Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гомер яхшылык эшләү өчен бирелә
27.06.2019

Гомер яхшылык эшләү өчен бирелә

“Кызым, кешеләргә яхшылык эшлә, кулыңнан килгәнчә ярдәм ит, яхшылык җирдә ятмас…” Күп еллар Әгерҗе районының Гали авылында укытучы булып эшләгән Саимә апа кызы Таң-Чулпанга әнә шундый акыллы сүзләр әйтә. Шушы сүзләр 29 ел буе Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куйган подполковник Таң-Чулпан Батршинаны озата килә. Аның белән аралашканда, мин бер хакыйкатьне аңладым: кешенең кемгәдер ниндидер яхшылык эшләве, иң беренче чиратта, аның үзе өчен кирәк. Синең яхшылык эшләвеңне беркем дә белмәсен. Ләкин кешеләргә карата игелекле булуың сине гомерең буе куандырып торачак. Яхшылык — кешенең эчке тойгысы. Ул аны сүзләре, кылган гамәлләре белән тирә-ягындагыларга күрсәтә ала. Кеше яхшы икән, ул башкаларга шатлык һәм бәхет кенә китерә. Ни өчен яхшылык темасыннан башладым? Чөнки Таң-Чулпан ханымга нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул аны беркайчан да кире какмас, ягымлы елмаеп, ярдәм кулы сузар, киңәшләрен бирер.

Чишмә башы
XIX йөз башында нигезләнгән Гали авылында туып-үскән ул. 1825 елда бирегә Гали Әрмәш улы гаиләсе белән урманны чистартып килеп урнашкан. Кече Кады елгасы буенда урнашканлыктан, авылның исеме элек Кече Кадыбаш дип йөртелгән. Халык телендә аны хәзер дә әле Гали пүчинкәсе дип йөртәләр. Авыл борынгыдан ук бик зур булмаган. 1890 елда — 131, 1921 елда — 278, 1992 елда — 90 кеше яшәгән. Авылда мәчет, мәктәп булган. Кызганыч, бүгенге көндә мәчет тә, мәктәп тә юк инде. Авылның табигате, матурлыгы искиткеч. Бигрәк тә җәй айларында урман кочагында урнашкан авыл матурлыкка күмелә. Шуңа күрә шәһәр шау-шуыннан туйган халык, җае чыгуга, тизрәк авылга кайтып китү ягын карый. Җәй айларында авылга җан керә. “Авылга хәзер сирәк кайтабыз, инде төп нигезебез юк, урыны гына бар, шулай да әле әтиебез төзегән сарайлар исән. Кайткан саен әниебез укыткан мәктәпнең ишек тоткаларына кадәр сыйпап, күз салып, сагыну хисләрен басып киләм, үземә еллык яшәү дәрте алам, үткәннәрне искә төшерәм. Әнием Саимә Исәнбай авылында туып-үскән. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган. Әти-әнисе иртә дөнья куйгач, кече туганнарын укытып, олы тормыш юлына бастыру аның өстендә булган. Ямурза авылында укытканнан соң, ул Гали авылына кайтып урнаша һәм гомер буе әлеге авылда балаларга белем бирде. Әтиебез Шәмсимөхәммәт иртә дөнья куйды. Мин башлангыч сыйныфларда үземнең туган авылымда укыганнан соң, күрше Кияс районы Ермолаево авылында белем алдым. Хәтерлим, русча белмәгәнлектән, миңа беренче чиректә билге дә чыгара алмадылар. Ә инде сигезенче классны мин гел “бишле” билгеләренә генә тәмамладым. Әни юлыннан киттем, Минзәлә педогогия училищесын, Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамладым. Исәнбайда балалар бакчасында эшләгәннән соң, мин Ижау шәһәренә күчеп, Эчке эшләр министрлыгы карамагында булган балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым”.
Авыр да, җаваплы да хезмәт
“Әнә шуннан бирле мин Эчке эшләр министрлыгы белән бәйле. Министрлыкка эшкә килгәндә, мин инде биредәге хезмәттәшләремнең күбесен белә идем.
Чөнки — алар әти-әниләр, мин аларның балаларын беләм. Эш җиңелләрдән булмады. Биредә ял көннәре юк. Ләкин мин үземә: “Әлеге эшкә алынгансың икән, син аны җиренә җиткереп башкарырга тиешсең,” – дигән максат куйдым. Чөнки биредә тәртип булырга тиеш. 29 ел буена заманалар үзгәрде. Әлбәттә, үзгәрешләр җиле Эчке эшләр министрлыгына да кагылмый калмады. Кыскартулар да булды. Әмма эш күләме һәм бүлек алдында торган бурычлар кимемәде. Кадрларны сайлап алу тәртибе катгыйланды. Полиция хезмәткәренә физик һәм психологик яктан да югары таләпләр куела. Мин кадрлар белән эшләгәч, әлеге таләпләрне бик яхшы беләм. Шуны гына әйтә алам; хәзерге кайбер яшьләрнең әлеге таләпләр белән килешәсе килми, шуңа күрә тизрәк эштән китү ягын карыйлар. Тулаем алганда, Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куйган барлык кешеләрне беләм дип әйтә алам. Чөнки аларның һәрберсе белән күзгә-күз очрашып сөйләшәм, документлары минем аша үтә. Хезмәттәшләремнең уңышларының нигезендә күпьеллык хезмәт тәҗрибәсе,
сайлаган һөнәрләренә тугрылык ята. Гади булмаган хезмәтебезнең авырлыкларын бүлеш-
кән, таяныч булган якыннарыбызга, га-иләләребезгә рәхмәт хисләрен җиткерәм, иминлек телим. Мактаным әйтмим, хезмәттәшләрем хөрмәт итәләр, яраталар. Аларның хөрмәт итү хисен тойганда, мин һәрвакыт әниемнең сүзләрен искә төшерәм…”
Гаиләм — тылым

