Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Данис Шаймуллин: “Һәркем дә табиб була алмый”
1.04.2021

Данис Шаймуллин: “Һәркем дә табиб була алмый”

Узган елның октябрь ае гаиләбез өчен мәшәкатьле булды. Кинәт кенә әти авырып китте, температурасы күтәрелде. Эчкә бераз шом керсә дә, салкын тигәндер, дарулар эчәр дә, узар дип ышандык. Тик авыру чигенергә теләмәде. Әле җитмәсә, ял көннәре. Дүшәмбе көнне әтине Ижау­га, түләүле табибларга күрсәтергә алып килдек. «Үпкә ялкынсынуы» дигән диагноз куйдылар. Югалып калдым. Ковид авыруының котырган мәле, әтинең утырып торырга да хәле калмады, кире авылга алып кайтам дисәң, яңадан 120 чакрым юл үтәсе. Ә авылда аны кем һәм ничек дәвалар? Ижауда калдырырга уйлыйм, тик монда да хастаханәләрнең тулган вакыты. “Ки­ре авылга кайтыгыз. Кадыбаш авылы табибы хәл итәр”, — диде әни.
Данис Шаймуллин белән без әнә шулай таныштык. Әтине өйдә генә дәвалап булмаячагын аңлагач, аны Алабуга хастаханәсенә салу өчен тырышты. Һәрвакыт шалтыратып, хәлен сорап торды. Ачык күңелле, һәркемгә дә вакыт таба, игътибарын кызганмый торган табибларны бүген бик сирәк очратып була шул.
Данис тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Әнисе ягыннан абыйсы медицина өлкәсендә эшли, ул да аның юлыннан китә. Ижау медицина академиясендә белем ала. 2016 елда терапия буенча ординатура тәмамлагач, “Земство докторы” программасы буенча Кадыбаш авылына эшкә кайта. Замана таләпләренә туры килә торган яңа амбулатория дә нәкъ шул елны ачыла монда. Сәләтле, акыллы, белемле табиб. Монда ул көтеп алынган белгеч була. “Әлеге программа буенча авылга эшкә кайтырга мөмкинлек булгач, ике дә уйламый риза булдым. Чөнки ниндидер кыенлыклар булыр дип курыксаң, алар авылда да, шәһәрдә дә бар инде. Эшемне бик яратам, кешеләрне дәвалау өчен бар көчемне куям. Яшь белгечләр өчен барлык шарт­лар тудырганнары өчен Әгерҗе районының баш табибы Эдуард Овчинниковка зур рәхмәт. Шәфкать туташлары, фельдшерлар ярдәмен тоеп, алар биргән төпле киңәшләргә һәрвакыт колак салып, киңәшләшеп эшлим. Авыл җирлегендә шәһәргә караганда күбрәк тәҗрибә туплап була дип уйлыйм. Төрле хәлләр була, беренче тапкыр инфаркт диагнозын куйганым әле дә истә. Практикада барысы да башкача, китапта язылган кебек кенә түгел. Яшь белгечләргә авылга кайтып эшләүдән курыкмаска киңәш итәр идем”, — ди ул.
Тәҗрибә туплаудан кала, халыкның рәхмәтен һәм мәхәббәтен яуларга да өлгергән. Гомумән, табиб бүлмәсеннән кешенең өзелгәне юк. Ул – якын-тирәдәге 8 авылга бердәнбер терапевт. Эше күп булса да, зарланмый. Көненә якынча 20-25 кеше кабул итә. Пандемия вакытында да алдынгы сафта була. Авыл җирлегендә авыру белән көрәшү, кирәкле даруларны табу катлаулы булса да, бирешмиләр. Башкарган хезмәтен дә югары бәяләгәннәр. Узган ел ул “ТАССР оешуга 100 ел” медале белән бүләкләнгән. “Һәркем дә табиб була алмыйдыр ул. Моның өчен белем дә, сәләт тә кирәк. Чын табиб кешенең йөзенә карау белән аны нәрсә борчыганын аңларга тиеш. Башкаларга карата миһербанлы булу, авыруның хәленә керә белү дә мөһим. Миңа яхшы, дөрес тәрбия биргәннәре өчен әти-әниемә бик рәхмәтле”, — ди табиб.
Коридорда үз чиратларын көтеп утырган апалар да аның турында иң җылы сүзләрен әйтергә ашыктылар. “Ул бик әйбәт белгеч. Елмаеп каршы ала, тәмле телен кызганмый. Шундый табиб булганга, без бик сөенәбез”, — ди Кадыбашта яшәүче Фаилә Әхмәтшина. Сүзгә Гөлсинә апа да кушылды: “Ирем авырганда, гел өйгә килеп йөрде, үз ярдәменнән ташламады. Миһербанлы табиб. Хәзер менә үзем авырыйм, аның янына килгәч, хәл кергәндәй була. Тәмле телен кызганмый”.
“Тормыш иптәшем әлегә Ижау медицина академиясендә укуын дәвам итә, улым балалар бакчасына йөри. Шуңа күрә алар Ижауда яшиләр. Соңгы ярты елда көн саен диярлек эштән соң алар янына кайтып йөрим. Иртән кабат эшкә киләм. Эшемне дә, гаиләмне дә әнә шулай нык яратам”, — диде Данис. Теләге: сайлаган һөнәренә тугры калып, әле тагын озак еллар халыкка ярдәм итү.

Эльвира Хуҗина.