Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Гомер еласаң да, җырласаң да уза
16.11.2017

Гомер еласаң да, җырласаң да уза

Тормыш ул — бик катлау­лы нәрсә. Бүген сиңа шатлык, иртәгә кайгы килергә мөмкин. Әнкәем әйтә торган иде: ”Гомер ул еласаң да уза, җырласаң да уза”, — дип. Кайбер кешене гомере буе кара полоса озатып бара, чыдап кына тор (мин үземне дә шушы төргә кертер идем). Төшенкелеккә бирелгән, айлар буе күз яше коеп йөргән вакытларым күп булды, инвалидлык бирелүгә кадәр барып җиттем, кино карый алмас, музыка тыңлый алмас хәлгә килдем. Тормышымда бик яхшы, ярдәмчел кешеләр очраса да, начар уйлы, хөсетле, әшәке теллеләре дә күп булды. Әнкәй әйтмешли, гомер узды. 58 яшькә җиттем. Бөтен юанычны китапларда, газета-журналларда, җырларда таптым. 24 ел балалар белән, аннан озак еллар кондуктор булып эшләү дәверендә күп кешеләр яхшы киңәшләрен бирделәр. Даими рәвештә китапханәләргә йөрү, газета-журналлар сатып алып уку, “Яңарыш”ны яздырып алу, аңа язмалар язу мине төшенкелектән чыгардылар. Ничектер үзеннән-үзе тынычлану килде.
Күп укып, авыр хәлләрдән ничек чыгарга, үзеңне ничек кулда тотарга, төшенкелеккә бирелмәс өчен нишләргә кирәклеген белдем. Сиңа начар мөгамәләдә торган кешеләргә каршы торырга да, шул ук вакытта башкалар белән мөнәсәбәтне бозмаска да өйрәтте. Ләкин без күп вакытта кеше белән ызгышмыйк, дип, сүз әйтмичә калабыз. Кабат эчтән үз-үзебезне “ашап” йөрибез. Бер дә эч бушатыр кешең булмаса, серләреңне җилгә яисә агымсуга чыгып сөйлә. Агымсуның да, җилнең дә, балыкларның да теле юк, синең серләреңне чәчеп йөрмәсләр. Тиккә генә Илһам Шакиров: “Минем кайгыларымны да илтеп сал син диңгезгә”, — дип җырламыйдыр.
40 ел буе өзлексез хезмәт стажы булып та, аз күләмле пенсия билгеләнгән өчен ничә ел хөкүмәтне ачуланып йөрдем. Минекеннән дә аз пенсия алучылар да бар икән. Инвалидлык өчен бирелә торган ташламаларны да исәпләгәч (торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия, юлларда бушлай йөрү, бушлай дарулар, реабилитация ярдәмнәре), кешеләрнең ул да юк бит әле дип, шөкер иттем. Хөкүмәткә намуслы хезмәтемне биргәнгә ул пенсияне алам, эшләмичә, койрык болгап йөргән булсам, анысы да булмас иде.
Беркемнең кайгы-хәсрәт капчыгы буш түгел, һәркемнең гаиләсендә низаглар, аңлашыл­маучылыклар булып тора. Милли басмабызда еш кына тормышта матур итеп яшәүче кешеләр турындагы язмаларны укып, нигә мин шулай була алмыйммыни, дип, үрнәк алам. Эч серләремне бушатырга ярый әле «Яңарыш» бар. Газетага язылыргамы, юкмы, дип икеләнеп торучыларга да: «Язылыгыз, үкенмәссез!» — дим.

Рәзилә Нурисламова, Ижау шәһәре.