Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Давылда туган шәхес
25.04.2018

Давылда туган шәхес

18 апрельдән Ижау шәһәре музеенда Ижау фетнәсенең (восстание) 100 еллыгына багышланган “Ижевский декалог” дип аталган күргәзмә эшли башлады. Биредә гражданнар сугышының ун тарихи хатирәсе белән танышырга була. Ижау-Воткинск фетнәсе (8 август-8 ноябрь 1918 ел) эшче көчләрнең большевикларга каршы торуы — тарихта иң озак һәм эре бәрелешләрнең берсе була. Совет тарихында әлеге күренеш бик озак еллар телгә алынмый. Шунысы кызганыч, фетнәдән бер генә фотография дә, документ та сакланмаган. Шулай да музей хезмәткәрләре фетнәдә катнашучыларның нәселен барлап, шактый гына материал җыйганнар. Үзешчән театр белән шөгыльләнүемне белеп, музей хезмәткәрләре мине әлеге күргәзмәгә чакырдылар. Газета укучыларыбызны үземә дә бик кызыклы булган “Азин дивизиясендәге артистка” тарихы белән таныштырам.

 

 

Төп коралы — тавыш

 

Музейда “Азин дивизия­сен­дәге артистка” (Мәрьям Абканеева) турында шактый гына мәгълүматлар бар. Күргәзмәнең тантаналы ачылышына бүгенге көндә Новосибирск шәһәрендә яшәүче, әлеге шәһәрнең гидрометеорология үзәгенең пресс-секретаре, артистканың улы Ринат Яһудин килгән иде. Истәлекләрне музейга нәкъ ул биргән дә инде. Ринат әфәнде күп еллар руслар арасында яшәвенә карамастан, татарча бик яхшы аралаша, әдәбиятыбыз, сәнгатебез белән таныш, данлык­лы шәхесләребез турында тарихи истәлекләре дә күп. Бик күп поэмаларны, җыр-шигырьләрне яттан белә. Тавышы сокланырлык! Каян килгән бу талант дисәм, әтисе дә, әнисе дә искиткеч талантлар булган икән! Ә хәзер, әйдәгез, аның әнисе турындагы истәлекләре белән танышыйк. “Әнием турындагы истәлекләрне мин артистка Мәрьям Зәйнуллина, Локман Аитов истәлекләреннән, аның үзенең кечкенә-кечкенә кәгазь кисәкчекләренә язып калдырган язуларыннан барладым. Локман Аитовның истәлекләре 1960 еллар тирәсендә “Совет әдәбияты” журналында басылып та чыкты. Үзе сөйләгәннәр дә исемдә. Ул 1902 елда Ижау шәһәрендә ишле эшче гаиләсендә туып үсә. Кечкенәдән үк шук, шаян кызның нәселендә талант­лар күп була. Табигатьтән бирелгән матур тавышы күпләрне таң калдыра.

Гражданнар сугышы вакытында аның Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче туганы аклар тарафыннан үтерелә. Әнием дошманнардан үч алу теләге һәм үзенең көчен халыкка файдага бирү өчен режиссер, драматург Локман Аитов чакыруы буенча «Беренче мөселман артистлары» труппасында эшли башлый. Аларны Владимир Азин дивизиясенә җибәрәләр. Корал, хәрби кием бирәләр. Азин үзе дә сәнгатькә битараф булмый. “Мои бойцы — татары и они любят искусство!” — дип әйткән ул. Концерт бара, аклар ут ача, дивизия командирының: “Абканеева в разведку!” — дигән боерыгы яңгырый, шул арада әни, атка атланып, корал алып сугышка керә. Әнием “Казачок” биюен яратып, матур итеп бии торган була. Аның биегәненә Азин түзмичә үзе кушылып бии башлый, бию аңа яңа көч бирә һәм ул атына атланып сугышка чаба. Әниемнең тагын бер истәлеге: “Күпер аша чыгарга кирәк, ә бронепоездның паровозы эшләми, арттан аклар куып килә. Мин шунда “Интернационал” җырын җырлап җибәрдем, миңа барысы да кушылды, паровоз эшләп китте, күперне чыктык, күпер шарт­лады, аклар күпернең теге ягында калды”, — дип сөйли иде ул. Сугышта музыканың роле зур булган. Кыска җырлар, кыска сәхнә күренешләре сугышчылар, гади халык өчен дә кызыклы булган, патриотик хисләр тәрбияләгән.

“Ай, Деникин, генерал
Безнең Колчак адмирал,
Сагынып беттек без сине,
Пожалуйста, килеп ал!”

Залдагы тамашачылар әлеге җырлар яңгыраганда: “Күрсәтәбез без дошманга, бирешмибез!” — дип сөйләшеп утырган. 1920нче елларда әни Урта Азиядә Якуб Чанышев җитәкчелегендәге I нче аерым Идел буе татар укчы бригадасында хезмәт итә. Түбәндәге җыр юлларын кечкенәдән үк әниемнән отып калдым:

“Фирганә, Бохара,
Без үткән ара, их!
Фрунзе безнең командарм,
Дошманнарның җиңдек барын
Данлы елларда”.

