Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гамәлләр дәфтәренә күз салып
25.01.2019

Гамәлләр дәфтәренә күз салып

Аерым идарә тармагы буларак, полиция хезмәте Пётр I идарә иткән чорда барлыкка килә. 1917 елда әлеге хезмәткә халык милициясе дигән исем бирелә. Еллар үтү белән система төрле реформалар кичерә һәм инде Россия полициясе 2011нче елда яңадан үзенең элекке исемен ала. Ләкин әлеге хезмәтнең исеме ничек кенә үзгәртелмәсен, асылы — халкыбызны яклау, саклау булып кала бирә. Кечкенәдән үк милициядә хезмәт итүчеләргә хөрмәт белән карый идем. Милиция дип әйтүгә минем күз алдына Тугызбуй төбәгендә участок милиционеры булып эшләгән Нәҗип абый Ахунҗанов (тумышы белән Исәнбай авылыннан) килеп баса. “Урал” мотоциклына атланып, бик еш безнең авылга килгәне истә. Халык телендә аны “Ахунҗанов” дип кенә йөртәләр иде. Берүзе тугыздан артык авылда тәртип сакларга ничек җитеште икән ул? Милициядә эшләү хыялы юридик факультетны тәмамларга этәргәндер. Язмыш әлеге тармакта хезмәт итәргә насыйп итмәсә дә, без журналистлар, Эчке эшләр органнары тармагы белән даими хезмәттәшлек итәбез. Аларның эшләрен бәян итәргә, анда хезмәт куйган шәхесләр турында язарга яратам. Менә бу юлы да редакциягә котлау бирергә килгән Әлфия ханым, үзенең хәләл җефете Равил абый Закировның Эчке эшләр органнарында күп еллар хезмәт куйганын әйткәч, аның янына әңгәмә корырга бик теләп бардым.

Гамәл дәфтәре

Ишекне Әлфия ханым ачса да, арттан Равил абыйның еллар буе чарланган, ныгыган, командирларча көр тавышы ишетелде. Чәчләренә чал төшсә дә, хәрби хезмәт үзенекен иткән — төз гәүдә, тиз-тиз атлау, бар да шул килеш сакланган. Фатир стенасында “Яңарыш” газетасы календаре, телепрограмма эленеп тора. Хуҗалар: “Без газетаны күптәннән алдырабыз, көтеп алабыз”, — диделәр. Тиз генә газетада чыккан мәкаләләр турында да фикер алышып алдык. Равил абый исем, фамилиям белән кызыксынды. “Беләм, беләм, үзешчән сәнгать турындагы язмаларың аша таныш мин синең белән, мин син килерсең, — дип уйладым да инде”, — диде. Алга таба әңгәмә корганда да безнең уртак танышлар күп булып чыкты. Ир кеше турында сүз йөрткәндә, гадәттә һәр нәрсәне гамәлләр үлчәвенә салып бәялиләр. Нинди юл үткән, нинди эшләр башкарган, үзеннән соң нинди юл калдыра? Ул уңайдан Равил аганың гамәл дәфтәре шактый саллы.
Равил ага Каюм Насыйриның “Мулла Иле” әсәрендәге Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында дөньяга килгән. “Бу Мулла Иленең асылы күптәндер”, — дип язган Каюм Насыйри үз әсәрендә. Әңгәмәдәшемнең туган авылын яратканы, сагынганы сизелеп тора. Авылының тарихын яхшы белә, табигый матурлыгын җентекләп тас­вирлый. Адәм баласын язмыш йөртә шул. Әтисен Әгерҗегә эшкә җибәрәләр, соңрак гаиләләре белән бу якларга күчәргә туры килә. 1957 елда Сарапул шәһәренең кооператив техникумын тәмамлап, Пермь өлкәсе Барда районына район кулланучылар җәмгыятенә бухгалтер булып урнаша. 1958 елда армия сафларына алына. Кайткач, Игра районы Лоза авылында үзенең һөнәре буенча эшен дәвам итә.
Аннан соң инде Равил аганың хезмәт кенәгәсендә бер генә язу — Эчке эшләр органнарында хезмәт итү (районнары гына алышынган). 1970 елда Эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбен тәмамлап, юрист һөнәре ала. Удмуртиянең берничә районында милиция бүлеге җитәкчесе, урынбасары булып хезмәт куя. Кайда да гына эшләсә дә, кешеләр тарафыннан хөрмәткә лаек була. Аның сөйләгәнен тыңлаганда (милициядә эшләгәнен белмәгән кеше), аны тө­зелеш мастеры яки колхоз рәисе булып хезмәт куйган икән, дип уйларга мөмкин. Чөнки төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларын су кебек эчә. Баксаң, эшләгән елларында ул күп кенә биналар төзегән икән. Юллар салынмаган чорда Әгерҗе районының Тугызбуй яклары Әгерҗегә Кияс районы аша йөриләр иде. Ә Равил ага ун елдан артык Кияс районында милиция начальнигы булып эшләгән. Шуңа күрә ул яклардагы күп кенә кешеләрне белә. Вакытында безнең яктагы колхозларны күтәргән колхоз рәисләре Әхәт Камалиев, Равил Миңлегалиевлар белән бик яхшы дуслар булуын, бүгенге көндә дә Равил Миңлегалиев белән аралашып торуын әйтте. Гомумән, ул чорда яшәгән, эшләгән бик күп танышлары турында сорашты әңгәмәдәшем. Кызганыч, күбесе инде бу дөньядан китеп барган. Сорауларны ничек кенә әйләндереп бирсәм дә, милиция эше турында сөйләргә яратмаганын аңладым. Милиция һөнәренә тугрылыклы булган хезмәткәр нәкъ шулай булырга тиештер дә! Шулай да мин аның Шаркан районында милиция начальнигы урынбасары булып эшләгән елларында бирелгән характеристикасына күз салдым. “Төз, физик яктан көчле гәүдәле, озын буйлы Равил Закиров эшкә һәрвакыт җәяү йөрде. Юлда очраган тәртипсезлекләрне урынында хәл итә иде. Нинди генә җинаять кылынса да, ул анда үзе барды. Хәтере бик яхшы, кешене бер тапкыр күрә икән, ул аны гомерлеккә истә калдыра. Җинаятьчеләрнең хәйләләренә тиз төшенә торган, кеше характерын аера торган шәхес. Хезмәттәшләре аны таләпчән, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр иде. Хезмәт хакы бик озак түләнмәгән, “сухой паек”та гына торган вакытлар, авыр чор булса да, Равил Закиров белән эшләгән хезмәткәрләр эштән китмәделәр”, — дип әйтелгән анда.
“Хезмәтем шундый булгач, Кияс, Шаркан, Игра районнарында яшәргә туры килде, соңрак кына Ижауда төпләндек. Туган ягыма кайтып төпләнергә дә исәп бар иде. Ләкин гомерем Удмуртиядә узгач, кузгалмадым. Тормыш иптәшем Дамира да үзебезнең яктан, укытучы иде. Ике ул үстердек. Улларым минем юлдан китмәде. Дамираның нәселендә табиблар күп. Шуңа да, бәлки, улларым табиб һөнәрен сайлаганнардыр. Бүгенге көндә Ижауда берсе гинеколог-онколог, икенчесе судмедэкспертизада табиб булып эшлиләр. Тормыш иптәшләре дә табиблар. Әлбәттә, балаларны тәрбияләү Дамира өстендә булды. Шулай да соңгы сүзне мин әйтә идем. Бу инде минем эш характерыннан килгәндер”, — диде ул.

