Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Данат Юнысов: “Республика тормышында кайнап, өлешеңне кертә алу — зур бәхет”
13.09.2018

Данат Юнысов: “Республика тормышында кайнап, өлешеңне кертә алу — зур бәхет”

5 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының икенче сессиясе узды. Бу көнне утырышлар залын парламентның яшь, креатив егетләре һәм кызлары биләп алган иде.
Яшьләр парламенты бүгенге көндә яшьләргә җәмәгать эшчәнлегендә һәм законнар чыгару процессында катнашып, үзләренең максатларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирүче үзенчәлекле хәрәкәт булып тора. Парламентның утырышы бу өлкәдә үз тырышлыкларын күрсәткән, төрле проектлар тәкъдим итеп, аларны чынга ашырган яшьләрне бүләкләү тантанасы белән ачылып китте. Эш барышында яшь парламентарийлар дүртенче чакырылышның комитетлар составын расладылар. Комитетларга расланган яшьләр арасында милләттәшләребезнең дә булуына чын күңелдән сөенеп утырдым. Шундыйларның берсе, физик культура комитетының рәисе – Данат Марат улы Юнысов иде.
Күп еллар Яшьләр парламентында әйдәп баручыларның берсе булган, җитди карашлы, елмаючан йөзле Данатка бары 21 яшь. Яңа танышымның тормышка ашырыл­ган проектлары, киләчәктә сәяси карьерасы турында кызыксыну максатыннан, редакциябез кунагы булырга тәкъдим иттем. Һәрвакыт актив, төрле чараларда, төрле халык белән аралашырга күнеккән Данат тәкъдимемә бик рәхәтләнеп ризалашты.
Яшьләр парламентына Данат 27нче мәктәпнең өлкән сыйныф­ларында укыганда ук тартыла. “Яшьләр парламенты — үз ишләрең белән аралашу, хакимиятнең ничек оешуына төшенергә ярдәм итә торган кызыклы проект. Аның депутатларына хакимият органнары белән танышу, шәхсән аралашу мөмкинлекләре бирелә. Биредә конкрет карарларның ничек кабул ителүен, бик мөһим һәм җаваплы булуын аңлыйсың. Читтән генә респуб­лика тормышы турында хәбәрдар булып яшәү бер хәл, ә үзең әлеге тормышта кайнап, өлешеңне кертә алу – икенче”, — ди ул.
Данат Ижау дәүләт техник университетының юриспруденция факультетында укыган елларда, икенче югары белем буларак, Дәүләт Идарәсенең кече академиясендә белем ала. Бу уку йортының гамәли практикасын ул Республиканың Дәүләт Советында үтә. Үз эшенә җаваплы караган, белемле егетне биредә бик тиз үз итәләр. Данат үзе дә киләчәктә үзен әлеге өлкә хезмәткәре буларак күрә. Хәзерге вакытта егет үзләштергән белемнәрен тагы да арттыру максаты белән Удмурт дәүләт Университетының юриспруденция бүлеге магистратурасында белем ала.
Бүгенге көндә Яшьләр пар­ламентының эшчәнлеге — әлбәттә, кызыклы мәсьәлә. Бу хакта Данат: “Яшьләр парламенты бер урында таптанып тормый, парламентның һәр әгъзасы үз проектын булдырып, аны чынга ашыру максаты белән яна. Чаралар яшьләрнең үзләре кебек үк төрле, матур һәм күңелле. Шундыйларның берничәсен бил­геләп үтсәк, җәйге балалар лагерында узган чараларны, балалар колониясендә узган футбол ярышларын искә алырга мөмкин. Балаларга әлеге чараларда әдәплелек сыйфатларын өйрәтәбез, начарлыктан читтә йөрергә өндибез”, — диде.
Элек-электән: «Дөнья түгәрәк», дип юкка гына әйтелмәгәндер. Данат газетабызның элекке танышы Лиана Юнысованың улы икәнлеге ачык­ланды. Бала тәрбияне, иң беренче чиратта, гаиләдә ала. Лиана ханым һәм Данат мисалындагыча, бала барлык сыйфатларны да киптергеч кәгазь кебек үзенә ата-анасыннан сеңдерә һәм алар буыннан-буынга бирелеп бара. Җитди, сабыр, акыллы һәм шул ук вакытта үз максатларына ирешүчән ир-егетне ничек тәрбияләү серләрен ачыклау максатыннан, Лиана ханым белән элемтәгә кердем. “Иң элек, баланың әйләнә-тирәсендә үрнәк алырдай кешеләре, күңелендә ниндидер максатларга ирешергә омтылышы булырга тиеш. Данат кечкенәдән кызыксынучан, актив бала булып үсте. Гаиләдә гел татар мохитендә үскәнлектән, балалар бакчасына барганда ул русча белми дә иде. Бүгенге көндә иркен аралашмаса да, телебезне яхшы аңлый”, — ди Лиана ханым. Максаты — киләчәктә нык­лы татар гаиләсе төзү максаты. Данат исеме данлы исем мәгънәсенә ия. Матур эчтәлекле, аһәңле исеме җисеменә туры килеп, Данатка киләчәктә үз максатларына ирешергә, югары дәрәҗәле шәхес булып үсеп җитәргә насыйп булсын.

Ләйсән Әхмәтова.