Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гыймран Сафин: «Максатым — тормышның тәмен тоеп яшәү»
24.10.2018

Гыймран Сафин: «Максатым — тормышның тәмен тоеп яшәү»

Шагыйрь һәм публицист Гыймран Вәлиәхмәт улы Сафин 1943 елның 23 октябрендә Татарстанның Тукай районы Мус-Завод авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлагач, Ижау радиозаводына эшкә җибәрелә. Лаеклы ялга киткәнче биредә төрле җитәкче вазифаларын башкара. “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчеләренең берсе. Берничә китап авторы. Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы.
Гыймран абый Сафинны үзем “Яңарыш” редакциясенә кил­гәннән бирле беләм. Һәр сүзен уйлап әйтүе, тыныч, сабыр, тирән фикерле, ярдәмчел, үтә тыйнак булуы белән зур ихтирам яулаган шәхес. “Яңарыш”ны укучылар аны аеруча сәясәт, көнкүреш мәсьәләләренә, икътисадка һәм җәмгыятьтәге проб­лемаларга кагылышлы публицистик язмалары аша беләләр. Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, берничә китап авторы Гыйм­ран Сафин шигърияттә дә үз укучыларын тапты.
Күптән түгел Гыймран абый белән әңгәмә корып, аның 75 ел гомер юлына сәяхәт кылдык. Әлеге сәяхәт миңа күп кенә яшәү серләрен ачарга ярдәм итте. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәм, хөрмәтле укучылар.
— Йортның нык­лыгы нигездән торган кебек, гомернең дә күп өлеше балачакка бәйле. Гыймран абый, балачагыгыз ничек истә калды?
— Мин аны матур сүзләргә төреп сурәтли алмыйм. Ул елларны авыр хәерче тормышта яшәүчеләр күп булды. Шул исәптән безнең дә юньләп киенергә, тиешенчә тук­ланырга мөмкинлекләр юк иде. Әтием үлгәндә, өч ярым яшьлек булып калганмын. Мин аны ныклап хәтерләмим дә. Әни ул вакытларны искә алып: “Син никтер һәрчак уйчан, эчеңнән әкрен генә шыңшып йөри идең. Әтиең: “Бу бала минем үләсене сизеп, шулай шыңшый, ахры. Бала күңеле сизә, тоя торгандыр”, — дип тагын да ныграк борчуга кала торган иде”, — дип, сөйли иде. Ул вакытта әтием чирли торган була. Ә мин, күрәсең, табигатьтән шулай нечкә күңелле, уйчан булганмындыр…
39нчы елгы абыем, 35нче елгы һәм 32нче елгы апалар бар иде. Әтиебез үлгәндә, зур апама 15 яшьтә тулмаган була. Бар эш, җаваплылык, дүрт бала әни кулында калсын әле! Ул колхозда эшли. Колхозның да бик ярлы чагы. Эшләгән өчен акча түләмиләр, “таяк”ка хезмәт итәләр. Хезмәт өчен берничә йөз грамм гына икмәк бирәләр иде. Сугыштан соңгы елларда әле күп кенә җирләр сөрелми, уңыш та юк. Авылда бит хатын-кызлар гына кала. Бар булган техника, хәллерәк атлар фронт­ка җибәрелә. Үгез җигеп кенә әллә ни эшләп булмый. Авылның мин шундый авыр чагын беләм. Балачак дигәндә шушылар искә төшә.
Мин мәктәпкә кергәндә, абый-апа­­лардан күрепме, укырга өй­рән­гән идем инде, район газета­сын үзлегемнән укый идем. Мәк­­тәптә уку җиңел булды. Балалар аз иде авылда, укытучыларга һәр­беребез белән шәхси эшләргә мөмкинлекләр бар иде. Беренче сый­ныфтан дүртенче сыйныфка кадәр өч кеше укыдык. Шуңа ике классны берләштерделәр. Ә бишенче сыйныфта күрше авыл балалары безгә килеп укый башладылар. Мәктәпнең шактый зур китапханәсе бар иде. Андагы бөтен китапны укып чыкканмындыр. Ул вакытта төрле юнәлештә эшләүче түгәрәкләр юк иде. Әмма укытучылар белем бирүгә бик җаваплы карадылар. 7нче сыйныфта мәктәбебезне яптылар, Борды дигән авылга йөреп укый башладык.
— Мәктәп елларында сезгә нинди фәннәр күбрәк ошый иде?
