Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гайдарбек – Ижауда
19.12.2018

Гайдарбек – Ижауда

4 декабрьдә бокс буенча Олимпия чемпионы Гайдарбек Гайдарбеков Удмуртия башкаласына яшь спортчылар арасында мастер-класс үткәрү өчен килде. Ул Ижауда Дагестан диаспорасы, “Ижау шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы Олег Бекмеметьев белән очрашты.

Гайдарбек Гайдарбеков — атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннары чемпионы: ”Һәр спортчы Олимпия чемпионы булырга хыяллана. Моның сере — бары тик зур хезмәт. Күп тырышлык кирәк. Тренировкаларны калдырмыйча вакытында шөгыльләнсәң, уңышка ирешергә була. Мин дә барлык малайлар кебек, үзем шөгыльләнә торган спорт залының чемпионы булырга хыялландым”, — диде. Аның сүзләренә караганда, һәр яшь спортчыда дисциплина булырга тиеш. Иң элек һәр җиңүдән һәм һәр җиңелүдән соң, яхшырак булу өчен, үз-үзеңә нәтиҗәләр ясарга кирәк. Тәҗрибә туплау өчен, Олимпия уеннары чемпионы: Костя Цзю, Василий Жиров, Мөхәммәд Али, Майк Тайсон кебек бөек боксчыларның алымнарын яхшылап өйрәнә икән.
Әмма җиңү өчен дисциплина һәм күнекмәләр генә җитми. Тыйнаклык, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә карата ихтирам һәм ата-аналарга хөрмәт — спортчының кешелеклелек сыйфатларының төп сыйфаты. Хәзерге вакытта спорт физик яктан нык тәрбия биреп кенә калмый, рухи, әхлакый яктан да тәрбияли.
Мастер-класс вакытында Гайдарбек Гайдарбеков балаларга бокс алымнарын күрсәткәнче физик күнегүләр ясатты. Спорт мастеры, иң беренче чиратта, аяк һәм бармак буыннарын әзерләргә кирәклеген аңлатты. Соңыннан балалар парлашып бокс алымнарын күрсәттеләр. Моннан тыш, Олимпия чемпионы яшь спортчыларга үзе генә белгән бокс серләрен ачты. Минем улым бокс белән дус булмаса да, бик теләп Олимпия чемпионы уздырган дәрестә катнашты. Чемпион һәр балада бокска карата кызыксыну уята алды.
Ахырда Олимпия чемпионы җиңүне ничек тәрбияләү турында сөйләде, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, истәлеккә фотога төштеләр, шулай ук автограф алдылар. Мастер-класста яшь боксчылар, малайлар һәм кызлар гына түгел, һөнәри спортчылар да катнашты. “Түгәрәкләрне сайлау мөмкинлеге артык зур түгел иде. Абыем миңа бокска барырга кушты. Мин бокска 15 яшьтә килдем. Хәзер миңа 42 яшь булса да, сезнең янда минем күңелем яшь, яшьләрнең, балаларның спорт белән кызыксынуын күреп сөенәм”, – диде чемпион.
Ул Олимпия уеннарында алтын медальгә лаек булганнан соң актив чыгышларны тәмамлый. Үзенең соңгы көрәшендә булачак һөнәри бокс суперйолдызы Геннадий Головкинны җиңеп чыга. Дагестан егете теләсә кайсы көндәш өчен бик куркыныч көч булып тора. Гайдарбек Гайдарбеков карьерасының зур өлешендә уртача 75 кг га кадәр авырлыкта чыгыш ясый. Ул: «Милләтара проект белән без Россиянең күп төбәкләрендә булдык инде. Проектның төп максаты — күпмилләтле илебездә яшәүчеләр арасында дуслык һәм тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгыту. Иң мөһиме — мәдәни мирас белән алмашу һәм яшьләр белән эшләү». Олег Бекмеметьев әлеге проектны гамәлгә ашырулары, аларның Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренә килүләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында Гайдарбек Гайдарбеков Удмуртия башкаласы кунакларны яхшы һәм күңел күтәренкелеге белән каршы алды, дип билгеләп үтте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: күптән түгел Удмуртия башкаласының Октябрь районында бокс белән шөгыльләнү өчен яңа зал ачылды. 2019 елның 24 февраленнән 2 мартына кадәр Ижауда бокс буенча Россия Кубогы узачак.

Белешмә: Гайдарбек Гайдарбеков — Россия боксчысы. 2004 елгы җәйге Олимпия уеннары чемпионы, шулай ук 2000 елгы җәйге Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе. Россиянең атказанган спорт мастеры. 2004 елда Европа Чемпионы.
1976 елда Дагестанның Хурух авылында туган. Җиденче сыйныфтан соң Гуниб районының Согратль авылына, ә бер елдан Каспийск шәһәренә абыйсы янына күчә. Анда абыйсы киңәше белән бокс белән мавыгып китә. Каспийскиның «Динамо»сы өчен чыгыш ясый, РСФСРның атказанган тренеры Магомед Магомедов җитәкчелегендә әзерләнә. Сиднейда уйнаганнан соң Гайдарбекка профессиональ бокска күчәргә бик күп тәкъдимнәр килә, ләкин ул риза булмый.

Гөлнара Вәлиева.