Тормыш яме

Балалар үсеп, рәхәт тормышта яши башлагач кына тормыш иптәше Дамира вафат була. Ярый да үзе генә яшәсә, өйдә тәрбиягә алган өлкән яшьтәге апа бар. Игра районында яшәгәндә күршеләрендә бер апа яши. Дуслашып, хәл белешеп, йөрешеп яшиләр. Еллар үтә — алар Ижау шәһәрендә яшәгәндә, әлеге апа, гаиләсе дә, туганнары да булмагач, алардан ярдәм сорый. Закировлар әлеге апаны үз гаиләләренә алып яши башлыйлар. Ләкин йортта хатын-кыз булмагач, Равил абый аптырап кала һәм өлкәннәрне тәрбияли торган йорт турында белешергә бара. “Анда баргач, аларны тыңлап тордым да, кире уйладым, безнең гаилә әгъзасы бит инде ул дип, апаны кызгандым”, — диде ул. “Язмыш үзе изгелекле булган кешегә изгелек итәр”, — дигән әйтем бар бит. Равил абыйны ялгыз булган Әлфия ханым белән таныштыралар. Ике ялгыз бергә яши башлый. Өстәвенә әбине соңгы көненә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Әлфия апа үзе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган Актаныш районы Пучы авылыннан. “Авылда йортыбыз бар. Еш кайтабыз”, — ди ул. Авылның матурлыгын, анда эшләнгән эшләрне, Минтимер аганың туганнары, үзе белән очрашканнарын икәүләп сөйләп туя алмыйлар. Шулай да мин күңелне кытыклап торган сорауны бирми кала алмадым Әлфия апага. “Үзегездән өлкәнрәк хәрби кеше белән тормыш кору куркытмадымы, аның бит өлкән уллары, оныклары бар, яшәп китү авыр булыр дип уйламадыгызмы?” — дидем. Ул миңа: “Беренче елларны Сабирҗаныч (ул аңа матур итеп шулай дәшә) “Я сказал!” — дип катгый гына әйтеп куя иде. Хәзер өйрәндем инде, ул да йомшарды. Мин аның артында, руслар әйтмешли, “как за каменной стеной”. Кайда барсак та, бергә без, балалар, оныклар белән бергәләшеп бик матур яшибез”, — дип җавап бирде.
Тормышта авырлыклардан курыкмыйча, гел үргә омтылып яшәгән Равил абыйга сокланырлык. Гомер көзләренә кергәндә тормышның ямен тоеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр алар. Әнә өйдәге җылы мөнәсәбәттән сап-сары булып лимон да җитешеп килә…

Рәфилә Рәсүлева.