Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


7.02.2018

Гармунсыз булмый

“Яңарыш газетасының 4нче санында “Кайда син, гармун?” дигән мәкалә дөнья күргәч, минем дә фикерләрем туды. Хат авторы Фоат Кәримов та, язма герое Фәния Гаделшина да — Удмуртиянең атказанган мәдәният эшлеклеләре, Удмуртия татарларының мәдәниятен күтәрүгә зур көч куйган шәхесләр.
Мин үзем 30 елдан артык Ижау шәһәренең 4нче сәнгать мәктәбенең җитәкчесе булып эшләдем. Татар балалары өчен регионара инструменталь “Язгы тамчы” бәйгесен оештыручыларның берсе, жюри рәисе булдым.
Бүгенге көндә Удмуртия җирлегендә 50дән артык музыка һәм сәнгать мәктәпләре, шул исәптән Ижау шәһәрендә 11 мәктәп эшли. Аларда татар балалары шактый күп укый. Мәктәпне тәмамлаган иң сәләтле укучылар Ижау музыка көллиятендә һәм Казан, Мәскәү, Екатеринбург югары уку йортларында белем алуларын дәвам итәләр.
Әлеге мәкаләгә килгәндә, язмада проблема урынлы күтәрелгән. Баян, гармун — татар халкының иң яраткан уен коралы. Аннан башка бер генә бәйрәм дә узмаган. Ул элеккечә беренче урында торырга тиеш.
Удмуртиядә ансамбльләр күп. Һәр ансамбль җитәкчесенең эш тәҗрибәсе зур, үзенең эш алымы бар. Аларга түгәрәк өстәл артына җыелып, мастер-класс­лар, эш тәҗрибәләре белән уртаклашу, туган проблемалар хакында аралашу һич тә артык булмас иде. Бүгенге көндә дә татар балалары гармунда, баянда уйнап, төрле конкурсларда, шул исәптән “Язгы тамчы” да җиңеп чыгалар. Ансамбль җитәкчеләренә шул балаларга да әһәмият итәргә кирәк.

Гайсә Талипов, Ижау шәһәре.