Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Глазовта сырхауханә төзекләндереләчәк
28.02.2019

Глазовта сырхауханә төзекләндереләчәк

26 февральдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Глазов шәһәренә эшлекле сәфәр кылды.
Иң элек ул Глазов районара хастаханәсенең сырхауханәсенә тукталды. Бу 1985 елда төзелгән бина. Биредә соңгы төзекләндерү 2003 елда үткәрелгән. Поликлиника сменага 740 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Хәзерге техник торышы канәгатьләндерерлек булмау сәбәпле, биналарның бер өлеше файдаланылмый. Санитар кагыйдәләр һәм нормаларга туры килмәү аркасында сырхауханәгә ябылу куркынычы яный.
Баш табиб Елена Ворончихина сүзләренә караганда, әлеге поликлиника 1200 квадрат метрны били. Ул типлаштырылган проект буенча төзелгән һәм биредә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Хәзерге вакытта поликлиника «Сакчыл поликлиника» программасына кушылган. Әлеге программа буенча эшләү өчен, биредә кыска вакыт эчендә капиталь ремонт үткәрергә кирәк. Башлангыч фаразлар буенча, бу төрле чыганаклардан 22 миллион сумнан артык акча таләп итәчәк. Удмуртия Башлыгы балалар поликлиникасы биналарын, хәзерге вакытта санитар хәл аркасында ябылган кабинетларны карап чыкты. Республика җитәкчесе Глазов шәһәр башлыгы Сергей Коноваловка медицина учреждениесен капиталь ремонтлауны шәхси контрольгә алуны йөкләде.