Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Герой белән очраштылар
26.09.2019

Герой белән очраштылар

“Мин үсеп килүче буын белән даими аралашам һәм аларның нәрсә белән «сулауларын», нинди максатлар белән яшәвен беләм. Балаларның илебез тарихы белән кызыксынуларына шатланам”, — диде Вячеслав Алексеевич. Ул Бесландагы 1нче мәктәпне террорчылардан азат иткәндә каты яралана.
Очрашуда катнашкан Россия следж-хоккейчысы Владимир Каманцев та кадетлар хәрәкәтен үстерергә кирәклеген әйтте. “Мин үзем армиядә хезмәт иттем һәм кайнар нокталарда булдым. Хәрби әзерлектән башка беркая да барып булмый. Кадет булу егет-кызларны дисциплинага өйрәтә, ә тәртип тормышта бик кирәк булачак”, — диде ул.
Удмуртия десантчылар берлеге рәисе Алексей Николаевич Лебедев та аның фикерен хуплады. “Кадетлар армия сафларында хезмәт итүче 18 яшьлек егетләрнең җилкәсенә төшкән җаваплылыкны тоялар. Алар киләчәктә катлаулы мәсьәләләрне дөрес итеп хәл итәргә өйрәнәләр. Шуны да билгеләп үтәсем килә: хәрби техника һәм экипировка бер урында гына тормый. Бер яктан, алар сугышчының тормышын җиңеләйтергә ярдәм итә, икенче яктан ул техника белән бары тик профессионаллар гына идарә итә алачак. Мондый һөнәр ияләре нәкъ менә шундый кадет мәктәпләрендә һәм кадет хәрәкәтләрендә үсә”, — диде. Соңыннан Вячеслав Алексеевич үзләрен яхшы яктан күрсәткән кадетларны бүләкләде. Очрашу ахырында кадетлар кунаклар белән фотога төштеләр.
Әлеге очрашу мәктәптә уза торган гадәти бер чара иде. Әмма ул балалар күңелендә озак сакланыр, чөнки безнең балалар бүгенге заман геройларын белмиләр диярлек. Ә бу чарада алар чын геройның үзен күрделәр, герой кулыннан бүләкләр алдылар.
Мин үзем һәрвакыт хәрби кешеләргә мөкиббән. Шуңа күрә актлар залында кадет формаларында утыручы укучыларга, аларның сәхнәдә бүләк алганда төз басып, солдатларча атлауларына сокланып утырдым. Әлеге укучылар арасында да геройлар җитәрлек булыр. Тик алар ул батырлыкны сугыш кырларында түгел, ә тыныч тормышта тырыш хезмәт куеп кына ирешсеннәр иде.

Рилия Закирова.