— Әлбәттә, гуманитар фәннәр күбрәк ошый иде. Язган иншаларым һәрвакыт мактап телгә алынды. Укытучы аларны класс алдында үрнәк эш буларак укыганда, кыенсынудан күмәч кебек кызара идем. 5нче класста мәкаләләр, шигырьләр язып, район газетасына җибәрә башладым. Район газетасы балаларны иҗатка тартуга зур әһәмият бирде. Язмаларны һич җавапсыз калдырмадылар. Әле шактый гына гонорар да түли торганнар иде. Авылда, мәктәптә үткән чаралар, артистлар килүе, ихтирамга лаеклы кешеләр турындагы язмаларым даими басылып торды.
10нчы, 11нче сыйныфны Теләче Тамак авылында укып көмеш, ме­дальгә тәмамладым.
— Гуманитар фәннәрне яратсагыз да, белүемчә, һөнәрне башка юнәлеш буенча сайлагансыз.
— Әлеге дә баягы шушы матди кыенлыклар сәбәпче булды. 4 баланы берүзенә аякка бастыру әнигә җиңел булмаганын тойганга, стипендия яхшырак түләнә торган уку йортын сайларга тырыштым. Гуманитар юнәлештә укысам, 23 сум стипендия алып укыр идем, ә Казан авиация институтында беренче курс студентларына 46 сум стипендия түләнде, 5нче курста — 60 сум. Ул вакытта бу акча үз-үзеңне тәэмин итеп яшәргә җитә торган иде. Кайбер эш­че­ләрнең дә хезмәт хакы шундый иде.
— Ә физика, математика фәннәрен үзләштерү кыен булмадымы?
— Математика фәннәреннән ях­шы гына укысам да, мәктәпне тә­мамлаган елны КАИга укырга керә алмадым. Анда керү өчен конкурс зур иде. Авылга кире кайтып, бер ел эшләргә туры килде. Тимерче булып урнаштым. Бу бер ел вакыт һич тә бушка узмады. Ир-ат хуҗалыкта башкара белергә тиешле күп нәрсәләргә, техника белән эшләргә өйрәндем мин. Параллель рәвештә имтиханнарга әзерләндем. Антонов дигән авторның математика фәненнән мәсьәләләр чишәргә өйрәткән китабы бик булышты миңа.
— Студент елларында иҗат белән дә шөгыльләндегезме?
— Уку җиңел булмады. Бик күп сызымнар эшләргә туры килде. Вакыт калмый иде. Шулай да театрларга йөрергә вакыт табарга тырыштым. Моннан тыш, М. Горький исемендәге мәдәният паркында узган симфоник оркестр концертларын калдырмый идем. Бу оркестр концертлар биреп кенә калмый, әсәрнең мәгънәсенә төшенергә, музыканы аңларга өйрәнү буенча дәресләр бирә иде. Хәзер дә булсын иде яшь­ләр өчен мондый мәдәни агарту эшләре! Казанда үз-үзеңне төрле юнә­лештә үстерергә мөмкинлекләр зур иде. Вакытың һәм теләгең генә булсын. Шулай да Тукай клубында узган әдәби түгәрәкләргә йөрергә ва­кыт таба алмавыма үкенәм мин. Бәлки анда тартылсам, студент елларында блокнот өчен генә шигырьләр язу белән чикләнеп калмаган булыр идем.
Студент еллары ул — мәхәббәт бөреләнеп чәчәк аткан вакытлар да. Сез хәләл җефетегез белән шушы елларда таныштыгызмы?
— Кемгәдер күз атулар, ошатып йөрүләр булмыйча калмагандыр инде. Шулай да, чын мәхәббәтем соңрак, укуны тәмамлагач бөре­ләнде. Гомерлек ярым итеп авылдашымны — бездән берничә йорт аша гына яшәүче, миннән ике яшькә генә кечерәк Римманы сайладым. Бер-беребезнең гаиләсен, нәселен яхшы белгәнгә, безнең кавышу ниятен ике яктан да туганнар бик хуплап кабул иттеләр. Римма Алабуга педагогия институтын тәмамлады.
— Удмуртиягә эшкә килү сезнең теләк идеме, әллә юллама кая би­релә шунда китәргә туры килдеме?
— Юллама биргәндә, безнең те­ләкне исәпкә алмыйча калмадылар. Удмуртиядә шактый заводлар эшләвен белгәнгә күрә, монда җибәрүләрен сорадым. Шулай итеп биредә төпләнеп яши башладык. Мин лаеклы ялга чыкканчы радио­заводта эшләдем. Римма 30 елдан артык мәктәптә балалар укытты.

