Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Дамир Закиров: “Без бит авыл малайлары”
24.12.2020

Дамир Закиров: “Без бит авыл малайлары”

Була шундый кешеләр: сөйләгәннәрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Алардан көч-куәт, энергия аласың. Ижау шәһәрендә яшәп, бүген 70 яшьлек юбилеен каршы алучы Дамир абый Закиров нәкъ шундыйлардан — авызына карата да куя. Спортны, сәнгатьне, шахмат уйнарга яраткан шәхесне сәгатьләр буе тыңларга була. Кырынды авылында ишле гаиләдә туып, үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән тормышын төзегән Дамир абыйның хикәятен газета укучыларга да тәкъдим итәм.

Спортка юл — физик эш

“Балачактан ук әти-әнигә булышыр өчен хезмәт куйгангамы, мин физик яктан көчле булдым. Ул елларда колхозчылар елның 364 көнен эшләргә тиеш иделәр бит. Шул эшләгән көннәргә ашлык бирәләр иде, эш көннәрең тулмаса, ашлык эләкми. Гаиләдә балалар күп, барсын да ашатырга кирәк. Әти-әни көн-төн эштә булдылар. Әти бик көчле кеше иде. Авылда тегермән ташын алыштырырга да әтине көттеләр. Фермада сыерлар авырдан бозаулый башласа да аны чакыралар иде. Яшь чагында әти Ижауда заводта хезмәт куйган. Ул заводтан киткәч тә: “Закиров бригадасы” дигән гыйбарә байтак яшәде әле. Алар безне эш белән яшәргә өйрәттеләр. Дүртенче класста укыганда, абый белән бергәләп, әти-әнигә булышып, фермада хезмәт куя идек. Әнә шул физик эш мине спорт­ка этәрде. Җиденче класста укыганда 100 кг лы штанга күтәрә идем, ике потлы герне туп кебек кенә уйнатканым истә. Шул вакытларда ук гармун уйнарга өйрәндем. Яшьләр күп була, клубка сыймыйлар иде. Гармунчылар булмаганда, гармунда уйнап, кызларны биетә идем. Сигезенче классны тәмамлагач, мин бер үзем Ижауга училищега укырга керергә киттем. Паспорт та, колхоздан справка да юк, мине, авыл малаен, кем укырга алсын инде! Кайтышлый Иж-Бубый интернат — мәктәбенә тукталдым. Өч тапкыр бушлай ашаталар (миңа шул гына кирәк). Биредә белем ала башладым. Ишек алдында спорт белән шөгыльләнгәнемне күреп, директор чакырып сөйләшеп, интернат старостасы итеп билгеләде. Ул вакытта интернатка ягар өчен утын әзерләргә, мичкә ягарга, интернат идәннәрен юарга, ашханәдә кизү торырга кирәк иде. Староста боларның барсын да оештырырга тиеш. Өлкәнрәк егетләр бу эшләргә риза булмыйча, мине сугышырга чакырдылар. Шул чагында авылдашым Җәүдәт Кәримов мине яклап чыкты. Физик яктан көчле булгач, мин аларга бирешмәдем. Башка бу сорау күтәрелмәде. Спорт миңа тормышта нык ярдәм итте. Укыган вакытта ук Сабантуйларда катнашып, алдынгы урыннар алдым. Шуңа күрә укытучыларның мөнәсәбәте дә миңа яхшы иде. 10 нчы классны тәмамлагач, Тәтеш совхоз техникумына укырга кердем. Политэкономия фәне миңа бик авыр бирелде. “Монополия, буржуазия, банкрот, дефолт” сүзләре миңа ят иде. Еллар узгач, шәхси эшмәкәр булып киткәч кенә, мин әлеге сүзләрне аңлый башладым. Хәзер булса, әлеге фәннән имтиханны “бишле”гә биргән булыр идем. 18 яшем тулмаса да, армия сафларына бик теләп китеп бардым. Армия — хезмәткә дә, кеше белән аралаша белергә дә, акылга да өйрәтә. Хабаровск шәһәрендәге сержантлар әзерли торган уку үзәгенә эләктем. Анда да спорт белән шөгыльләнгәнемне күреп, взвод командиры ярдәмчесе итеп куйдылар. Полк алдынгы урыннарда булды, әти-әнигә Рәхмәт хаты җибәрделәр. Армия сафларыннан соң, техникумда укуымны дәвам иттем, биредә дә староста итеп билгеләделәр.

