Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гарантияле юллар тикшерелә
8.04.2020

Гарантияле юллар тикшерелә

Ижау шәһәре юлларын узу автомобиль йөртүчеләрдән зур осталык сорый. Чөнки рульне кайсы якка борсаң да, чокырга килеп төшәсең. Күпме генә төзекләндерсәләр дә, яңартсалар да, ел саен яз җитүгә юллар йөрмәслек хәлгә килә. Моның сәбәбе нәрсәдә: әллә кышның гел дымлы, җылы булуындамы, әллә юл ясаучыларның үз эшләрен намус белән башкармавындамы?
Ижауда май аена кадәр илкүләм проект буенча ремонтланган гарантияле юлларның 88 участогын тикшерәчәкләр. 6 апрель көнне шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев, Удмуртиянең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексей Горбачев техник комиссия һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында берен­че тикшерүгә чыктылар.
Миңа алар белән Барышников урамы һәм Оранжерея комплексына кадәр юлны тикшерүдә катнашырга туры килде.
Иң элек Барышников урамы, «Петровский» сәүдә йорты тирәсендәге юлларны карап уздык. Барышников урамы юлы – бик мөһим участок. Бу юл Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсенә илтә. Биредә эшләрне «Ижевское» юл предприятиесе башкарды. Бордюрларның, су агу урыннарының җимерелүен, троту-арның кайбер өлешләрендә бордюр та-шы булмавын, асфальт ярылуын күрдек. «Барышников урамының Рупасов урамыннан алып Сабуров урамына кадәр 1,5 чакрым өлеше 2019 елда төзелде. Чагыштырмача ул кышны начар кичермәгән», — диде Олег Бекмеметьев.
Икенче тукталыш – Оранжерея ком­плексына бару юлы. Бу юлдагы чокырларның тирәнлеген үлчәделәр. Алар­­ның тирәнлеге — 4,5 см. Быел Вот-кинское шосседан 7нче хастаханәгә кадәр участокны төзекләндерәчәкләр. Эшләр май аена планлаштырылган. Асфальтның өске 2 катламы түшәләчәк һәм тротуар ремонтланачак. Әлеге учас-
ток 2018 елда ремонтланган булган. «Барысына да һава шартлары гаепле. Быелгы кышның җылы булуы юлларга зыян салды. Ярыкларга су эләгә дә туңа, аннан җимерелә», — дип аңлатты «Удмуртавтодор»ның директоры Александр Бреев. Проблемаларның сәбәп­ләрен ачыклау дә­вам итә. Олег Бекмеметьев фи­ке­ренчә, ас­фальт­ның бер катламы гына алыш­тырылган урыннарда чокырлар күбрәк. «Узган елдан асфальтның беренче катламын гына алыштырудан баш тарт­тык. Барлык урыннарда да 2 катлам асфальт түшәләчәк. Юлда чокырлар барлыкка килү юл төзүнең дөрес башкарылуына бәйле. Гарантияле юлларда подрядчылар үз исәбенә җитешсезлекләрне бетерәчәкләр», — диде ул. Төзәтү эшләре май башында башланачак.
Республика трассаларының 80,6 километр озынлыктагы 19 участогы – ремонтлау исемлегендә. Быел Ижауда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект кысаларында 31,8 чакрым озынлыктагы 23 юл участогы һәм 20 тротуар төзекләндереләчәк.

Гөлнара Вәлиева.