— Балаларыгыз төпле гыйлем алып, зур урыннарда эшлиләр…
— Улым Ленар Ижау дәүләт техник университетында укып, маши­на төзелешендә менеджмент бел­­гечлегенә ия булды. “АСПЭК” җа­ваплылыгы чикләнгән җәм­гыять­нең директоры. Удмуртия Респуб­ликасы Дәүләт Советы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать һәм инвестиция буенча даими комиссия әгъзасы. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр. Кызым Мәскәүдә шу­лай ук бер фирма җитәкчесе. Тор­мыш иптәше белән бер бала үстерәләр.
— Күпләргә үрнәк булырлык ике бала атасы, 4 оныкның бабасы буларак, “Баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә?” дип сорыйсы килә.
— Бу сорауга “Баланы болай тәр­бияләргә кирәк, мондый ысул кулланырга…”, — дип, акыл сатмыйча, “Бала фәкать әти-әнинең үз мисалында, үз үрнәгендә тәрбияләнә, үзеңне гаиләдә ничек тотасың, ба­ла да шуны аңына, акылына сең­дерә”, — дип, гап-гади итеп җавап бирер идем. Бу дөрестән дә шулай. Әгәр без үз-үзебезне кулда тотабыз, әйткән сүзләребезгә, кыл­ган гамәлләребезгә хисап бирәбез икән, болар бар да балада тәрбияләнә. Баланы үз-үзенә, үз мөмкинлекләренә, сәләтенә, тырышлыгына ышандырырга ки­рәк, аның белән аралашырга, аны тыңларга вакыт табарга…
— Вакыт дигәннән, балаларыгыз дәрес әзерләгәндә кем күбрәк ярдәмгә килә иде?
— Тормыш иптәшем укытучы булса да, бу эшләрне күпчелек мин башкардым. Беренче, икенче классларда ярдәм итә идем, аннары үзләре мөстәкыйль эшли башладылар. Дәрес әзерләтү җаваплылыгын гаиләдә ир-ат үз өстенә алырга тиеш дип саныйм мин. Әни кеше балаларга мәхәббәт, наз өләшергә, тәмле ризыклар пешерергә, өс-киемнәренең пөхтәлеген кайгыртырга, чисталыкка өйрәтергә тиеш. Бу минем шәхси караш.
— Гыймран абый, без сезне шагыйрь, үткен каләмле публицист буларак беләбез. Балачактагы кызыксынуларыгызга – иҗатка кабат кайтырга ниләр этәргеч ясады?
— Әлбәттә, үзгәреш җилләре, мил­ли күтәрелеш чоры, “Яңарыш” газетасының дөнья күрә башлавы болытлы көндә балкып кояш чыккан кебек булды. Ул күп кенә кешеләрнең милли үзаңын уятты, сискәндереп, илһамландырып җибәрде. “Яңарыш” газетасы рес­публикабыз татарлары өчен зур әһәмиятле эш башкара. Аның башкарган эше, тоткан юнәлеше күпкырлы. Моны күп кеше әле тиешенчә аңлап, бәяләп бетерми. Никадәр шәхесләрне үстерде, кү­тәрде, халыкка күрсәтте ул. Әгәр халык белән бәйләнеш булмаса, аларның фикерен ишетмәсә, иҗат кешесе үз эченә бикләнеп кенә алга китә, күтәрелә алмый. Бу яктан минем һәм башка каләм тибрәтүчеләрнең үсешендә газетаның өлеше зур. Мин зур рәхмәтле аңа.
— Нинди максатлар белән яшисез?
— “Яңарыш” газетасы тирәсендә иҗат белән янучы каләмдәшләрем белән бәйләнештә булып, Уд­муртиядәге әдәби тормышны җан­ландыруга өлеш кертү. Үз иҗатыма килгәндә, Татарстан Язучылар берлеге аша нәшер итү өчен тагын бер китабымны әзерлим. Казан китап нәшриятында дөнья күргән китапларның кыйммәте шунда: алар караңгы почмакта аунап ятмый, Татарстанның район китапханәләренә, хәтта Татарстаннан читтә яшәүче төбәкләрдәге татарларга тарала. Язучыларны татар дөньясына танытуда Татарстан Язучылар берлеге менә шундый мөмкинлекләр тудыра. Тагын нинди максат – Ходай биргәнгә канәгать булып, иҗатның, тормышның ямен тоеп яшәү.
Гыймран абый, сезгә иҗади уңышлар, гаиләдә иминлек, Римма ханым бе­лән балаларыгызның, онык­ла­рыгызның уңышларына сөе­неп яшәвегезне телибез.

Элмира Нигъмәтҗан.