Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Гомерен үлмәс җыр итте
2.08.2017

Гомерен үлмәс җыр итте

Кеше китә — җыры кала. Язмыш дими, ни дисең, Хәния Фәрхи Әлфия Авзалованың үлеменә 40 көн тулган көнне вафат булды. Татар дөньясына кайгы килде. Чын мәгънәсендә халык артисткасы булган Хәния Фәрхинең үлеме турындагы хәбәр милләтен, татар җырын, моңын сөйгән һәркемне тетрәндерде. Хәния Фәрхине заманча эстраданың әнисе дип әйтергә була иде, һәм бу сүзне берәү дә инкарь итмәс. Интернетка кереп, социаль челтәрләрдәге соңгы язмаларына гына да күз салу җитә — һәркем җыр патшабикәсе белән төшкән фотосын табып элгән, яраткан җырчысы рухына атап, җылы сүзләр язган. Аны юксыналар.
Әйе, без дә юксынабыз. Мин аның беренче концертын авылда мәктәптә укыган чагында караган идем. Хәтерлим: ул чагында җырчылар көндезен бер авылда, кичен башка авылга барып концерт куялар иде. Авылыбыз бик зур булмаса да, безнең авыл­га Хәния Фәрхи килгән иде. Өлкән сыйныф укучыларына керергә була дигәч, дәрестән соң клубка барганны яхшы хәтерлим. Шул вакытта ук мин аның җырларына, үз-үзен сәхнәдә тотышына, үз гәүдәсенә килешеп торган ялтыр-йолтыр килгән костюмнарына мөкиббән киткән идем… Без гаиләбез белән аның җырларына, аның үзенә гашыйк. Балаларыбыз аның “Әлдермеш” җырын телләре ачылуга ук, көйләп үссәләр, ирем исә “Кышкы чия”, “Онытылыр димә” җырларын үз итә.
Хәния апа белән бәйле тагын бер истәлек. Газетада эшли башлаган вакытта миңа җырчылар, сәхнә тормышын яктыртып бару йөкләнгән иде. 2005 елның язы иде. “Аксион” мәдәният йортындагы концерттан соң Хәния апа янына интервью алырга кердем. Концерт соң беткәнлектән, аннан соң автограф алырга, фотога төшәргә кергән тамашачылар бик күп булганга күрәме, ире Гәбделхәй: “Иртәгә килерсез, кайтырга соңга калабыз” — дисә дә, Хәния апа: “Хәзер, Гәбделхәй, озак түгел”, — дип, шул чагында минем белән туганнарча сөйләшкән иде. Бер генә сорау бирдем, алга таба ул барысын да бәйнә-бәйнә тезеп сөйләп бирде. Газетага да ул ничек сөйләде, шул килеш бернинди үзгәртүләрсез бастырып чыгарылды. Ул сөйләгән чакта, мин аңа хәйран калып карап-тыңлап утырган идем.
Хәния апа үлеме турында ишеткәч, татар җырчыларының концертларын оештыручы Резидә Миркасыймова белән элемтәгә чыктым. “Һич ышанасы килми. 1994 елдан бирле бергә эшләдек. Башта “Ижмаш” театрында “Бәйрәм” ансамбле составында Газинур Фарукшин белән килгән иде. Ул чагында 2 концерт куйганнар иде. Ижаудагы соңгы концерты шыгрым тулы заллар белән узды. Баштарак “Аксион”да булса, соңрак аренда бәясе арту сәбәпле, Хәния “Спартак”ка концертлар белән килә иде. Быел 23-27 ноябрьгә, шулай ук Можга, Глазов, Чайковский шәһәрләренә дә концертлар планлаштырылган иде. Глазов тамашачысы инде күптәннән көтә иде. Хәния ул бер кигән күлмәк-костюмын икенче елны киеп чыкмады. Махсус костюмнар тектертә иде. Сәхнәдә бергә булган музыкантларына да пардан тектертә иде. Җырчы-музыкантларын бер тигезлектә тотты. Гел бер коллектив белән эшләде. Артист алмаштырып йөрмәде. Һәрвакыт шоу ясап, моңлы җырларны халыкка җиткерә белде. Әле шул ягы да бар иде. Аның концертларын ир-егетләр көтеп ала иде. Ир-атлар өчен дә эталон булды. Билет саткан чакта хатын-кызлар: “Хәниянең җырлавын ирем ярата, шуңа бармый булмый”, — дигәнне еш ишетергә туры килә иде. Бер “Әлдермеш”е генә дә ни тора бит! Гаилә, мәхәббәт, сугыш, үги әти турында да җырлары бар. Хәния ул гаилә җанлы була белде. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне дә хатын-кыз булдыра бит. Габделхәйгә олы кызы Алиянең “әти” дип дәшүе дә Хәниянең тәрбиясе. Бервакытта да борын чөеп йөрмәде. Үзе ут йотса да, кешегә сиздерми иде. Буш вакыты булдымы, кулында һәрчак китап булды. Поэзия ярата иде. Белеме буенча театр артисты булганга, җырны тамашачыга җиткерә белде. Һәр җырны үз күңеле аша үткәреп җырлый иде. Кызының туеннан соң: “Туйны тамадалар башласа, миңа дәвам итәргә туры килде”, — дип әйткән иде. Һәрьяклап талант­лы шәхес иде. Аның үз тамашачысы бар иде. Халык ярата, үз итә иде аны. Бу — зур югалту”, — дип, үз фикерләрен җиткерде.
Диния Кәримуллина: “Мин ике ел Хәния апа җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә эшләдем. Хәния апа бик таләпчән, яхшы күңелле, кешелекле, үз эшенең остасы иде, безне дә шуңа өйрәтте. Ничек киенүдән башлап, сәхнәдә, кеше янында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне – барысын да өйрәтте. Аның белән рәхәтләнеп сөйләшергә була иде, ул психолог кебек яхшы киңәшләр бирә иде. Гастрольләр вакытында ул һәрвакыт залдагы тамашачылар белән сөйләшә иде. Концерт вакытында аны чәчәкләргә күмәләр, концерттан соң килеп, рәхмәтләрен әйтәләр иде. Аның белән сөйләшкәч, күңелдәге авырлыклар минут эчендә юкка чыга, онытыла.
“Бәйрәм” ансамбленә Хәния апа һәм Гәбделхай абый үз балалары кебек карадылар: без аларга уллары-кызлары кебек, бер зур гаилә идек. Гастрольләр вакытында арытыла иде, ә Хәния апа гел шаярып, күңелләрне күтәрә, аруларыбыз онытыла иде… Бик күңелле, рәхәт чаклар… Хәния апа — бик зур талант иясе, тырыш һәм иң мөһиме — татар эстрадасының иң көчле җырчысы булды һәм шулай булып калачак. Аңа тиңнәр юк. Казанга аны соңгы юлга озатырга баргач, халык концерттагыча алкышлар белән каршы алып, алкышлар белән озатты. Хуш, Хәния апа, син мәңге, һәрбер татар җанлы кешенең йөрәгендә матур җыр булып калдың!”

Гөлнара Вәлиева.