Гаиләне ир-ат тәэмин итәргә тиеш

Укуымны тәмамлагач, Әгерҗе районының Чапаев колхозына яшь белгеч булып кайттым. Безнең яшь чак, дәрт ташып тора. Яшьләр белән җыелып, 23 февральгә, 8 мартка концертлар куйдык. Мин гомер буе биергә, җырларга, гармунда уйнарга яраттым. Шуңа күрә концерт­ларга бик теләп катнаша идем. Ул вакытларда без яшьләр кошевка җигелгән ат белән авыл саен клуб­ларга йөри идек. Көчек авылында Роза исемле кызны күргәнем бар иде инде. Шулай бервакыт иптәш егет мине туйга чакырырга килгән. Көчек авылына туйга киттек. Туйда ике кыз утыра. Берсе — Роза. Тәнәфескә чыккач, ныклап танышып киттек. 8 март бәйрәменә авылга концертка алып кайттым, 1 майда өйләнешеп тә куйдык. Мине колхоз­да парторг булырга кыстый башладылар. Ләкин беләсезме минем ни өчен авылда каласым килмәде? Физик яктан көчле булсам да, русча белмәдем. Шуңа күрә балаларым русча белсеннәр, белем алсыннар дип, шәһәргә юл тоттым. Минем ерак рейсларга йөрисем килә иде. Машина йөртүче булып урнаштым. Кар астында яткан бер машинаны төзекләндереп чыктым. Мәскәү, Тула, Рязань һәм башка шәһәрләргә йөри башладым. Ярышларда җиңеп чыкканлыгымны күреп, мине оешманың диспетчеры итеп билгеләделәр. Соңрак политехникум, академия тәмамладым, политехникум директоры урынбасары, гараж җитәкчесе булып эшләдем. Шул вакытларда шәхси эшемне ачып җибәрдем. Ике ул үстердек, бүгенге көндә дүрт оныгыбыз бар. Оныгым Булат — хоккейчы. Аның белән барыбыз да горурланабыз. Аллага шөкер, белем дә алдылар, русча да, татарча да сөйләшәләр. Үзебез ишле гаиләдә үскәч, кайчагында: “Яңадан тусам ун бала үстерер идем”, — дип уйлыйм. Балалар күп булсын икән ул. Тормышның мәгънәсе дә — тормыш иптәшеңдә, балаларда, гаиләнең бәхете — балаларда, тынычлыкта, тигезлектә, матурлыкта. Үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, гаиләне ир-ат тәэмин итәргә тиеш. Хезмәт куйсаң, бар да була, яшәве дә күңелле.

Шөгыльләрем — куанычым

Татар булуым белән дә нык горурланам. Безнең халык — көчле, хезмәт сөючән, әдәпле халык. Туганнан бирле җыр-моңга, биюгә гашыйк мин. Талантлы кешеләргә сок­ланам. Бәлки, шул юнәлештә белем алган булсам, шул юлдан китәр идем. Ләкин бүгенге көндә үкенмим, тормышны яңадан башласам, барыбер әлеге юлдан китәр идем. Җырлыйсым килсә — җырлыйм, гармунда уйныйсым килсә — уйныйм, биисем килсә — биим. Артистлар тормышы да җиңелләрдән түгел. Син барлык кеше өчен дә өлге булырга тиеш. Юкка гына сәхнә — көзге, димиләр бит. Сабантуй бәйрәмнәрен бик яратам. Кулымнан килгәнчә булышырга тырышам. Спорт белән шөгыльләнүчеләрне, көрәшчеләрне үсендерәсе килә. Тагын бер яраткан шөгылем — шахмат уйнау. Кечкенә чакта кәтүктән ясап уйный идем. Атаклы шахматчы Ленар Мурзинны да җиңгәнем бар. Бүген юбилеемны каршы алганда, үткәннәргә әйләнеп карыйм. Авырлыклары белән артта калган балачагымны, күңелле яшьлегемне, хезмәт юлларымны искә алам. Күп уңышларга ирешелгән. Аларда авырлыклар да, үкенечләр дә, хезмәт юлы да ята. Аллага шөкер, бүген гаиләм бөтен, сау-сәламәт, куанычларым-шөгыльләрем бар. Димәк, узган юлым үкенерлек булмаган!”

Тынгысыз җан

Дамир абый Закиров күп еллар Литовская урамында урам комитеты рәисе булып эшли. Урамда кар чистартылмаса, лампочкалар янмаса, җаваплы компанияләргә, район хакимиятенә тынгы бирми. Алар ярдәм итмәсә, үз көче белән хәл итәргә тырыша. Агымдагы елның җәй аенда «Водоканал» хезмәткәрләренең үз эшләренә битараф булуына борчылып шалтыраткан иде ул. “Күптән түгел әлеге урамдагы канализация коесын бетон ташучы зур йөк машинасы ватып узып китте. «Водоканал» хезмәткәрләренә тиз арада шалтыраттым, алар килеп асфальтны ватып, эшләрен тәмамламыйча киттеләр. Кабат биш тапкыр гына шалтыратканмындыр. 2 июнь көнне килеп, эшләрен тәмамламыйча киттеләр. Шушы юлдан балалар да велосипед белән, зур йөк машиналары да йөри, тротуарлар юк. 25 ел әлеге урамда яшибез. Бу тирәдәге урамнардагы юлларны да үз көчебез белән төзекләндерәбез. Юлларны төзекләндергәндә: «Машина белән үтәргә комаучалыйсыз», — дигән кешеләр дә бар. Алар шушы ук урамнарда яшәүче кешеләр, югыйсә. Гомумән, битарафлык хөкем сөрә халыкта хәзер. «Водоканал»ның төп эше бит инде бу”, — дигән иде ул. Соңыннан белешкәч, барыбер «Водоканал» хезмәткәрләренең әлеге эшне башкармаулары билгеле булды. Кабат үз көчләре белән төзекләндергәннәр алар әлеге коены.
Дамир абый белән аралашканда, күңелемә Рифат Зарипов репертуарындагы бер җыр килеп торды:
“Без бит авыл малайлары
Беркайчан сер бирмәдек.
Үзебезнекен бирмәдек,
Ятныкына тимәдек.”
Әйе, язмадагы геройның да тормышы нәкъ әлеге җырдагыча…

Рәфилә Рәсүлева.