчен, әлбәттә, тик кенә таяк күтәреп йөрергә түгел, техникасын дөрес башкарырга кирәк. Аны өйрәнү өчен уртача 20-30 минут җитә. Йөреш алдыннан зарядка ясарга кирәк, ул ун минут тирәсе була. Йөрештән соң да зарядка ясап алыгыз. Атнага ике-өч тапкыр йөрү җитә. Үзем мин әлеге спорт төре белән апам вакытсыз вафат булгач шөгыльләнә башладым. Элек кан басымы уйный иде. Хәзер исә каннарым чистарып китте, башка кан килә башлады, артык авырлыгым кимеде, 28 кг га ябыктым. Ышанмасагыз, менә карагыз, хәтта чәч үсә башлады. Табиб моны: “Бавыр чистарган, шунлыктан чәч тә үсә башлаган”, — дип аңлатты. Инде 5 ел йөрим. 5 ел салкын тиеп авырганым юк. Гаилә белән иртән 5 км, кич 3 км йөрибез”, — диде. “Скандинавия йөреше миңа нишләптер әбиләр арасында гына популяр кебек”, — дигән соравыма ул: “Аларның буш вакытлары бар, ешрак авырыйлар. Ә яшьләр әле аның турында уйланмый. Европада ул яшьләр арасында да популяр. Алар төрле фестивальләр, ярышлар уздыралар. Бездә яшьләр шөгыльләнми дип әйтеп булмый, бар андыйлар”. Йөрештә катнашучылар арасында Сигаево мәктәбе директоры Эльвира ханым аның кызы белән улы да бар иде. Ул: ”Остеохондроздан чиләнә идем. Аннан тезләрем, җилкәләрем авырта башлаган иде. Хәзер, Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый. Балалар да салкын тиеп еш авырыйлар иде. Кызым 3 км, улым 10 км, үзем 20 км ераклыкка йөрүдә катнашам. Балаларым әле волейбол белән дә шөгыльләнәләр. Кышын чаңгыда да яратып йөрибез. Скандинавия йөреше белән кичләрен гаилә белән шөгыльләнәбез”, — диде. Сүзгә Дания ханым кушылып: “Миңа йөреш яхшы кәеф бирә. Инде 1 ел шөгыльләнәм. Яшь чакта чаңгыда йөрергә ярата идем. Хәзер скандинавия таякларына алыштырдым. Һәркөн иртә-кич шөгыльләнәм. Кайбер көнне калдырсам да, нидер җитмәгәнлеген сизәм”, — диде.

Йөрештә катнашучылар арасында ак түбәтәй кигән абыйны ерактан күреп алдым. Мөкатдәс абый инде таякларны 2 ел элек алып куйган булган. “Таякларым тик ята. Көннәр буе өйдә. Һич чыгып китеп булмый. Яшь чакта штанга, гер күтәрә идем. Бүген мастер–класс­та дөрес йөрергә өйрәндем. Алдагы көннәрдә скандинавия таяклары тик тормас, дип уйлыйм”, — диде ул. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Уңышлар телик аларга.

Гөлнара Вәлиева.