Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Горурланам
13.09.2018

Горурланам

21-22 сентябрьдә Сарапул шәһәрендә хатын-кыз офицер, Георгий кавалеры, 1812 елның Ватан сугышы героинясы, язучы-прозаик Надежда Дурованың тууына 235 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары узачак. Сарапуллыларны, кунакларны экскурсион программалар, “Пряничное настроение” фестиваль-конкурсы көтә. Чараларда Россиянең билгеле галимнәре, музей хезмәткәрләре, Россиянең халык рәссамы, скульптор Надежда Дурова һәйкәленең авторы Вдадимир Суровцев катнашачак. Надежда Дурованың абыйсы Василий Дуровның нәселенең дәвамчылары килүе көтелә.

Әлеге юбилей “ГОРОД НАДЕЖДЫ” фестиваль-акциясе кысасында узачак һәм ул инде 18 сентябрьдә үк старт ала. Фестиваль Татарстан Республикасының Алабуга шәһәре белән берлектә үтә.
Яши торган шәһәрем — Сарапул буйлап, аның матурлыгын карап йөргәндә һәркем шәһәрнең үзәк мәйданында урнашкан Надежда Дурованың һәйкәленә игътибар итәдер. Ир-ат характеры, көче булган әлеге ханымның тарихы бик кызыклы. Шуңа күрә аяклар үзеннән-үзе Сарапул музеена атлый. Биредә әлеге шәхескә багышланган аерым зал бар. Әнә 14 яшьлек Надя еллар аша безгә карап тора. Атта утырып ясалган бронза сыны аның әлеге сүзләрен куәтли: “Мин хатын-кызны күрә алмаганнан ир-атка әйләнмәдем, ә рус җәмгыятенә актив, эшлекле хатын-кыз кирәк булганлыктан ир-ат ролен алдым. Моның күбесе исә хатын-кызның үзеннән тора”.
1834 елгы дворян грамотасы, 1812 елгы милли Наполеон гвардиясе байрагы, дүртенче дәрәҗә Георгий кресты — тарихи дәвернең истәлекләре. Надежда киеп йөргән фуражка “кивер” дип атала. Аның эченә перчатка һәм вак-төяк кирәк — яраклар да салырга була. Ул бик нык, хәтта аны кылычта кисә алмаган. Музейда атта, каретада барганда язу өчен язу карасы да бар. Әлеге экспонатларны кызыксынып карадым.
Хөрмәткә лаек шәхеснең безнең шәһәрдә бик күп еллар яшәгәненә сөенәм. Бу — безнең киләчәк буыныбыз, шәһәребезнең алга таба яшәеше өчен зур мәртәбә.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.