“Тормыш иптәшем Ринад әти-әнисе белән безнең авылга кечкенәдән үк, күршеләребезгә кунакка кайтып йөриләр иде. Баксаң, алар гаиләсе инде миңа шул вакытта күз салып куйган булган (югыйсә, Исәнбайда тәрбияче булып эшләгәндә йөргән егетем дә бар иде, йорт төзи иде). Без Ринад белән тормыш корып, ике кыз үстердек. Язмышыма рәхмәтлемен, бер генә көн дә аның белән тормышымны бәйләгәнемә үкенгәнем булмады. Режимсыз хезмәт куюга сирәк ир-ат түзәр! Хәтерлим, ял көннәрендә бакчага барабыз, ул берәр эше булып кайтып китә. Ә мин аның артыннан ук эшкә чабам. Кичен бакчадан кайттым дип кайтып керәм. Минем уңышлар — аның хезмәте. Бүгенге көндә ике кызыбыз, оныкларыбыз, бианам белән бик матур тормыш кичерәбез. Кызларым да, олы оныгым да минем юлдан киттеләр. Әнием дә, Аллага шөкер, озак яшәде, хәер-фатихасын куеп китте. Юбилей көннәремдә гаиләмә газета аша зур рәхмәтемне белдерәм. Гаиләбез белән “Яңарыш”ны көтеп алабыз, яратып укыйбыз. “Яңарыш” — Удмуртия татарларын берләштерүгә зур өлеш кертә. Республикадагы татарларның телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча армый-талмый эшләүләре турында язмаларны укып шатланам. «Менә бит безнең татарлар булдыралар»! – дип горурланам. Эш урынымда хезмәттәшләремә сөйлим. Сезгә зур уңышлар телим”, — дип сөйләде ул әңгәмә вакытында.
Мин исә мәкаләмне Коръәннән «Фуссыйләт» сүрәсе белән тәмамлыйм: “Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар һәм газап бар…”

Рәфилә Рәсүлева.