Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - “Гаилә” клубы тормыш өчен көрәшә
28.03.2018

“Гаилә” клубы тормыш өчен көрәшә

Можга шәһәрендә “Гаилә” клубы 90нчы еллар башында оештырылган. 2016 елга кадәр клуб “Нур” исемен йөрткән. Бүгенге көндә теләге булганнар өчен юристлар, табиблар, психологлар һәм башка төрле белгечләр катнашында файдалы очрашулар уздырыла. Мондый очрашулар кешеләргә тормышларында булган проблемаларны чишәргә, вакытларын бушка уздырмаска ярдәм итә.

Йөклелекне өзү — гөнаһ

Бүгенге көндә “Гаилә” клубында төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтә булган 150 хатын-кыз исәпләнә. Җитәкчебез — Мансура апа Фәхретдинова. Барыбызны да Аллаһы Тәгаләгә булган ышану, нинди дин, социаль катлам һәм милләт булуына карамастан, башкаларга ярдәм итү теләге берләштерә. Узган ел без Мәскәү шәһәрендә социаль технологияләр буенча халыкара фестиваль президенты Сергей Чесноков башлаган “Тормыш өчен” хәрәкәтенә кушылдык. Әлеге хәрәкәткә алты ел. Ул йөклелекне булдырмый калуга, аны өзүгә каршы эш алып бара. Без тумаган балаларның тормышларын саклап калуны сорап меңнән артык имза җыйдык һәм Мәскәүгә юлладык.
Клуб әгъзалары студентлар, аларның ата-аналары, яшь гаиләләр белән очрашулар, конференцияләр уздырудан тыш, һәр сишәмбе көнне гаилә коруны планлаштыру үзәгендә йөклелекне өзәргә теләүчеләр белән әңгәмәләр оештыралар. 2017 елда Аллаһы Тәгалә ярдәме белән 24 гомерне саклап кала алдык. Әлеге сан бик зур булмаса да, зур әһәмияткә ия. Бу безнең клуб эшчәнлегенең нәтиҗәсен күрсәтә. Шулай ук аборт ясатырга теләүчеләр арасында хак мөселманнарның булмавы сөендерә. Студентлар арасында аборт ясату турында сораштыру уздырдым. Нәтиҗәләре коточкыч. Күпләр йөклелекне өзүне бала үтерү дип түгел, ә теш алдыру кебек гади медицина процедурасы дип саныйлар. “Бу өлкәдә әле бик күп эшлисе дә эшлисе”, — дигән фикергә килдем мин. Ә шәригать кануннары буенча яшәмәүчеләр белән йөклелекне өзү турында сөйләшү алып бару бик авыр. Алар моның нинди гөнаһлы эш икәнен дә аңламыйлар, гаилә кыйммәтләре, Аллаһ каршында җавап тотачаклары турында да белмиләр. Аллаһтан курыкмаучы яшьләргә никахка кадәр җенси мөнәсәбәткә керергә ярамаганлыгын ничек аңлатырга? Әгәр дә алар бу азгынлыкның зур гөнаһ икәнен аңласалар, абортлар саны да азрак булыр иде. Америкада “Гыйффәтле егет” дигән яшьләр оешмасы бар. Конференцияләрдә бу турыда еш сөйлибез, күпләрнең бу хәрәкәт турында ишеткәннәре дә юк иде. Россиядә дә мондый оешмалар булсын иде. Без моның өчен бар көчебезне куеп эшләргә әзер.

Эчкечелек упкынга илтә

Гомерне саклап калу ул – абортлар санын киметү, аларны булдырмаска тырышу гына түгел. Бу наркотикларга һәм суицидка каршы барган көрәш тә. Көннәрен Интернет челтәрләре артында уздыручы яшьләр тормышның асылын аңламый, мәгънәсен күрми. Буш вакытларын файдалы итеп уздырмыйлар, килеп чыккан проблемаларны чишәргә теләмиләр, аннан качу юлларын гына эзлиләр. Коръәндә: “Үз-үзегезне үтермәгез, Аллаһы Тәгалә сезгә рәхимле”, — дип әйтелә.
Педагог буларак, мин студентлар арасында еш кына наркотиклар һәм хәмер куллану буенча сораштырулар уздырам. Әлеге сораштыруларда катнашучыларның 72%ы хәмерне һәр ял көнендә куллана булып чыкты. Аларның 52,7%ына исерек булу халәте ошый. Яшьләрнең 44,4%ы сыра эчәргә ярата, 27%ы аракыга өстенлек бирә, 25%ы шәраб эчә, калган 25%ы башка төрле исерткеч эчемлекләр куллана. Бәйрәмнәрдә, яки бер-берсенә ияреп, кәефне күтәрү өчен исерткеч эчемлекләр эчүчеләр дә бар.
Әгәр дә без, Аллаһы Тәгаләгә ышанучылар һәм өлкәннәр, яшьләрнең ялгыш юлдан китүләрен тыныч кына күзәтеп торабыз икән, картлыгыбыз нинди булыр? Нинди кулларга калырбыз? Рәсүлебез: “Аллаһы Тәгалә шәраб һәм хәмер эчемлекләр белән бәйле ун кешене каргар: шәраб ясау өчен агач утыртучыны, шул агачны тәрбияләп үстерүчене, шәраб ясаучыны, шуны кулланучыны, аны савытларга салучыны, таратучыны, сату өчен таратучыдан алучыны, сатып алучыны, сатучыны һәм хәмер сатып акча эшләүчене”, — дип әйтә. Бу аять яшьләр хәмер төтененә исергәндә, без читтә калырга тиеш түгеллекне тагын бер кат раслый.
16 мартта мин Ижауда узган “Мөселман дини оешмаларының гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән өлеше” дип исемләнгән очрашуда катнаштым. Югарыда язылганнар белән тыңлаучыларны да таныштырдым. Конференция барышында башка чыгышларны да тыңлаганнан соң, Ижауда актив мөселман хатын-кызларының күп икәнен аңладым. Безгә берләшергә һәм эшебезне активрак алып барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Бүгенге көндә түбәндәге проблемаларны чишү кирәк: бала белән авыр тормыш хәлендә калган ялгыз әниләргә вакытлыча яшәү урыны булдыру, ялгыз әниләргә ярдәм фонды ачу, балаларыбызга, оныкларга күбрәк игътибар бирү, аларга иманга килергә ярдәм итү, авыр хәлдә калган кешегә (хәтта ул сезгә таныш булмаса да) ярдәм кулу сузарга өйрәнү. Балаларыбызга рухи кыйммәтләрне кечкенәдән бирергә, сәламәтлек өчен нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар икәнен өйрәтергә кирәк. Ә булган проблемаларны бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә ышанып чишәргә кирәк. Ул вакытта тормышларыбыз җайланыр, мәшәкатьләребез җиңелрәк булыр.

Зөлфирә Субаева, Можга шәһәре.