Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гүзәлия Кашапова: «Иман» татар яшьләре алга бара»
27.09.2018

Гүзәлия Кашапова: «Иман» татар яшьләре алга бара»

Алар яшь, актив һәм креатив… Татар яшьләренә кагылышлы кайсы гына хәбәргә юлыкма, Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзаларының елмаюлы йөзләрен күрәсең, уңышлы эш алып барулары турында хәбәрдар буласың. Бүгенге яшьләр көчле, алар нәтиҗәле итеп эшли белә, һәрвакыт алга бара. Җәй, көз, кыш, яз – алар хәрәкәттә. Берлекнең җитәкчесе Гүзәлия Кашапова белән әңгәмәбез шул хакта.
— Гүзәлия, күмәк эш үрчемле булыр, диләр. Сез, иманлылар, бердәм, дус бер гаилә булып яшисез. Җәйләрегез ничек узды? Нинди чараларда катнашырга насыйп булды?
— Берлегебезгә актив, төрле идея­ләр белән янучы, тиктормас яшьләр килә. Алар – ниндидер проектларда, слетларда катнашып, иманлылар тормышында кайнап алганнан соң, безнең белән бер сулышта булырга теләүчеләр. Без моңа, әлбәттә, бик шат. Шулай ук, еш кына социаль челтәрләрдә аралашып, безнең белән бергә булырга теләүчеләр бар. Яшьләр бик теләп әңгәмәгә керәләр, безгә кушылалар.
Берлегебездә актив эш алып барыла, бер дә тик тормыйбыз. Быел 5нче тапкыр татар яшьләре слетын оештырдык, Казанда узган Татар яшьләре көнендә катнаштык, “Тел бел” дип аталган яңа проект булдырдык. Бу проект нигезендә, яшьләребез формаль булмаган мохиттә татар телен үзләштерәчәк. Бу тел өйрәнә торган гади курслар түгел, шуңа да бу проектны заманча, телне җиңел өйрәнә торган, аралашу клубы буларак тәкъдим итәбез. Яшьләрне туган телебездә аралашырга өйрәтү, җәлеп итү өчен шундый формат кирәктер дип уйлыйм. Проектның максаты — грамматик яктан катлаулы итмичә, егет һәм кызларны телебезне аңларга, аралашырга өйрәтү. Дәресләр интерактив уен форматында уза. Яшьләр татарча аралаша, тәрҗемә дә тәкъдим ителә. Дәресләребез иркен аралашу форматында чәй табыны артында уза. Атнага бер тапкыр җыелабыз. “Тел бел” аралашу клубының беренче җыелышы узды, яшьләрнең актив катнашуы безне сөендерде.
— “Иман” татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылучы традициягә әверелгән “Чәкчәк бәйрәме”н, “Татар кызы” бәйгесен халык яратып, көтеп ала. Быел сезнең тарафтан тагын нинди яңа проектлар көтелә?
— “Чәкчәк бәйрәме”н быел яңачарак форматта оештырасыбыз килә. Идеяләр күп һәм алар төрле, тик әлегә бу сер булып калсын. Быел тагын бер яңа проектыбызны чынга ашырасыбыз килә. Телебезне, традицияләребезне өйрәнү һәм саклау максатыннан, яшьләр театрын булдырырга уйлыйбыз. Бу проектның исеме “Аулак өй” дип аталачак. Берлегебез яшьләре бар да талантлы, иң мөһиме, театрда уйнау теләге һәркемнеке дә зурдан.
— Сез төрле, һәркайсыгыз үзгә… Әмма бер гаилә булып яшисез.
— Чынлап та, “Иман” яшьләр берлегендә актив тормыш алып бару безне берләштерә. Без дуслар гына түгел, ә чын мәгънәсендә, бер матур, дус гаилә. Бу гаиләдә күңелле, һәркем сине үз итә, якын итә. Аз гына күрешми торсак та, сагынышып җыелабыз. Без чын дуслар! Ниндидер сорауларны хәл итү, чараларда катнашу өчен генә җыелмыйбыз. Мәсәлән, 1 сентябрьдә бергәләп Казанга “Ак Барс” клубының сезон ачу чарасына бардык.
Җәй-көз берлегебезгә күңелле яңалыклар алып килде. Корбангалиевлар, Байгозиннар, Әминовлар гаиләләрендә балалар дөньяга аваз салды. Без аларны чын күңелебездән тәбрик итәбез!

Яшьлек – гомернең иң гүзәл, иң матур, иң күңелле чагы. Иманлыларга киләчәктә барлык хыялларының тормышка ашуын, алга куйган максатларына ирешүләрен генә телисе кала. Әлбәттә, боларның һәркайсы тырышлык таләп итә, әмма яшьлектә булган активлык, позитивлык һәр максатны чынга ашырырга ярдәм итә.

Ләйсән Әхмәтова.