Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Данлыклы җиңүчеләр
14.05.2020

Данлыклы җиңүчеләр

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Удмуртия Республикасында күп кенә чаралар бу­лып узды. Алар барсы да ветераннарыбызга багышланды. Татарстан Республикасы Пре­зиденты Рөстәм Миңнеханов Удмуртиядә гомер итүче ветеран милләттәшләребезгә кот­лау открыткалары юллады. Әлеге открыткаларда, “9 май — дөнья тарихы сәхифәләренә мәңгелеккә язылган изге көн. Сез — Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән дан­лыклы җиңүчеләр һәм яңа тормыш төзүчеләр буыны. Безгә иминлек, тынычлык бүләк иткәнегез, көчле ихтыярлы, батыр, нык булганыгыз өчен чиксез зур хөрмәт белән алдыгызда баш иябез”, — дигән сүзләр бар. Президентның котлавын ветераннарыбызга тап­шырдык. Алар шатланып кабул итеп, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Удмуртиядә бәйрәм алдыннан “Рядом с тобой живет ветеран” акциясе киң колач алды. Агитбригадалар ветераннар яши торган йортлар янында концертлар куйдылар. Әлеге акциядә “Спартак” халык иҗаты йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Алар Ленин районында яшәүче ветераннарыбызның күңелен күтәреп, бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр.

Сугыш өлкәнәйтте безне

Гамбәрия апа белән Шәймәрдан ага Хөснимәрдановлар гаиләсендә беренче тапкыр гына булуым түгел. Ерактан ук тәрәзә йөзлекләре белән балкып торган йортлары үзенә чакырып тора. Соңгы тапкыр булганнан соң, шактый вакыт үткән. Икесе дә өлкәнәйгәннәр… “Сугышка кергәндә гел “Лә иләһә илләллаһ”, — дип әйтеп керә идем. Әбием өйрәтеп җибәргән иде. Изге сүзләр саклагандыр, бер дә яраланмадым. Сугышта бернинди дә курку булмады. Курку булса, сугышып та булмый ул. Фронтта дуслык көчле булды безнең. Гомумән, армия, фронт яшәргә, бирешмәскә өйрәтте. Пехотада рядовой солдат булып хезмәт иттем. Танкчылар безгә: “Пехота не пыли”, — дип көләләр иде. Чөнки иң элек пехота үтмичә, беркем дә алга бара алмый. Баш астына салып йок­лар өчен шинель булса, шуннан артыгы кирәкми. Җиңү хәбәрен Литвада ишеттем. Шунда шоферлыкка укыдым. 1947 елдан бирле 64 ел руль артында булдым. “Яңадан мондый сугышлар кабатланмасын. Дөньяга бүген килгән афәт сугыштан да куркыныч. Инде Ходай анысыннан да котылырга насыйп итсен”, — диде ул, котлаулар өчен рәхмәт белдереп. Үтәгән авылында яшәүче Гамбәрия апаның әтисе өч баланы ятим калдырып, сугышта һәлак булган. Авылда эшләр кеше калмаганлыктан, аны җиде класс бетерү белән бригадир итеп куйганнар. Авыл советында эшләгән. “Берүзем ат җигеп, 25 чакрым ераклыктагы Красный Борга бара идем. Мин бик яшьли олыгайдым. Сугыш өлкәнәйтте безне…” — дип искә алды ул хатирәләрен барлап.

Шаян Әхәт ага

Әхәт абый Сәгетдинов безне: “Быел “Яңарыш” газетасына язылырга җитешмәдем, әллә ачуланырга килдегезме”? — дип шаяртып каршы алды. “Ел саен яздыра идем, быел соңга калдым, газета чыга башлаганнан бирле алдырам”, — диде ул. Әхәт ага бик җор телле, җырга да бик оста. Тумышы белән Чаллы районы Шөкерәле авылыннан. “Армиягә озатырга ике авыл кызлары килде. Ульянга чаклы ат белән илттеләр. Анда алты ай хәрби әзерлек үткәч, Монголиягә җибәрделәр. 1945 елның 8 августында барыбызны да тезеп бас­тырдылар. Иосиф Сталинның приказын игълан итеп, Япон сугышына керттеләр. Кытайның бик күп шәһәрләрендә, вак авылларында булдым”, — диде ул. 1951 елда гына кире әйләнеп кайта. Ижау шәһәрендә урнашып, “Ижмаш”, “Ижсталь” заводларында хезмәт куя. 1 майда 93 яшен тутырган Әхәт ага, дөньяга тынычлык теләп, рәхмәтләрен әйтеп озатты безне.

