Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә
5.12.2018

Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә

Җәмгыятьнең нигезе – гаилә. Барыбыз да төп тәрбияне әти-әнидән алабыз һәм бала өчен гаиләнең тулы булуы, анда татулык, бердәмлек, тугрылык хөкем сөрүе бик тә мөһим. Әнә шундыйларны ачыклау, үсендерү, башкаларга үрнәк итеп кую йөзеннән республикада биш ел рәттән «Удмуртия гаиләләре — Россия горурлыгы» дигән бәйге уздырыла. Быел анда 470 гаилә катнашып, 40 тан артыгы финалга узды. Арада татарлар да бар. Глазов шәһәреннән Арслан һәм Тәнзилә Касимовлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә бүләкләнделәр. Әлеге бәйгедә катнашып, татарларның данын лаеклы яклаулары, милли йөзебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, яшь буынга тапшыру эшендә куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдереп, гаилә бәхете телибез. Алдагы саннарда алар турында тулырак язачакбыз.