Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Госман-Галия кыйссасы
29.07.2021

Госман-Галия кыйссасы

Бу дөньяда һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Бирегә барыбыз да яратырга, яратылырга, гаиләле булырга, тәрбияле балалар үстерергә, бәхетебезне табарга килгәнбез. Ә язмышлар барыбер төрлечә языла. Һәр кешенең яңа туасы көнен үзенчә, яңа хыялларга бирелеп үткәрәсе килә. Ә тормышның исә үз кануннары. Ул сине көтмәгәндә тота да яңача яшәргә мәҗбүр итә. Әнә шундый язмыш кичергәннәр Сарапул шәһәрендә яшәүче Галия һәм Госман Хөсәеновлар гаиләсе. Галия ханым газета укучыларыбызга үзенең кызыклы хикәяләре, шигырьләре аша таныш. Госман ага бу көннәрдә үзенең юбилеен каршылый. Телефон аша аралашканда ук, Галия ханымның сөйләшүеннән аның иҗади кеше икәнлеген сизеп алган идем. Соңрак инде күзгә-күз очрашкач, мин моңа кабат инандым. Сүзем аларның сокланырлык гаиләсе турында.

Нәселем-горурлыгым

Туган җирем, газиз туган авылым, —
Ватанымның син бер кисәге.
Үсмер еллар, дөнья куган чорлар —
Бар да алар инде кичәге.
Оҗмах почмагыдай авылым идең,
Инде тарихларда гына каласың.
Ятим зират кына көтә, саклый хәтерләрне,
Үзе үстергән авыл баласын.
1939-1940нчы еллар. Әгерҗе районының Исәнбай авылына Актаныш районыннан Әһлиулла Тухбатуллинны тегүче итеп җи­бәрәләр. Тухбатуллиннарның ишле гаиләсе (4 балалары сабый чакта ук үлгән булалар, исәннәре 4 бала) яңа җиргә килеп урнашып яши башлыйлар. Биредә тагын тупырдап торган бер ир бала дөньяга аваз сала. Аңа Фирдәвес дип исем кушалар. Әһлиулла — үзе бик оста тегүче була, эчке һәм тышкы киемнәрдән башлап, бүрек һәм толып­ларга кадәр тегә. Өстәвенә, гармунда үзәк өзелерлек моңлы итеп уйный һәм матур җырлый. Хәләл җефете Фәрхикамал эшкә оста, һәрьяклап та өлге булырлык, чисталык, пөхтәлек яратучы аш-су остасы, өлгер хатын була. Тормыш шулай матур булып башланып китә. Шулай бервакыт Әһлиуллага бу авылдан ерак түгел кечкенә Татарстан исемле авылда булырга туры килә. Авылның табигатенә, урманнарының матурлыгына гашыйк була ул. Тиз арада Татарстан авылына күченеп тә куялар. Эшчән гаиләне — һәрьяктан да килгән ир һәм хатынны — авыл халкы бик тиз үз итеп ала. Авылда үрнәк гаиләгә әвереләләр алар. Миллионнарча халык гаиләсенә килгән сугыш афәте, кара кайгы Әһлиулла гаиләсенең дә ишеген кага. 1941 елда ук аны сугышка алалар. Ачлык, ялангачлык, үзәкләргә үткән сугыш михнәте – болар барсы да аларның гаилә башыннан кичә. Әһлиулла 1945 елда сугыш беткәнче авыр яраланып кайта. Алты бала белән тормыш авырлыгын үз җилкәсендә тартып яшәгән Фәрхикамалга да җиңел булмый. Ә шулай да мәхәббәтләренең соңгы җимеше булып, тагын бер кыз бала — Галия дөньяга аваз сала. 1948 елда ике ел урын өстендә ятып, Әһлиулла авыр җәрәхәтләрдән мантый алмый вафат була. Шул ук елда, бер үк атнада 19 яшьлек кызлары да каты авырудан дөнья куя. Әлеге хатирәләрне сагынып, елап искә ала Галия ханым. “Мин җыр-моң дөньясында үстем. Шуңа да иҗатка тартыламдыр. Әтием бик талантлы булды. Нәселдән килгән моңга-җырга һәвәслек барыбызда да чагыла. Олы абый Әмирулла үзе уйнап, үзе җырлый иде. Ул бик күп еллар Көчек авылында колхоз рәисе булып эшләде. Фирдәвес абыем атаклы гармунчы булды. Ике туганнан туганнарым: Актаныш районында туган Рәис Нәгыймов Әлмәт музыка мәктәбе директоры (музыка мәктәбе хәзер аның исемен йөртә), композитор һәм музыка укытучысы иде. Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова — безнең нәселдән. Якыннарымның җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк булганнары белән мин горурланам”, — диде ул. Мәкаләне язганда Галия апаның иҗаты белән ныклап таныштым. Әле безнең газетада басылмаган шигырьләре, бәетләре, хикәяләре бихисап. Күбесе туган җир табигатенә, хатын-кызның рухи халәтенә, якыннары тормышына багышланган. Галия апаны үземә тагын бер яктан ачтым. Быел 5 майда Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә ифтар һәм мөнәҗәт әйтү бәйрәме узган иде. Галия апа әлеге кичәдә сокланырлык итеп мөнәҗәт әйтте. Тавышы моңлы, аһәңле. “Мәдәни үзәккә беренче тапкыр килдем, алга таба биредә мондый чаралар оештырылса, килергә, ярдәм итәргә дә әзермен”, — диде ул.

