Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гыйбрәтле язмыш
28.05.2020

Гыйбрәтле язмыш

Бөек Ватан сугышының авырлыгын тасвирлап бетереп кенә булмыйдыр. Аны күргән, кичергән кеше генә аңлый. Фронттагы солдатлар бер михнәт кичерсә, тылда калучыларның тормышлары тынычлыкка якын да килми. Ятимлек, шыр ачлык, ялангачлык, йөрәкләрне биләп алган курку, ару… Нәкъ шушы вакытларда кеше гомеренең кадере бетә дә инде. Очны-очка ялгап яшәүче халыкның сынаулары моның белән генә чикләнми. Хакимият салымнар өеп бирә. Сарыгы абзарда юк, ә тиресен салым итеп түләргә тиеш. Каян табасың — синең эшең. Әле баласызлык салымын да уйлап таба дәүләт. Сугыш михнәтен кичеп, ачлы-туклы яшәп, җәберләү-мыскыллауны кичереп, кешелек сыйфатларын ничек югалтмаска? Нәрсәгә таянырга кирәк? Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Сәетмөхәммәт бабай Хисаметдинов белән әнә шул хакта әңгәмә кордык.

Әтидән — бер посылка

1941 елның 24 августы. Әгерҗе районының Кичкетаң авылыннан 24 кеше сугышка китә. Алар арасында Сәетмөхәммәт бабайның әтисе дә була. Шул китүдән ул кайтмый. “Ул көнне сугышка китүчеләр кара болыт кебек агылдылар. Әтине мин шунда соңгы тапкыр күрдем. Фронттан бер посылка салды. Анда кемнеңдер зур размерлы гимнастеркасы иде (һәлак булган кешенеке булгандыр инде). Әни аны кисеп, кыскартып, миңа ярашлы итеп көйләп бирде. Гомер буена миңа әтидән тигән әйбер шул булды. Тиздән әтинең хәбәрсез югалды дигән хәбәре килде. Ул вакытларда фронтка алынган кешеләрне Суслонгер лагерына җибәрделәр бит. Күбесе фронт­ка да эләгә алмыйча шунда вафат булды.
Белешмә: Бөек Ватан сугышы елларында Мари АССРның Суслонгер саласында хәрби хезмәт лагеры урнашкан булган. Кичә генә чалгы белән печән чапкан, балта тотып эшләгән егетләрне, авыл агайларын вагоннарга төяп, мари урманнарындагы Суслонгер лагерына озаталар. Бу лагерь 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшли. Биредә рус телле булмаган халыкны — татарларны, башкортларны, чувашларны һәм башкаларны рус теленә өйрәткәннәр. Курсантлардан пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мылтыклылар взводы командирлары әзерләгәннәр. Бу өйрәнүләрне ун меңнәрчә солдат үтә. Әмма монда килүчеләрне тәмуг көткән. Тирә-юньгә даны таралган лагерьны “Үлем лагере” дип йөрткәннәр. Бирегә озатылган солдатларга яшәр өчен казармаларны да үзләренә төзергә туры килә. Салкыннар башланса да, җылы киемнәр бирелмәгән. Курсантларның көнлек нормасы көненә 200 грамм ипи булган. Ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән меңнәрчә кеше үлә. Ниндидер сәбәпләр аркасында, бу лагерьларда үлүчеләрнең саннары да исәпкә алынмаган. Һәм ни аяныч, аларның күпчелеге хәзергәчә хәбәрсез югалганнар исәбендә. Бүгенге көндә монда һәлак булган 300 татарстанлының исемнәре ачыкланган. Сугыш кырына барып җитә алмыйча, мари урманнарында ачлыктан, салкыннан, авырулардан вафат булган солдатларга һәйкәл-обелиск куелган. Блиндажлар, окоп­лар сакланган урыннарны хәзер дә күреп була.
«Әти белән көтү көткәндә, чабата ясарга өйрәнеп калдым мин. Әти, үзенчәлекле итеп, юкәдән чабата-галош та ясый иде әле. Әниебез әти киткәннән соң, ачлыктан, кайгыдан авырый башлады. Гел туңа иде мәрхүмкәем. Мичкә ягарга утын юк. Абзар-кураны ягып бетердек. Басудан салам алып кайтып ягабыз. Әле аны кабызып җибәрергә шырпы юк. Урам буйлап төтен карап йөрибез. Кем мичкә яккан шуннан утлы күмер алып, мичне кабызып җибәрәбез. Аннан әнине мич янына күчереп куябыз. Әни 38 яшьтә вафат булды. Хәтеремдә: җирләргә кеше юк. Колхоз рәисенә бардым. Ул чәчүгә баручы ир-атларны кабер казырга җибәрде. Шулай итеп без (апама 13 яшь, миңа 11 яшь) тома ятим калдык. Ашарга юк, күрше удмурт авылы басуларына барып черегән бәрәңге җыябыз. Алар бәрәңге җыйганны күреп алсалар, басудан куалар, кыйныйлар иде. Мунча юк, бетләп беттек. Авылда әле эчәргә су да юк иде. Бер елны колхоз малларына азык булмады. Җиде бозауны колхоз идарәсе авылдагы кешеләргә таратты. Безгә дә эләкте бу бозау. Язга таба ике генә бозау исән калды. Безгә эшләгән өчен көненә 200 грамм он бирәләр иде. Әнә шул онны салам белән бутап, башак итеп бирә идек. Шулай әкрен язга чыктык. Бозау үсеп китеп, сыер булды. Менә шул чаклардан ук минем күңелемдә иртәгәге көн өчен кайгырып яшәргә кирәк дигән уй калды. Бүгенге көн үтәр, иртәгәсен уйларга кирәк. Халыкны ул вакытта салым белән нык иза чиктерделәр бит. 44 кг ит, 100 йомырка, сарык тиресе, 5 центнер бәрәңге тапшырырга кирәк. Сыерың булса, сөтне май итеп тапшырырга кирәк. Ит салымын кварталларга бүлеп түләргә кирәк иде. Өй саен кереп, сарыкларны алып, чыгып китәләр иде. Кеше сарык тиресе сатучыга барырга мәҗбүр, сатып алып дәүләткә тирене тапшыра. Мал юк, ә салымны барыбер түлисе! Әле баласызлык салымы бар. Сугыш беткәндә, басуда идек. “Сугыш бетте”, — дип килеп әйттеләр. Без инде әтинең кайтмасын белә идек. Әле сугыш беткәч тә, халык ач-ялангач яшәде. 1950нче елларда гына кара икмәкне туйганчы ашый алганбыздыр. Ачка үлми калган көннәр күп булды. Беребезгә-беребез иптәш булып, кешелек сыйфатларын югалтмыйча, апам белән бу авыр елларны ерып чыктык».

