Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гаризада туган тел күрсәтеләчәк
14.01.2021

Гаризада туган тел күрсәтеләчәк

16 декабрьдә Удмуртия Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова журналистлар белән очрашуда 2021-22 уку елында беренче сыйныфка язылу тәртибе үзгәрүен хәбәр итте. Бу ата-аналардан гаризалар кабул итү вакыты белән бәйле, ягъни баланы яшәү урыны буенча мәктәпкә бирергә җыенучылар 1 апрельдән 30 июньгә кадәр гариза бирә алалар. Яшәү урынына карамаган мәктәпне сайлаган очракта, ата-аналарга гариза бирүне көтәргә туры киләчәк, ягъни буш урыннарга кабул итү кампаниясе 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр узачак. Баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы карарны мәктәп әти-әнигә өч көн эчендә хәбәр итәргә тиеш.
2020 елда 21670 бала беренче сыйныфка укырга килгән булган, 2021 елда бу сан 22 меңгә якын булыр дип көтелә. Ижауда беренче сыйныф укучылары өчен урыннарга ихтыяҗ аеруча зур. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Берш урамы буенча урнашкан мәктәптә 12 беренче сыйныф ачылачак. Ул мәктәпкә язылу өчен шәһәр мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки әле мәктәп ачыл­маган. «А10» микрорайонындагы мәктәптә 8 беренче сыйныф кабул ителәчәк, ә аларга язылу 74 нче мәктәп аша барачак. «Столица» микрорайонындагы мәктәптә 3 беренче сыйныф җыелачак.
Быел гаризаларны дүрт ысул белән: дәүләт хезмәтләре порталы; мәктәпкә барып; электрон почта буенча; Россия почтасы аша заказлы хат ярдәмендә бирергә мөмкин.
Быел гаризаның үзендә дә үзгәрешләр бар. Бу хакта Удмуртия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү идарәсе башлыгы Елена Землякова сөйләде. Хәзер гаризада ике әти-әнинең дә яшәү яки тору урыны адресын күрсәтелергә тиеш. Гаризада әти-әнинең мәктәпкә кабул итүгә чираттан тыш өстенлекле хокукы барлыгы яки юклыгы күрсәтелә. Әй­тик, интернаты булган гомуми белем бирү йортларына укырга керү өчен прокурорларның, судьяларның һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балаларына ташламалар бар. Хәрби хезмәткәрләрнең, полиция хезмәт­кәрләренең һәм эчке эшләр орган­нарының балалары да беренче чиратта кабул ителү хокукына ия. Бер гаиләдә яшәүче балалар да ташламалы хокукка ия, ягъни гаиләдән бер бала әлеге мәктәптә белем алса, кечесе дә шул мәктәптә укырга хокуклы. Баланы адаптацияләнгән программа яки инвалид баланы шәхси реабилитацияләү программасы буенча укытуны таләп итә алалар. Гаризада туган телне өйрәнүне сораучы аерым пункт булдырылу бик сөендерде. Элек мондый гаризаны теләгән әти-әни генә тутыра иде. Хәзер гариза язганда һәр әти-әни үзләренең ана телләрен күрсәтергә тиеш.
Мәгариф учреждениеләренә язылу графигы узган елдагы кебек үк 25 марттан да соңга калмыйча бастырылачак. Алар белән мәгариф оешмалары, мәгариф идарәсе сайтларында, шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең региональ порталында танышырга мөмкин булачак.