Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Гомеремне мәдәнияткә багышладым
17.10.2018

Гомеремне мәдәнияткә багышладым

Знче октябрьдә Удмуртиянең мәдәният һәм туризм министрлыгы Сарапул шәһәре мәдәният хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган чара оештырдылар.
Ул Сарапул шәһәренең “Заря” мәдәният йортында узды. Бәйрәмгә Удмуртия республикасының 20 районыннан һәм Ижау шәһәреннән кырыкка якын ветеран килде. Алар арасында “Шатлык” ансамбле артистлары, гармунчылары да бар иде. Чара “Мин гомеремне мәдәнияткә багышладым” дип аталган иде. Безне матур итеп киенгән волонтерлар каршыладылар, тәмле аш-сулар белән сыйладылар, шәһәр буенча экскурсия оештырдылар. Соңыннан “Заря” мәдәният йортында бик матур бәйрәм узды. Удмуртиянең мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, Удмуртия республикасының мәдәният хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы рәисе Надежда Михайловская, Сарапул шәһәре хакимият башлыгы Александр Ессен ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре һәм Өлкәннәр көне белән котлап, аларга бәхет, саулык теләделәр, гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләүләре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Мәдәният хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы өч ел элек Владимир Соловьев тәкъдиме белән оештырылган иде. Аның рәисе итеп бертавыштан Надежда Михайловская сайланды. Оешма республика күләмендә шактый күп чаралар оештыра. Аның дәрәҗәсе елдан-ел үсә.
Ә инде бәйрәм концертына килгәндә, тамашачыларга Сарапул шәһәренең “Заря” мәдәният йорты артистлары, ветеранары, җыр-бию ансамбльләре төрле милләт халык җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Концерт ахырында Сарапул мәдәният хезмәткәрләренең ветераннар рәисе эстафетаны Можга шәһәренә тапшырды. 2019 елны Өлкәннәр көненә багышланган чараны алар оештырачаклар.
Ветераннар мәдәният һәм туризм министрлыгына, ветераннар оешмасы рәисенә, Сарапул шәһәр башлыгына, волонтерларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм һәр кунакның күңелендә якты хисләр калдырды.

Гайсә Талипов, Ижау шәһәре.