Иң кыены — ятимлек

Тракторчы һөнәрен үзләштереп, тракторда эшләдем. Казахстанның чирәм җирләрендә дә булырга туры килде. Армиягә алындым, сәламәтегем какшау сәбәпле, хезмәт срогымны тутыра алмадым. Тормыш иптәшем Хәмидә — күрше Кырынды авылыннан. Аның белән тормыш корып җибәргәч, бергәләп Әгерҗе районының Комсомолка поселогында хезмәт куйдык. Анда ике балабыз туды. Эш бетү сәбәпле, Ижау шәһәренә күчендек. Кечкенә генә йортта яши башладык. Яңадан дүрт балабыз дөньяга килде, йортыбызны зурайттык. Мин заводта хезмәт куйдым. Балалар эшләп, көтү саклап үстеләр, чөнки мал тота идек. 1972 елда Хәмидәнең сеңелесен урманда агач басты. Ул вафат булды. Өч бала ятим калды. Озак та үтмәде бу балаларның әтиләре дә вафат булды. Өч ятимне үз канатыбыз астына алдык. Дөньяда иң кыены — ятимлек. Үз башымнан кичердем, дошманга да ятим калырга теләмим. Шулай итеп, тугыз балабыз булды. Балаларга нинди тәрбия бирәсең, картаймыш көндә шуны күрәсең бит. Аллага шөкер, барысы да аякка басты. Тормыш шулай үз җаена барды”.

