Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гаилә — милләт нигезе
16.08.2017

Гаилә — милләт нигезе

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үзенә дөньяның төрле почмагыннан 1000нән артык делегатны, журналистларны, кунакларны җыйды. Беренче көнне катнашучылар өчен милләт язмышын чагылдырган, телне саклау проблемаларын үз эченә алган берничә дискуссия мәйданчыгы эшләде. Мин “Гаилә, демография, милли тәрбия” дип исемләнгән мәйданчыкта катнаштым. Модераторы — танылган галим, Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.
Анда татар халкын, телне саклау буенча актуаль булган мәсьәләләр каралды.
“Бала дөньяга иманлы булып килә һәм иманлы булып китәргә тиеш. Аллаһы Тәгаләгә, динебезгә карата мәхәббәт юк икән – милләтнең дә киләчәге юк. Чөнки милләт саклансын өчен – диннең саклануы кирәк. Халкыбызның киләчәге булсын өчен гаиләдә кимендә 3 бала булырга тиеш. Ә бүгенге көндә яшьләр, бала ял итәргә комачаулый дип, бер баладан соң икенчесен алып кайтырга теләмиләр. Өченчесе турында уйламыйлар да. Югыйсә, 20 ел элек белән чагыштырсаң, хәзер тормыш көтәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, ризыгыбыз да җитәрлек. Ә гаиләләрдә бала юк. Ни өчен юк? Чөнки иманыбыз юк”, — диде, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Чыннан да, балага ипи-тозлык кына туган телебезне өйрәтеп: “Мин балага милли тәрбия бирәм”, — дип, күкрәк киереп кычкырып йөреп булмый. Чөнки милли тәрбия дигән төшенчәнең асылы күпкә тирәнрәк. Аңа телне һәм динебезне өйрәтү дә, гореф-гадәтләребезне үз үрнәгеңдә күрсәтү дә, татар халкына гына хас матур тәрбия бирү дә керә. Яшь әни буларак әлеге мәйданчыкта яңгыраган чыгышларда үзем өчен дә күп файдалы мәгълүмат алдым.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова ата-аналарның балаларына тормышта кирәк булачак гореф-гадәтләрне, эш тәртибен өйрәтмәүләренә басым ясады. Мәсәлән, аның: “Ни өчен оекбашларны кара сарык йоныннан түгел, ә күбрәк ак сарык йоныннан бәйлиләр?” – дигән соравына, йөздән артык кеше утырган залда бары бер генә кеше дөрес итеп җавап бирә алды. Чыннан да, мондый мисалларны күп китерергә була. Әби-бабайларыбыз әйтеп калдырган төпле киңәшләрне, акыллы сүзләрне бүген кем генә үз балаларына өйрәтеп калдырырга тырыша икән? Иң беренче чиратта ата-аналар балаларына тәрбия бирүче генә түгел, ә киңәшче дә була белергә тиеш бит. Күрәсең, замана шаукымына шул кадәрле нык ияргәнбез, беренче карашка гади күренгән, ләкин тирән әһәмияткә ия булган мондый тормыш кагыйдәләре арткы планга куелып, әкренләп югала, онытыла да бара.
Әлеге мәйданчыкта яшь гаиләләрнең чыгыш ясаулары аеруча күңелдә уелып калды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис һәм Аида Яруллиннар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Иң элек алар бүгенге яшьләрнең балаларына нинди исемнәр кушуларына тукталдылар. Татарлар арасында Амалия, Эмилия, Амелия кебек телгә ятышсыз исемнәр киң таралганда, Ризаэтдин һәм Хәят кебек исемнәр башка төрле яңгырады (Яруллиннарның улы һәм кызының исемнәре). “Улыбызга бу исемне сайлаганда гаиләбездә күпләр каршы килде. “Башка милләт кешеләре ничек әйтерләр? Исемен бозып бетермәсләрме?” – дип борчылдылар. Улыбыз үсеп, балалар мәйданчыгында уйный башлагач, бу шикләр таралды. Рус милләтеннән булган сабыйлар да аңа матур итеп “Ризаэтдин” дип, исемен тутырып дәшәләр”, — диде Тәбрис. Балаларына татар телен өйрәтү өчен нинди алымнар кулланулары турында да сөйләде алар. Балаларын тәрбияләгәндә күп китаплар укуларын әйтеп үттеләр. Әлеге китаплар арасында чит ил авторлары булуы залда утыручылар арасында күп сораулар тудырды. “Ә ни өчен сез татар авторларының китапларын кулланмыйсыз?”- дигән сорауга Тәбрис: “Кызганычка каршы, татар телендә бала тәрбияләү буенча методик әсбаплар аз”, — дип җавап бирде.
Сабадан килгән яшь гаилә — Әлим һәм Эльвира Галимуллиннар мине генә түгел, кунакларның күбесен таң калдырганнардыр. Әлим – Саба егете. Казанда, чит илдә белем алып, шунда гомер итәргә мөмкинлек булса да, туган якларына әйләнеп кайта. Эльвира — Казан кызы. Яшьләр Әлим чит илдә чагында Интернет челтәре аша танышып, аралашып торалар. Егет Казанга кайткач, 3 көннән соң кызга тәкъдим ясый. Мондый кискен борылышка әти-әниләре аптырашта калса да, Галимулиннар күпләргә үрнәк булырдай гаилә корганнар. Әлимгә Сабада эш тәкъдим иткәч, алар ике дә уйлап тормый төп нигезгә — кайната-кайнана йортына кайтып төпләнәләр. Эльвира Казан кызы булгач, башта Сабага кайтып яшәү ничек булыр икән дип борчылуын яшерми. Тик райондашларының, ире ягыннан туганнарының ачык йөз белән каршы алуларын, әти-әниләренең һәр эштә дә зур таяныч, киңәшче булуларын күреп алгач, бу шикләре дә тарала аның. Бүген үз гаилә бизнеслары бар. 3 буын бер йортта гомер итә, балаларына динебезне, телебезне өйрәтеп үстерәләр алар.
Бүгенге көндә әби-бабай, әти-әни, кайната-кайнана белән бер йортта гомер итүче яшь гаиләләр аз. Яшьләр түгел, ата-аналар: “Бер үк үзләре генә, бездән читтә яшәсеннәр. Кунакка гына килеп йөрерләр”, — дип чәчрәп каршы чыга хәзер. Яши генә башлаганда кайнана белән кайнатаның йомшак итеп әйтелгән төпле киңәшләре булса, гаиләләр дә ныграк булмас иде микән? Бала тәрбияүләдә дә әби-бабайларның өлеше гаять зур була бит. Галимулиннар гаиләсе шуның мисалыдыр дип уйлыйм.
Үзләре үк оныклар тәрбияүләүче парлар арасында да гомер буе кайната-кайнана белән торучылар бар.