Әни 1923 елга кадәр шунда хезмәт итә. Аннан Горький шәһәрендә музыка, Казанда татар сәнгать техникумнарын тәмамлый. Филармониядә, театрда эшли. 1935 елда әтием Әзәл Яһудин белән таныша. Биш елдан соң мин дөньяга киләм.

“Кыңгыраулы яшел гармун”

Әтием Әлки районы Яңа Чаллы авылында 1908 елда дөньяга килә. 1930 елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый. 1930-33 елларда — Әстерхан драма театрында, 1935-38 елларда, Казанга килеп, Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалында эшен дәвам иттерә. 1938-49 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли. Бу елларда ул Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”нда — Басыйр, Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар”ында — Шәриф, Вильям Шекспирның “Король Лир”ында — Шут, Николай Гогольнең “Ревизор” әсәрендә — Бобчинский һәм башка дистәләгән театраль рольләрдә уйный. 1950 елдан — Татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы. Ул сугышта катнашмый. Аңа оста артист буларак бронь бирелә. Алар Бөек Ватан сугышы вакытында, әнием белән икәүләп, госпитальләрдә, вокзалларда чыгыш ясадылар. Госпитальдә чыгыш ясаганда ул язучы Фатих Кәрим белән очраша. Язучыга аның “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын сөйләп күрсәтә. Фатих Кәрим: “Поэма сиңа туры килә, син аны искиткеч сөйлисең”, — дип, фатиха бирә. Әти сокланырлык талант­лы кеше иде. Кечкенә чакта әтине залда тыңлап утырам, ә тамашачылар көлә, яки кул чаба башлый. Минем ачуым килә: “Көлмәгез, кул чапмагыз, әтигә комачауламагыз”, — дип аларны ачулана идем.

Мин… Сәнгать…  География….

Мин кечкенәдән сәхнә казанында кайнап үстем. Без балаларны массовкаларга катнаштыралар иде. Беренче гонорарым ике йомырка булганын хәтерлим. Әти-әни бик озак гастрольләрдә булганда, мин туганнарда яки интернаты булган мәктәптә яши, укый идем. Хәтерлим, әти-әнием спектакльгә китәләр. “Сәгать сигезгә кайтырбыз”, — диләр. Сигезгә чаклы мин тыныч кына уйныйм. Сигездән соң елый башлыйм. Күршеләр стенаны шакыйлар: “Ринат, елама, хәзер кайталар”, — диләр. Аннан соң инде аяк тавышларын тыңлый башлыйм. Авыр адымнар белән берәү кайта, юк монысы әти түгел, кабат аяк тавышлары…Менә берзаман тиз, җитез адымнар — ниһаять, әти! Аның артыннан тагы да тизрәк адымнар белән әни! Ишек ачыла һәм мин елап, үкереп аларга ташланам…
Кечкенәдән география, физика, математика фәннәрен яраттым. Әти-әнием сәнгать юлы белән китәргә өндәмәделәр, ирек куйдылар. Бертуганым Гөлшат сугыш елларында хәрби очучылар мәктәбендә метеоролог булып эшләде. Аның йогынтысы да булгандыр, Казан шәһәрендә университетның “Метеорология” факультетын тәмамладым. Новосибирск шәһәренә юллама белән җибәрделәр. Гомерем шунда үтте, үкенмим. Казанны һәрвакыт сагынып кайтам. Телне онытырга тырышмадым. Әти-әнигә татарча хат яза идем. Җырлардан беркайчан да аерылмадым. Совет чорында “Совет әдәбияты”, “Чаян” журналлары алдырдым. Телне онытмау үзеңнән тора бит. Гаиләдә үзеңне ничек куясың. Хатыным рус булса да, ул да кайбер сүзләрне аңлый. Шәһәребезнең татар автономиясе оешмасында мәдәният өчен җавап бирәм. Татар музыкасы, классикасы турында лекцияләр укыйм. Безнең үзебезнең Глинка бар, ул — Салих Сәйдәшев, Чайковский — Нәҗип Җиһанов, Рахманинов — Рөстәм Яхин. Безнең беренче хатын-кыз композиторыбыз Сара Садыйкова бар. Үз милләтемне бик хөрмәт итәм. Безнең милләт — бөек милләт. Яшьләргә лекцияләремдә әнә шуларны җиткерергә тырышам.
Ринат аганың шәһәребезгә килеп чыгуы да кызыклы. Үзенең әнисе ягыннан туганнары булуын белсә дә, ул алар белән бер дә очрашмаган була. Лилия Диганьшинаның әтисе Хөрмәтулла абый үзен гомер буе ятим дип йөри. Лилия нәселне барлый башлагач, әтисенең туганын — Ринат Яһудинны Интернет челтәреннән эзләп таба. Нәтиҗәдә, алар 2017 елда Ижауга килеп туганнары белән очрашалар. Нәселләрендә хөрмәткә лаек булган бик күп шәхесләр табыла.
Менә шундый тарихи хикәят. Ринат ага туганнары белән редакциябездә дә кунак булып китте. Милләт өчен эшләгән эшләребезгә сокланды, тәҗрибә уртаклашты. Әйе, милләтебезнең сок­ланырлык шәхесләре бар, алар турындагы истәлекләрне киләчәк буынга тапшыра алсак иде.

Рәфилә Рәсүлева.