Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Дамир Мөхетдинов: «Алга бару теләгем көчле»
5.11.2020

Дамир Мөхетдинов: «Алга бару теләгем көчле»

Узган атнада республикада “Удмуртиядә эшләнгән” дип аталган онлайн форум узды.
Форумда катнашкан 3000гә якын кеше арасында республика эшмәкәрләре, студентлар, Россиянең танылган бизнесменнары, экспертлар, дәүләт эшлеклеләре бар иде. Ике көн эчендә шәхси бизнесы булганнар өчен төрле түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, тренинглар узды.
Форум кысаларында “Бизнес Успех” милли премиясенең региональ этабы да узды. Премияне булдыручылар — Россия Федерациясенең Иҗтимагый Палатасы, яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм “Опора России” кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы.
Россиянең һәр төбәгендә уза торган сайлап алу этабыннан соң барлык җиңүчеләр Мәскәүдә узачак финалга барачак. Удмуртиядә бу премияне алу өчен 100дән артык шәхси эшмәкәр гариза биргән. Тик шуларның 20се генә региональ этапка узып, оештыручылар алдында үз бизнесларын яклауга ирешә алды.

Алар арасында милләттәшебез, юл һәлакәтендә зур җәрәхәтләр алып, яңадан яшәргә өйрәнгән Дамир Мөхетдинов булуы — икеләтә шатлык. “Яңарыш”ның 15 нче санында Дамир белән әңгәмәбез басылган иде. Дамир кипкән җимеш һәм төрле чикләвекләр җыелмалары сату эшен башлап, уңышлы гына эшләп килә. Нәкъ шушы “Орех бобру” проектын ул премиягә тәкъдим иткән. Һәм ул оештыручыларның күңелен яулап, махсус бүләккә лаек булды. “Бу премиядә катнашуны мин үземне сынау итеп кабул иттем. Авырлыклар алдында баш имичә, мин үсеш юлларын эзлим. Бүгенге көндә дистәләгән төрле җимеш һәм чикләвекләрне чистартып, юып, киптереп, экотартмаларга салып сатабыз. Бу проектны эшләтеп җибәрү өчен мин бер бармак белән логотип ясадым, барлык текстларны үзем яздым, реклама кампаниясен әзерләдем. Әлегә эшем алга бара. Эш җайга салынып, алга бару ул – бизнес үсү дигән сүз түгел әле. Ә менә аның турында башка эшмәкәрләргә, экспертларга сөйләү, тәҗрибә уртаклашу, яңа үсеш юлларын эзләү эшемне үстерәчәген аңлыйм. Минем физик яктан мөмкинлекләрем чикләнгән булса да, алга бару теләгем көчле. Удмуртиядә узган региональ этапта чыгыш ясау психологик яктан зур стресс булды. Тик шулай булса да, нәтиҗәсенә чиксез шатмын. Минем бизнес-идеямне яклап, киңәшләре белән ярдәм итәргә теләүчеләр күплегенә сөендем. Киләсе сынау – яз көне Мәскәүдә узачак финал. Биредә инде миңа Удмуртия халкы алдында гына түгел, бөтен Россия алдында үз бизнесым турында сөйләргә, аны күрсәтергә туры киләчәк. Һәм мин үземә ышанам. Максатым “Орех бобру” компаниясен үстерү генә түгел, ә башкаларга инвалид коляскасында утырып та, бер генә бармак эшләгән очракта да теләгеңә ирешеп булуын исбатлыйсым килә”, — диде Дамир әңгәмәбез вакытында. Ә без аңа Мәскәүдән дә зур уңышлар белән кайтуын телибез.
«Быел эшмәкәрләребез зур авырлыклар белән очрашсалар да, үзләренең максатларыннан баш тартмадылар. 2021 ел Удмуртиядә “Авыл елы” булачак. Җирле икътисадны үстерүгә зур өлеш кертүче кызыклы проектларга булышачакбыз, җирле эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкбез», — диде эшмәкәрләрне котлап, Республика Башлыгы Александр Бречалов.

Гүзәл Шакирова.