Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Гомере заяга узмаган
22.03.2018

Гомере заяга узмаган

Кече Пурга татар җәмә­гатьчелегенең иң мәр­тәбәле вәкилләренең берсе ул — Флюр Сабиров. Мәһабәт буй-сынлы, ачык йөзле, медальләрен таккан форма кигән бабаларын җитәкләп урамнан узарга яраталар оныклары. Ә Флюр Мөхәммәтхан улы аларга карап, үзенең балачагын, гомер елларын искә төшерә. Тирсә авылының Чаж елгасы тугайларында бергә уйнап үстек без. Соңрак аларның ишле гаиләсе Пугачево бистәсенә күчеп китте. Мәктәпне һәм машина йөртүчеләр курсын тәмамлагач, Флюр хәрби частьтә эшләп ала. Армиядә хезмәт итеп, хәрби чыныгу алган егетне туган ягында элекке эшендә озак эшләтмиләр. Хәрби комиссариат һәм комсомол юлламасы белән милициягә эшкә җибәрәләр. Юл-патруль хезмәте инспекторы, участок милиционеры, бүлектә оператив кизү торучы – капитан Сабировның тынгысыз һәм җаваплы хезмәт баскычлары. Искә төшерергә дә куркыныч ситуацияләр аз булмаган аның хезмәт юлында. Җинаятьчеләрне тоткарлаганда өстенә монтировка, балта белән кизәнүләр, машинада таптатырга килү очраклары хезмәтенең романтикалы ягы түгел, әлбәттә. Капитан Флюр Сабиров 3 тапкыр “Мактаулы, кимчелексез хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Эчке эшләр органнарының юбилей медальләре, Мактау грамоталары, “Эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны” һәм башка күкрәк билгеләре бихисап.
Халык куркынычсызлыгы сагындагы тынгысыз хезмәт белән бергә өч балалары укып чыкканчы мәктәпнең ата-аналар комитеты әгъзасы, элек үзләре яшәгән урында утыз елдан артык ике йортның өлкәне вазифасын да башкара ул. Халыкны өмәләргә җәлеп итү, ризык талоннары өләшү, тәртип саклау “старший”ның бетмәс-төкәнмәс бурычлары. Кече Пурга татарларын берләштереп торучы көч тә әле ирле-хатынлы Сабировлар. Удмуртия районнары арасында беренчеләрдән булып Кече Пургада оешкан “Ләйсән” ансамбле район, республика һәм башка өлкәләрдә узган “Сабантуй”, “Гырон быдтон” бәйрәмнәрендә, Удмуртиянең беренче Президенты инаугурациясендә һәм башка чараларда актив катнашты. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның Можгада узган зона бәйгесендә җырлап, лауреат исеменә лаек булган Флюр. Әмма сәхнә ветераны: “Ансамбльгә яшьләр килми”, — дип уфтана. Ирле-хатынлы Флюр һәм Вилә Сабировлар җитмештә дә яшьләр кебек көр күңелле, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Аларны Әгерҗенең “Имәнлек” паркында чаңгы юлларында еш күрергә була. Күптән түгел Якшур-Бодьяда узган республикакүләм кышкы спартакиадада 25 район арасында Кече Пурга җыелма командасы икенче урынны яулап кайтты. Әлеге командада Сабировлар да бар иде.Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре ярышында Флюрнең 46 ел бергә гомер иткән хатыны Вилә шашка һәм йөзү буенча призлы урын яулап, барысын да шаккаттырды.
Вакытсыз — вафат булган уллары Илфат истәлегенә ике ел рәттән волейбол турниры оештыручылар да алар. Әлеге турнир Кече Пурга һәм Әгерҗе районнары арасында дус­лык күперен ныгыта. Менә шулай кайнап яшиләр минем гомерлек дус­ларым. Бу көннәрдә 70 яшен тутыручы Флюр Мөхәммәтхан улына әле тагын бик күп язларны каршы алырга язсын дип теләргә кала.

Рәмзия Шәймөхәммәтова, Әгерҗе шәһәре.