Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Гөлсәрия Фазлыева: «Дин әхлакны ныгыта»
26.03.2020

Гөлсәрия Фазлыева: «Дин әхлакны ныгыта»

Гөлсәрия апа Фазлыева белән Ижауда күпләр таныш. Ул “Иман нуры” мәчете тормышында актив катнаша. Инде мәрхүм Әнисә апа Закирова белән әлеге Аллаһ йортын салуга да үзенең зур өлешен кертә. Аның зур тырышлыгы, ярдәме белән бүгенге көндә шәһәребездәге 3 ноктада газетабызны 101 милләттәшебез яздырып ала. 28 мартта Гөлсәрия апаның 75 яшьлек юбилее. Шул уңайдан очрашып, аның ничек дингә килүе, ислам, әхлак, тәрбия турында сөйләштек.

– Гөлсәрия апа, үзегезнең дингә ничек итеп килүегезне сөйләп китегез әле.

– Мин Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн авылыннан. Әтидән 6 айлык чагында ятим калганмын. Апам белән мине әнием һәм Зөһрә әбием тәрбияләде. Әбием бик дини иде. Кечкенә чактан ук гарәп хәрефләрен өйрәтте, Коръән сүрәләрен ятлатты. Ул елларда дин тыелса да, әбием Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылды, безне дә шулай тәрбияләде. Рамазан аенда әби сәхәргә торганда, апам белән мин дә аның белән бергә уяна идек. “Уразаны күпме тота аласыз, шул кадәр тотыгыз”, — дип әйтә иде әбиебез. Бик тырыштык, көн дәвамында ураза тотып, әби белән бергә авыз ача идек. Мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга кердем. Анда дус кыз белән фатирда тордык. Хуҗалар — Әминә апа белән Фаиз абый бик дини кешеләр булып чыктылар. Алар тагы да күбрәк догаларга, сүрәләргә һәм намаз укырга өйрәттеләр. Безгә, яшь кызларга, бик ныклы дини тәрбия бирделәр. Мин аларга гомер буе рәхмәтле булдым. Укуны тәмамлагач, Әгерҗе районының Тәбәрле авылы мәктәбенә татар теле укытырга җибәрделәр. Монда Рабига апа белән Шәмсәт абый гаиләсендә яшәдем. Аларның балалары юк иде. Ә мин килен урынына булдым, иртән торып, чишмәгә дә йөгерәм, мал карарга да ярдәм итәм, ризыклар да әзерлим. Алар дин юлында булмагач, үземнең догалар, намаз укый белүемне күрсәтергә кыенсындым. Йокларга яткач, белгән догаларамны укый идем. Рабига апа бервакыт Шәмсәт абыйдан: “Гөлсәрия төннәрен пыш-пыш килеп ята, әллә шигырь ятлый инде?” – дип сораган. Шуннан соң үземнең белгәннәремне аларга да өйрәттем. Тәбәрледә мин ун ел тордым. Шунда партком секретаре Рамим Фазлыев белән танышып, гаилә кордык. Рамимның әнисе дә бик дини иде. Бианаемның әтисе Зарип исемле, мулла булган. Әнкәйнең: “Авыр еллар булгач, өйгә дә керми, ишек төбендә балага исем куша да, чыгып китә иде”, — дип сөйләгәннәре истә калган.

– Ижауга кайчан күченеп килдегез, монда дини тормыш ул вакытта ничек иде?

– 1974 елны Ижауда яши башладык. Диннән аерылганым булмады. 1997 елда Әнисә апа Закирова (без аның белән туганнар) дини дәресләр оештырды. Мине дә: “Әйдә, курслар оештырам, син дә кил”, — дип чакырды. 42 кеше укырга килдек, 26 кеше тәмамладык. Мин әле дә Әнисә апага бик рәхмәтле. Бик күп дини гыйлем бирде. Шунда ифтарлар да уздырдык. Үзебез җыештырдык, үзебез пешердек. Чаршау белән бүлеп куя идек тә, ир-атлар аерым, хатын-кызлар аерым утыра идек. Шуннан соң, үзебезнең районда мәчет салу теләге белән янып йөри башладык. Тиешле документлар җыелгач, “Иман нуры” мәчетенең нигезен салуга да үзебезнең көчне керттек. Тездән резин сапогилар киеп казыдык без мәчет нигезенең урынын. Сабантуйларда, гает көннәрендә әрҗәләр тотып басып тора идек. Әнә шулай итеп, Әнисә апа белән бергә башлаган эшне ахырына кадәр җиткерүдә зур көч куйдык.

– Бүгенге көндә дә дини тормышта актив катнашасыз.

– Аллаһка шөкер, мәчетебез тулы. Эш Әнисә апа булдырган тәртип буенча әле дә бара. Дин дәресләре оештырыла. Мәчетебездә 5 укытучы гыйлем бирә. Илсур хәзрәтнең вәгазьләрне татар телендә сөйләвен аеруча яраталар. Рамазан айларында ифтар ашлары үткәрәбез. Хәзер инде без – ярдәмчеләр генә, төп эшне яшьләр башкара. Быелгы ифтарларга инде әзерләнә дә башладык.

– Мәчеткә йөрүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Бүгенге көндә мәчеткә һәркемнең мөселманча киенеп килүләре сөендерә. Ә менә тәртип ягыннан әле үз өстебездә эшлисе бар. Ифтарлар вакытында да, гает көннәрендә дә олыны-олы, кечене кече итәргә өйрәнергә кирәк. Үзебезнең мөселман икәнлегебезне, башкаларга үрнәк булырга тиешлекне истән чыгармасак иде. Ифтарларга, вәгазь тыңларга килүчеләргә кайчагында: “Дин кардәшләрем, сез бит Сабантуйда түгел, изге ашка, вәгазь тыңларга килдегез. Үзегезне тыныч, матур тотыгыз. Балаларыгызны да шулай өйрәтегез, аларга матур үрнәк күрсәтегез”, – дип шелтәләргә дә туры килә.

– Дин сезгә нәрсә бирде?

– Ислам мине бар яктан да тәрбияләде дисәм, ялгыш булмас. Чөнки динебез безне тормышның барлык өлкәләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга чакыра. Кечкенәдән дини тәрбия алып үскәч, башкалардан көнләшү, явызлык кебек сыйфатлар булмады дип горурланып әйтә алам. Чит кеше әйберенә тимәдем, үч, ачу сакламадым. Шундый сыйфатларны, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәтне балаларымда да, оныкларымда да тәрбияләргә тырыштым.

– Сез милләттәшләребезгә “Яңарыш”ны яздырып таратуга да зур өлеш кертәсез.

– Газетаны беренче көннән алып укыйм. “Яңарыш”ны да, монда эшләүче кызларны да мин бик яратам. Милли басма милләтне дә, динебезне саклауга да зур өлеш кертә. Милләттәшләребезгә шул турыда даими аңлатам. Язылучылар саны артсын, тираж саклансын өчен алга таба да үз өлешемне кертәчәкмен.
– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина әзерләде.