Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гербер удмурт халкын җыйды
19.06.2019

Гербер удмурт халкын җыйды

Россия көне, шәһәр көненең атна уртасына туры килүе яхшы булды, халык бакчаларга китмичә, рәхәтләнеп бәйрәм чараларында ял итте. Бу көннең ялтырап чыккан кояшы беркемне дә өйдә утыртмагандыр, дип уйлыйм. Без дә гаилә белән бәйрәм чараларын карап кайтырга дип юл тоттык. Өйдән чыгу белән ерактан ишетелгән җырлар кәефне тагын да күтәреп җибәрде. Трамвайга утыргач, һәр тукталыш саен милли киемнәрдән кергән әбиләрне күргәч, беренче бәйрәм ноктасы итеп «Кәҗә паркы»н сайларга булдык. Биредә удмурт халкының язгы эшләр тәмамлангач узучы Гербер бәйрәме бара иде. Аны үткәрүнең төп максаты — удмурт халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калу, баету, мәдәниятне үстерү, яшьләрнең игътибарын милли кыйммәтләргә җәлеп итү, районнар һәм милли диаспоралар арасында дуслыкны һәм бәйләнешне ныгыту.
Башка еллардан аермалы буларак, бәйрәмне шәһәрнең һәр районыннан җыелган делегацияләр парады башлап җибәрде. Бу көнне паркның капка төбеннән үк бәйрәм рухы сизелеп тора иде: милли коллективлар, җыр-бию, уен-көлке, төрледән-төрле иҗат мәйданчыклары, мастер-класслар, милли сувернирлар сату нокталары… Балалар өчен махсус ял урыннары оештырылса, өлкәннәр рәхәтләнеп үзешчән һәм һөнәри ансамбльләр чыгышларын карап, рәхәтләнеп ял итте. Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Удмуртия Федераль тикшеренү үзәгенең Удмурт теле һәм әдәбияты тарихы институты белгечләре оештырган “Яшь археолог мәктәбе”ндә катнашучылар мавыктыргыч археологик квест узды, фәнни викторинада белемнәрен тикшереп карый алды. Ә балалар чын-чынлап казу эшләрен башкарып карый алды. Шулай белгечләр кызыксынучылар өчен ябык архив базасы мәгълүматларын кулланып, Удмуртиянең теләсә кайсы авылының барлыкка килү тарихын сөйләделәр, тарих һәм мәдәният белән кызыксынучылар өчен институт хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсеннән дә халык тынмады. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында милли ярышлар узды. Зур казанда бәйрәм боткасы пешерелде. Гербер бәйрәменең удмурт халкы өчен көтеп алынган бәйрәм икәнен бирегә җыелган халык саныннан аңлап була иде.
29 июньдә Игра районы Кече Мазьги авылында республикакүләм Гербер зурлап узачак.

Гүзәл Шакирова.