Конгресс корыл­тае көннәре вакытында Арча районына сәяхәт оештырылган иде. Ташкичү авылында гомер итүче Гүзәлия һәм Илнар Хәкимовлар гаиләсе йортында кунакта булдык без. Алар бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары инде кияүдә, оныкларын тәрбияләшәләр. Ике уллары әле мәктәптә укый. Хуҗалыклары нык, татар авылларына хас булган чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. 5 сыер асрый Хәкимовлар. “Улларыбыз ярдәм итә. Үзләре әле кечкенәләр булса да, өйне дә җыештыралар, без җитешмәгәндә сыерларны да савалар. Балаларны һәрвакыт эш белән тәрбияләп үстерәбез”, — ди Гүзәлия ханым. Тормыш иптәше Илнар Казанга йөреп эшләгәч, балаларга күз колак булып торырга кайнана ярдәм итә икән. “Бик тату яшибез, Аллага шөкер. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Аш-су серләренә төшендерде. Аннан өйрәнгәнне кызыма да күрсәтә идем. Ул да милли ризык­ларыбызны бик тәмле пешерә белә”, — дип сөйләде кул эшләренә дә, җыр-биюгә дә оста булган хуҗабикә.
Әлеге мәйданчыкларда һәм Арчада кунакта булып кайтканнан соң башымда уйлар өермәсе купты. Хәзерге яшьләр гаилә моделен башка төрле күзаллый. Чын милли, матур татар гаиләсе корып, татар телен камил белүче, үз халкын, милләтен яратучы балалар үстерергә нәрсә комаучалый соң? Республикада еш кына милли тәрбиягә, мәгарифкә багышланган конференцияләр, милли бәйрәмнәр оештырыла. Мондый чараларда бар яктан да үрнәк булган милли гаиләләр матур итеп чыгышлар ясасалар, киңәшләрен бирсәләр, үз тәҗрибәләре белән уртаклашсалар, бу тагын да файдалырак, кызыклырак булыр иде. Яшьләр белән җанлы әңгәмәләрне, кызыклы чыгышларны тыңлап, мин шундый фикергә килдем.

Эльвира Хуҗина.