Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Новости - Глазовта күпер ачылды
28.02.2018

Глазовта күпер ачылды

27 февральдә Глазов шәһәрендә Чепца елгасы аша узучы күперне төзекләндерү эшләреннән соң ачу тантанасы булды. 1960 елда төзелгән бу күпер, күп еллар дәверендә үз ныклыгын югалтмыйча, беренче тапкыр төзекләндерелгән. Әлеге күпер машина йөртүчеләр өчен мөһим юлларның берсе булып тора. Көн дә аның аша дистәләгән рейслы һәм мәктәп автобуслары узып йөри. Шәһәрдән читтә яшәүчеләр барлык дәүләт һәм социаль хезмәтләр алу өчен Глазовка нәкъ әлеге күпер аша килеп йөри. Яңартылган күпер меңләгән Удмуртия халкы өчен куркынычсыз юл хәрәкәте һәм транспортта уңайлы йөрү мөмкинлеге тудыра. Чепца елгасы аша күпер федераль финанслауда булган “Платон” дәүләт системасы акчалары хисабына кыска вакыт эчендә төзекләндерелгән.