Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Гомерен сүнмәс җыр итеп китте
23.05.2018

Гомерен сүнмәс җыр итеп китте

Сәхнә

Узган атнада Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният сараенда Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә» исеме астында I төбәкара вокал фестивале узды. Фестивальнең идея авторы — артистның бертуган сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина. Бәйге Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов теләктәшлеге белән үткәрелде. Ижау шәһәреннән әлеге бәйгедә җырчы Светлана Тимершина катнашты.

Тәтешле районының мәдәният сараена килеп керү белән Хәния Фәрхинең шәхси кием­нәреннән, фотосурәтләреннән, нә­сел шәҗә­рәсеннән торган күр­гәз­­мәләргә күз салгач, ул үзе шунда кебек тоелды миңа. Оеш­тыручыларның ачык күңелле булуы, һәр җирдә ниндидер җылылык хөкем сөрүе — Хәния ханым характерын хәтерләтә иде. Талант­лы баласын югалткан 88 яшьлек ана яныннан беркем дә тыныч кына үтеп китә алмады ул көнне. “Әйбәт иде кызым, “Инәү, алтыным, туганнарым”, — дип үлеп торды. 3-4 яшендә җырлый башлаганы хәтеремдә. Җырын тыңламаган көнем юк. Бик сагынам”, — диде Фәния әби. Ә инде сәхнәдә бер-бер артлы аның җырлары яңгырый башлагач, залдагы тамашачыларның да, чыгыш ясаучыларның да күзләре яшьләнде.
Килеш-килбәте, сөйләм үзен­чә­лекләре, үз-үзен тотышы, җи­тезлеге, мөлаемлыгы белән коеп куйган сеңелесе Фирүзә: «Хәния апаны мәңгелеккә югалту кисәк булды. Барыбыз да шок хәлендә калдык, гаиләбез дә, әниебез дә, шулай ук аны яраткан тамашачы да. Ул киткәнгә тугызынчы ай, йөрәк­нең яртысы юк… Суга төшкән кебек югалды бит ул. Тамашачылары апабызны бик сагынып, юксынып яши. Социаль челтәрдә аның истәлегенә булдырылган төркемдә Белоруссиядән Владимир дигән ир-ат көненә бишәр шигырь яза. Тугры, яраткан тамашачыларының сагыну, югалту ачысын үзебезнең ярату белән бергә кушып уйланыл­ган проект инде бу. Күңелне югалту, ачы хәсрәт тойгысы биләсә дә, сөенечле мизгелләр бу! Ул тормышка ашты, Аллага шөкер. Апа үзе дә изге күңелле, уңай кеше булгангамы икән, бөтен юллар ачык булды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка, Тәтешле районы башлыгы Рушан Гәрәевкә мең рәхмәтләр ирештерәбез. Безгә фес­тивальне үткәрү өчен 90 мең сум грант бүленде. Ижаудан катнашучылар булу — безгә сөенеч. Светлана Тимершинаны тыңладык, тавышы матур, киләчәге бар”, — диде.
Конкурс ике этапта узды. Беренчесендә катнашучылар 1 майга кадәр җырларын электрон рәвештә җибәрде. Барысы 200 гариза кабул ителгән. Икенче этапта 56 башкаручы катнашты һәм аларның 23е финалга узды (шул исәптән Светлана Тимершина да). Катнашучылар Башкортстанның күпчелек районнарыннан, Татарстанның Сарман, Ютазы районнарыннан, Түбән Кама, Казан, Чаллы калаларыннан, Ханти-Мансийск, Чиләбе, Екатеринбург шәһәрләреннән, Пермь, Оренбург, Свердловск, Ижау, Ямал-Ненец өлкәләреннән иде. Конкурс 20дән 35 яшькә кадәр, 35 һәм аннан өлкәнрәкләр категориясендә узды. Үзешчән һәм һөнәри башкаручылар аерым бәяләнде, алар Хәния Фәрхи репертуарыннан икешәр җыр башкардылар. Конкурсантларны Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закиров һәм Хәния Фәрхинең олы кызы Алия Гәрәева бәяләде. «Сер түгел, катнашучылар арасында «Хәния җыры булган өчен генә», артык тавышы, әзерлеге булмыйча чыгучылар да бар. Шулай ук гел бер төрле җырлаучылар да күзәтелде. Аерылып тора торган сыйфатлары юк. Әмма без гадел хөкем итәргә тырыштык», — дип, үз фикерен җиткерде Фән Вәлиәхмәтов. Хәния ханым турында да истәлекләрен яңартып: “80нче еллар тирәсендә Фәридә Кудашева белән минем янга бер яшь кыз килеп керде һәм үзенең җырлавын тыңлап карауны сорады. Без тыңладык, ошаттык. Бик күп еллар үткәч, Хәния: “Фән абый, хәтерлисезме, мин сезгә шул чакта җырлап күрсәттем, сез миңа фатиха бирдегез”, — дип әйтте. Бүген конкурс барганда шул хатирәне искә төшереп утырдым. Халкыбызның талантлы кызы иде Хәния…” — диде.

Жюри тарафыннан лаеклы дип табылган конкурсантлар «Җиңүгә омтылыш өчен», «Өмет», «Ышаныч», «Халыкчанлык», «Иң ихлас башкаручы», «Тәэсирле тавыш», «Хисле башкаручы», «Үзенчәлекле башкару», «Конкурс ачышы», «Иң яшь башкаручы» номинацияләрендә бүләкләнде. Ижау шәһәреннән Светлана Тимершина “Ышаныч” номинациясенә лаек булды.

Төп бүләккә — Гран-прига — Тәтешле кызы, Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Нәфисә Назарова лаек булды. Нәфисә күптән түгел “Спартак” халык иҗаты йортында композитор Марс Макаров истәлегенә үткәрелгән кичәдә чыгыш ясаган иде. Сер түгел, матур, көчле тавышы белән таң калдырган иде ул тамашачыларны. Нәфисә безнең белән күптәнге танышлар кебек аралашты, үзенең хисләрен безнең белән дә уртаклашты. «Нинди урын алырмын дип тә уйламадым. Минем өчен иң куанычлысы — туган ягыма кайту. Ә инде шундый зур мәртәбәгә ия булуыма икеләтә куанам», — диде Нәфисә Назарова. Гала-концертта Хәния Фәрхинең туганнары да, олы кызы Алия дә аның репертуарыннан җырлар башкардылар.
Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар иде. Әйе, безнең күңелләрдә кабатланмас моңы, видеокассеталарда, «тәлинкә»ләрдә йөрәкләргә дәва булырлык җырлары калуы, “Алтын барс” татар җыры конкурсының 15 тапкыр лауреаты булуы, Казандагы Йолдызлар аллеясында Хәния Фәрхи исемендәге йолдыз “кабынуы” — һәммәбез өчен дә олы горурлык. Үлем үкенечсез булмый, диләр. Хәния ханым халкыбызга тугрылыклы хезмәт итте, буыннардан-буыннарга күчәрлек якты эз калдырып бакыйлыкка күчте. Туган якларына сәфәрдә шуны тойдык: аны халкыбыз оныт­маячак! 30 майда, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көнендә, Россиядәге берничә шәһәрдә искә алу концертлары — марафоннар булачак.
Башкортстаннан без Хәниягә чик­сез җылы ихтирам тоеп, сә­фәрләр­нең соңгысы булмас ди­гән өмет белән кайттык. Ул, үзе моңланганча, гомерен сүнмәс җыр итеп китте…

Рәфилә Рәсүлева.