Картлык шатлык түгел

Хәмзә ага Фәхразыевка гыйн­вар аенда 93 яшь тулган. Картлык беркемне дә кызганмый шул. Гомер азагына таба авырулар бирә. Ике ел инде Хәмзә ага урын өстендә ята. Нәкъ без бәйрәм белән котларга кергән көнне тормыш иптә­шен җирләгәннәр иде. Алар өч бала үстергәннәр. Хәмзә ага Румыниядә сугышкан. Котлауларны җиткергәнне аңлады, башын какты, кызы тәрбиясендә яши. Аңа сабырлык, терелүен теләп, кызына, оныгына зур рәхмәтләр белдереп саубуллаштык әлеге гаилә белән.

 

 

 

Зәки ага

Зәки ага Гыймаевны белүче күп, чөнки ул урам комитеты рәисе булып эшләгән. Ветераннар без кергәч, бер-берсенең хәлләрен бездән сораштырдылар. Күбесе инде урамга да чыга алмый. Берничә ел эл элек егетләр кебек булган Зәки агага да картлык кагылган. Ләкин һәрнәрсә исендә. Көне, датасы белән әйтеп сөйли. Ул да сугыш елларында армия сафларына алына, ләкин авырып кайта. Терелеп, аякка басып, мактаулы хезмәт куеп гомер кичерә. Гомер узганына үкенми, киресенчә әле киләчәккә өметләр белән яши. Бирсен Ходай, Зәки агага әле бик күп еллар сәламәт булып гомер кичерергә язсын!

 

Ветеран хирург

“Рядом с тобой живет ветеран” акциясенә Ижау шәһәрендә 10 агитбригада кушылды. Алар 500дән артык ветеранга концерт куйдылар. 70 ел бергә гомер кичергән 96 яшьлек Гөлзинә ханым һәм Хатип ага Газизовлар да тәрәзә аша әлеге концертны шатланып тамаша кылдылар. Хатип ага 1924 елда Татарстанда туган. Әтисе Пугачево авылында урманчы булып эшли, шуңа күрә алар гаиләләре белән әлеге авылга күченәләр. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Ижау медицина училищесына укырга керә. Фронтка ул 1944 елда медицина институтының беренче курсын тәмамлагач алына. Аны Украина фронтына 2 нче батальонга санинструктор итеп билгелиләр. Берлинга чаклы барып җитә. Сугыш тәмамлангач, Япония сугышына җибәрелә. Аннан соң Ижау шәһәренең 1нче санлы респуб­лика клиник хастаханәсендә хирург булып хезмәт куя. Әнә шул вакытларда ук авыруларның баш миенә катлаулы операцияләр ясый. 30 ел Удмуртиянең Сәламәтлек саклау министры урынбасары булып эшли.

Ничек түзгәннәр?

Мәснәви ага Шәйхразыевның әтисен сугыш башлану белән фронтка алалар. 1943 елда үзен дә, 17 яшьлек егетне, армиягә алалар. Биш ай мари урманнарында хәрби әзерлек узгач, Белоруссия фронтына чик буе гаскәрләре составына җибәрәләр. «Окопны «табут» дип йөртә идек. Чөнки снаряд төшеп шартлап, тереләй җир астында калучылар шактый булды. Бәрелешкә 1800 кеше кереп, 100е генә исән калган чаклар да булды. Авыр булды, ничек түзгәнбез?” — диде ул. Сугыш бетеп, биш елдан соң туган ягына әйләнеп кайта. Металлургия заводының кайнар цехында 20 ел эшли. Ижау шәһәре Ленин районы ветераннар советында актив хезмәт куя.

Тәкый ага Әсмәндияров: “Безнең алда зур эшләр бар!”

Тәкый ага Әсмәндияров Тукай районы Иске Абдул авылында туып үсә. 1942 елда аны шоферлыкка укырга җибәрәләр. 1943 елда “Шофер таныклыгын армиядә алырсың”, — дип, сугышка озаталар. Беренче сугыш чирканчыгын Сталинград артындагы Сальск даласына барганда ала. Эшелонны немец самолетлары бомбага тота. Владикавказда шофер таныклыгын ала. Иран чигеннән Америкада җитештерелгән машиналарны куа. Польша, Чехословакияне фашистлардан азат итүдә катнаша. 9 май көнне аларны Германиягә җибәрәләр. Җиңү турында аларга 11 майда игълан итәләр. Бүгенге көндә Мәрьям апа белән өч бала, ун онык, биш оныкчыклары бар. Оныгы Айназ алар турында: “Безнең гаиләдә парад белән әби белән бабай җитәкчелек итә. Гаиләбездә алар хөрмәтле кешеләр. Һәрвакыт алар белән киңәшләшеп эшлибез”, — диде.
Тәкый ага исә: “Концерт миңа бик ошады. Икенче елга тагы килегез. Безнең алда әле зур эшләр бар, үләргә иртәрәк әле безгә!” — дип шаяртып озатып калды агитбригада әгъзаларын.

Рәфилә Рәсүлева.