Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Галстуклы балачак
28.03.2018

Галстуклы балачак

Гомернең һәрбер чорында аерым истәлекле вакыйгалар, кабатланмас мизгелләр була. Ә балачак еллары якты хатирәләр белән йөрәктә урын ала. Безне балачак еллары октябрят, пионер, комсомол баскычларыннан үргә алып менде. Октябрят значогы кып-кызыл нурларын чәчеп тора иде. Йолдызчык баланың беренче үсү баскычын – укучы булганын күрсәтә, җаваплылык өсти иде. Беренче тапкыр кызыл галстук тагу көне бик зур тантанада үтә иде. Һәр укучыга өчпочмаклы өр-яңа галстук бирелә. Горур басып, тантаналы рәвештә ант иткәннән соң, өлкән сыйныф укучысы кулындагы галстукны синең муеныңа матур итеп бәйләп куя. Үзеңне тизрәк көзгедән күрәсе килә башлый. Галстукны дөрес бәйләү дә зур хикмәт иде. Бик күп укучы галстукны дөрес итеп бәйләргә бик озак өйрәнде, чөнки көзгегә карап бәйләгәндә кул ялгыша. Мин галстугымны гел юып, үтүкләп тора идем.
Бер тапкыр шулай галстукны үтүкләгәндә яндырып алдым. Ул минем өчен зур үкенечле эш булды. Галстукның янган урынын күрсәтмәс өчен аны бөкләп бетерә идем. Пионер галстугын даими тагып йөрдек, ул мәктәп формасының кабатланмас атрибуты иде. “Пионер” сүзенең мәгънәсе дә беренчелекне аңлата, ди­мәк, бөтен эшне дә башлап йөрүче. Пионер булган һәр укучы кагыйдәләрне истә тотуны, аларны төгәл үтәүне үзенең бурычы итеп белә иде. Бу тәртипле булып үсүнең бер этәргече булган. Юкка гына үз сүзеңнең дөрес, чын икәнен дәлилләр өчен: “Чистое пионерское” дип әйтмәгәнбездер.
Май аенда өлкән пионервожатый җитәкчелегендә Әгерҗегә пионерлар слётына бара идек. Дружина советы председателе буларак рапорт тапшырабыз. Ул вакыттагы дулкынланулар, тын да алмыйча рапортны солдатларча тапшырулар, башка мәктәп пионерларын күзәтүләр – үзебезне бик зур, өлкән кешеләр итеп хис иттерә иде. Шулай итеп, без пионер булуыбыз белән горурланып, кызыл галстукны яратып үстек. Укучылар ул елларда газета–журналлар күп алдыра һәм укый иде. Чит төбәкләрдә яшәүче пионерлар белән хатлар язышу бик кызыклы мавыгу иде. Матур эчтәлекле, кызыклы хат яза белү – үзе үк сәләтне үстерү өчен менә дигән күнегү булган. Мин дә Түбән Тагилда яшәүче дус кызыма бик еш хатлар яза идем. Ул хатлар бүгенге көндәге кебек телефон, Интернет аша гына аралашу түгел, чөнки матур итеп чиста, пөхтә языл­ган хат дәрестә язылган инша белән бер дәрәҗәдә бит ул. Почта аша салынган открыткалар, хатлар – безнең балачакның бер якты күренеше.
Пионер галстугына кагылышлы тагын бер фикерем бар. Безнең балачакта төшкән фоторәсемнәрдә йолдызчык, галстук кемнәрнең кечкенәрәк, кемнәрнең өлкәнрәк икәнлеген аермачык күрсәтеп тора, чөнки беренчеләр белән өченчеләр, икенче сыйныфлар белән дүртенчеләр укыды. Бу үзенә күрә шефлык эшенә дә ярдәм иткәндер, чөнки 3-4нче сыйныфларда укучыларны зурлар дип саный идек. Димәк, октябрят, пионер, комсомол булу бала өчен зур тормышка әзерләнү этаплары булган, тәрбия ягыннан да зур роль уйнаган.

Рима Зарипова, Кичкетаң авылы.