Менә шундый бабай

Сәетмөхәммәт абый белән сөйләшеп утырырга рәхәт. Динне дә, сәясәтне дә гади сүзләр белән кеше аңына барып җитәрлек итеп аңлата. Аны тыңлаганда, тормышның үзкыйммәтләренә төшенеп утыра­сың. Дин юлына басуы да очраклы гына түгел. “Безнең йортыбыз мәчеткә якын урамда. Мин капка төбендә вак-төяк эшләр эш­ләп йөрим. Безнең яннан картлар мәчеткә агыла. Әнә шул агымга мин дә иярдем. Әкрен-әкрен дин серләренә төшенә башладым. 30 ел инде мин мәчеттә хезмәттә. Әнием дә мулла нәселеннән булган, ул да дини иде. Минем арттан балаларым иярде. Бүген инде алты оныгым да шул юлда. Һәр эшебездә Ходай ярдәм итә. Кайчак йоклап китә алмыйм. Бөтен тормыш күз алдыннан үтә. Нәрсә генә кичерелмәгән, ни генә күрелмәгән? Күңелем беркайчан да бозыклыкта булмады, шуңа Ходай Тәгалә гомерне дә биргәндер. Балаларны да тигез яратам, бармакның кайсын тешләсәң дә, авырта бит. Шуңа күрә минем өчен барысы да тигез. Бүген Ходай кушканны эшләп, якты йөз белән мәңгелеккә әзерләнеп, балаларым, оныкларым белән яшәп ятучы бабай мин”.

Тормыш матурлыгы

Илсөя Мөхәммәтшина — Сәетмөхәммәт абыйның кызы. Без аны яратып “Чәкчәк апа” дип атыйбыз. Чөнки Ижау шәһәрендә чәкчәк пешереп сату буенча шәхси эшкуар булып китеп, чәкчәк пешерү цехы ачкан һәм аны милли брендка әйләндереп җибәргән бердәнбер хатын-кыз ул. Әлеге эшне ул барлык туганнары белән бергәләп эшли. “Без тату, матур гаиләдә хезмәт сөеп үстек. Әти һәрвакыт: “Тормышның матурлыгы — әти белән әнинең бергә киңәшләшеп эшләвендә”, — дип әйтеп килде. Алар һәрвакыт киңәшләшеп, тыныч кына бөтен мәсьәләне хәл итәләр иде. Хәтерлим: үсеп җиткәч, ул чакта модага кергән “чулки-сапоги” киясем килде. Ә ул кыйммәт тора, 80 сум тирәсе. Әнидән сорадым. Ул: “Акча җиткереп булмый бит, кызым”, — диде. Әти: “Әниең белән сөйләшергә кирәк, акча ягы ничек микән?” Алар киңәшләшеп, «чулки-сапоги»ны алдылар миңа, аннан соң апага да алдылар. Әтиебез: “Хөкүмәткә генә ышанмагыз балалар, үзегез эшләгез”, — дип әйтә иде. Шуңа да бүгенге көндә һәрберебезнең үз шөгыле бар. Ятимлек, ачлык күргәч, тормышның кадерен белә. Кайчакта “Әти икмәк катырак бугай, яңасын кисим”, — дип әйтәм. Ул: “Кызым, калач бит бу, их мин аны менә әниемә ашатыр идем”, — дип, күз яшьләрен тыя алмый. Барлык балаларны тигез ярата ул. Үзенең 90 яшьлек юбилеенда барлык балаларга, оныкларга, киленнәргә бүләкләр әзерләде. Әниебез алтын алкасын кайчандыр олы апага васыять иткән иде. Әти белән сөйләштек тә, барлык кызларга, киленгә, әнинең төсе итеп, әлеге алканы ясаттык. Әтиебез һәрвакытта безнең киңәшчебез. Һәр эшебез аның догасы белән башлана”, — диде.
Сугыш вакытында Сәетмөхәммәт бабай кебек ятимлек күреп, ач-ялангач яшәгән буын сирәгәеп бара. Аларның истәлекләре, гыйбрәтле язмышлары сакланырга тиеш. Ки­лә­­чәк буынга әлеге истәлекләр тормышның кадерен белү өчен гыйбрәт булсын иде.

Рәфилә Рәсүлева.