Язмышлар сыналганда

Галия ханымны язмыш төрле яктан сыный. Яратып өйләнешкән тормыш иптәше – ике баласының әтисе вафат була. Хәсрәт тулы күңеле белән ике баласын кочаклап, 24 яшендә япа-ялгыз кала. “Иремнең китеп баруы минем тормышны ике өлешкә бүлде: аның белән булган һәм ансыз көннәргә. Бермәлгә тормыш туктагандай булды. Ләкин яшәргә кирәк иде. Сатучы булып эшләдем, гаиләмне җан-фәрман белән тарттым. Сүз катучы ир-атлар да булды. Мин аларның тәкъдимен кире кага идем: “Үземә ир табармын, балаларга әти таба алырмынмы?” — дигән сорау борчый иде. Тормыш иптәшем вафат булганга биш ел тулганда кибеткә бер егет кереп йөри башлады. Егет кеше бит, чибәр, көдрә чәчле, карап кына торырлык. Сизәм, миңа күзе төшкән. “И, шундый хатының булса иде”, — дип әйткән сүзләре дә ишетелде. Көннәрдән беркөнне ул миннән: “Апа, сезгә мичкә ягарга йомычка кирәкмиме?” — дип сорады. “Кирәк, алып кайтып бир”, — дип җавап бирдем. Алып кайтты. Ул трактор белән урамнар чистарта иде. Эшкә барам, ул юл чис­тарта. Тракторы белән миңа каршы килеп, шаярып, мине кар көртләре өстенә менгерә иде. Озак та үтмәде өйгә килеп керде ул. Мин чәй әзерлим, ә ул минем 4 яшьлек улым белән сөйләшә. Мирас: “Син кем?” — дип сорый. Ул шул чакта: “Мин сезнең әтиегез булам”, — дип җавап бирде. Минем күңелдә шул мизгелдә нинди хисләр булганын белсәгез… Мине ошатып йөргәнен дә беләм, ләкин ул егет кеше, җитмәсә, миннән кечерәк тә. Менә шулай итеп балалар аша миңа Госманга күңелемне ачарга туры килде. Әлбәттә, тормыш башлаганда, авырлыклар булды. Кеше сүзе араларны бутады. Госманның әтисе дә: “Син ул балаларга әти була алырсыңмы?” – дип, ризалыгын бирмәгән. Ләкин мин: “Мин гаиләм бәхете өчен барлык көчемне куячакмын”, — дип, үземә сүз бирдем. Госманның туган авылында бианама: “Улың яшь кыз алган дип әйткән идең, ике балалы хатын алган икән бит”, — дип әйтәләр икән. Ул аларга: “Мин киленне сезнең 18 яшьлек кызларыгызга да алыштырмыйм”, — дип җавап биргән. Аның сүзләре йөрәгемә май булып ятты. Уртак мәхәббәт җимешебез кызыбыз Рәмзилә дөньяга килде. Матур гына яшәп киттек. Бүгенге көндә инде балаларыбызның, оныкларыбызның бәхетенә сөенеп яшибез”.

Минзәләнең җор телле егете

Госман абый ишле гаиләдә үскән. Тумышы белән Минзәлә ягыннан. Җор телле, шаяртып сөйләшергә ярата. Җырлаганда, тавышы көчле, чибәр, эшкә тырыш. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бакчасына килеп керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Бакча тулы җиләк-җимеш, чәчәкләр. Хуҗаның булганлыгы аларның нур чәчеп торган йортларыннан күренә. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Кош-корт, мал-туар да асрыйлар. “Гаиләдә 13 бала булганбыз, мин алтынчы булып дөньяга килдем. Яшьтән үк колхоз­да авыр эш эшләп үстек. Армия сафларына алынганчы ике ел фермада сөт ташыдым. Армиягә алынуым да кызык булды. Колхоз­да эшләгәндә, Чаллы шәһәрендә тракторчылар курсын тәмамладым. Укып кайтып, тракторда эшлим. Мине армиягә алучы юк. Яшьтәшләрем армиядән кайта, тормыш коралар, минем яшем бара. Шулай бер тапкыр дус егетебезне армиягә озатырга бардык. Таныш прапорщик миннән: “Госман, син кайда хезмәт иттең?” – дип сорый. “Мин бармадым да әле”, — дип җавап бирдем. “Әйдә, керик әле”, — диде. “Минем иптәш егет тә армиягә бармаган, ул миннән өлкәнрәк тә әле”, – дидем. “Әйдә, икегез дә керегез”, — диде. Документларыбызны таптылар. Без армиягә киттек. Хезмәт итеп кайттык шулай. Аннан соң Сарапул шәһәренә кайтып урнаш­тым. Биредә туганнарым күп иде. Заводка эшкә кереп, бик күп еллар хезмәт куйдым. Галиягә ел ярым күз салып йөрдем. Бик зәвыклы, чибәр ханым иде. Аңа ул чакта күпләр кызыккандыр. Эшкә булганлыгы да әллә кайдан күренеп тора. Мәхәббәт көчле булгач, балалар барлыгы да куркытмады. Мин аларны үземнеке кебек кабул иттем. Аллага шөкер, хезмәт куеп, кулга-кул тотынышып яшибез”.
Чиләгенә күрә капкачы — бәхетнең менә шулдыр ачкычы. Язмам геройлары – шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы. Язмыш сынауларын үтеп, әнә шулай матур итеп яшиләр алар.

Рәфилә Рәсүлева.