Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гөнаһсыз өзелгән гомерләр
6.09.2018

Гөнаһсыз өзелгән гомерләр

3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2004 елның 1 сентябрь көнендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига – Россия халкы хәтерендә иң куркыныч һәм дәһшәтле көннәрнең берсе булып уелып калгандыр. Бу көннәрдә бар дөнья Осетия халкы белән берләшеп, зур хәсрәт утында янды. Чиксез зур хыяллар белән янган, белем йортына бәйрәмгә килгән гөнаһcыз балаларның кансыз террористлар кулыннан гомерләренең өзелүе — башка сыймаслык, әйтеп бетергесез зур һәм ачы хәсрәт көне булып калды. Сугыш һәм террорчылык нәтиҗәсендә һәлак булганнарны онытырга хакыбыз юк!
Бүгенге көндә барлык дөнья халкы тыныч тормышны җимерүче, чәчәк кебек гомерләрне өзүче террорчылыкка каршы көрәштә берләшә. 3 сентябрьдә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне шәһәребезнең төрле нокталарында билгеләп үтелде, Россиянең 22 төбәгендә “Яшәү тамчысы” акциясе үз эшен алып барды. Шундый чараларның берсе, Халык­лар дуслыгы йортында төрле уку йортлары студентлары катнашында узды. Бу очрашу әйтеп бетергесез зур кичерешләр белән террорчылыкның иң куркыныч афәтләрнең берсе булуын тагын бер кат исбат итте. Бесландагы фаҗигагә багышланган фильм, залда утыручы һәркемнең күңелен актарып, күзләрен яшьләндерде. Миңа калса, сабыйларның үлеменнән дә куркыныч фаҗига юк, бу афәттә 300дән артык кеше вафат була, шул исәптә 186 бала… Алар күмелгән зиратны Бесланда “Фәрештәләр шәһәрчеге” дип йөртәләр.
Шушы ук көнне Балалар иҗат йорты янында узган чарада катнашучы Дамир Низамов фаҗига турында укып белә, 2004 елда ул кечкенә булган. Акциядә катнашырга Удмуртия яшьләре милли оешмаларның “Вместе” берлеге белән килгән ул. “Синең белән дә шундый хәл килеп чыгуын күз алдына китерсәң, куркыныч булып китә. Уяу булганда без террорга каршы тора алабыз”, — ди яшүсмер. Чыгыш ясаучы өлкәннәр дә битараф булмаска чакыра. Узган ел уяулык, саклык күрсәтүчеләр ярдәме белән илдә 20 террорлык актына юл куелмый. Өлкәннәр балаларны Интернет челтәрендә дә сак булырга, куркыныч төркемнәрдән ерак торырга кирәклеген искәртә. Акциядә Беслан корбаннары белән бергә башка террор актларында һәлак булган Удмуртия кешеләрен, башкаларны коткару бәрабәренә үз гомерләрен биргән хәрбиләрне дә искә алдылар.
Террорчылык турында сөй­ләгәндә, безгә ул кайдадыр еракта, буй җитмәслек җирдә кебек тоела. Тик икенче күзлектән карасаң, кансыз террорчылар тарафыннан зыян күрүчеләр арасында безнең җирлектән чыкканнар да аз түгел бит. 2017 елда Санкт-Петербург шәһәрендә булган терактта Удмуртиядә яшәүче хатын-кыз вафат була. Мәскәүнең метросындагы шартлауда Селты районында яшәүче вафат булды. Бер карасаң, әлеге шәһәрләр ерак, ә зыян күрүчеләре бик якын. Чарада Советлар Союзында беренчеләрдән булып террорчылар белән йөзгә-йөз очрашучы Удмуртиянең Глазов районы Понино авылында үскән 19 яшьлек кыз – Надежда Курченконың да якты истәлекләре барланды. 1968 елдан Надежда Сухумский авиаотрядында борт проводница булып эшли. 1970 елның 15 октябрендә Батумидан Краснодарга Ан-24 очкычы 46 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы белән һавага күтәрелә. Очкыч берникадәр югарылыкка күтәрелүгә, яшь стюардесса Надежданы пассажирлар арасыннан ике ир-ат чакырып алып, кулына конверт тоттыралар һәм пилотларга бирергә кушалар. На­дежда әлеге затларның күзләреннән үк яхшы ният белән очмауларын сизеп ала. Пилотларга һөҗүм булуын тиз арада хәбәр итеп, явызларны алар кабинасына кертмәскә каршы тора. Бу арада пилотлар җир белән элемтәгә кереп, алга таба нәрсә эшләргә икәнлеген хәл итә алалар. Тик һөҗүм итүчеләрнең явызлыгы чиктән ашып, алар Надежданы атып үтерәләр. Яшь булуына карамастан, явызлыкка каршы торып, яшь кыз 46 пассажирның гомерен саклап кала. Надежда өчен бу соңгы рейс була.
Бүгенге көндә яшьләр Интернет челтәрендә “яши” дисәк тә була. Биредә дә төрле ният белән ныгып җитмәгән психикага басым ясап, начар юлга тайпылдырырга әзер булучылар бихисап. Төрле матур сүзләр астында яшеренгән начарлык яшь гомерләрне өзә. Бары тик уяулык, саклык һәм үз гомерең өчен җаваплылык явызлыкка каршы торырга ярдәм итәр.

Ләйсән Әхмәтова.