Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гаиләмнең “Үлемсез полк”ы
7.05.2020

Гаиләмнең “Үлемсез полк”ы

Ел саен Җиңү көнендә туган авылымда «Үлемсез полк» йөреше оештырыла, анда мәктәп укучылары, укытучылар, әти-әниләр һәм Кистем халкы катнаша. Без наратлар үсә торган урыннан кузгалып китәбез. Бу агач­лар Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр Кистем егетләре тарафыннан утыртылган. Фронтка киткәч, бу егетләр истәлеге буларак аларны саклаганнар. Егетләрнең бик азлары гына исән калып, туган якларына кайтканнар: 300дән артык Кис­тем егете сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Ә наратлар Ватан азатлыгы хакына һәлак булган сугышчыларга һәйкәл булып торалар. “Бу наратлар үсеп җиткән, әмма фронттан туган ягына кайтмаган сугышчылар кебек үк, яшь булып калган”, — ди әтием. Ел саен 9 майда без, сугышта һәлак булган авылдашларыбызның фотосурәтләрен югары күтәреп, наратлар янына җыелабыз, “Үлемсез полк” белән Кистем авылы үзәгенә барабыз. Аларның исемнәре, истә­лекләре күңелләребездә яңартыла. Бу чакта сугышка китеп, башларын салган егетләр исән, барысы да кайт­кан кебек тоела.

Йөрештә без бөтен гаиләбез белән диярлек катнашабыз: мин, Наил һәм Салават, әти-әнием һәм Мәдинә әбием. Без гаиләбезгә якын кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны Муллаҗан бабай, Фәхертдин бабай, бабамның ике туган энесе — Ибраһим, әбиемнең гаилә дусты Нәҗибә апа фотосын күтәреп барабыз. Без аларны исән күрә алмадык инде. Әтиебез безгә алар турында бик күп хатирәләр сөйләде. Мәдинә әбиемнең әтисе — Мулла­җан Хәкимҗан улы Касимов. Икенче бабам — Фәхертдин Хафиз улы Касимов. Ул — минем Харис бабамның әнисе Фатыйма Шәмсетдин кызының беренче ире. Ул танылган Әхмәровлар нәселеннән булган. Фәхертдин бабай 1906 елда Кистем авылында туган. Бик тыйнак, хезмәт сөючән булган. Сугышка кадәр колхозда тимерче булып эшләгән. Гармунда уйнаган. Аны кич утыруларга, күңел ачуларга чакырганнар. Бервакыт ул әбием Фатыймага гашыйк була һәм алар өйләнешәләр.

Башта алар өлкән абыйсының гаиләсе белән бер йортта яшәгәннәр. Со­ңыннан аларга аерым йорт салганнар. Бер кыз һәм өч уллары туган. Әмма кызлары Фәридә һәм улы Равил генә исән кала. 1942 елда Фәхертдинне фронтка алалар. Фатыйма апа ике баласы һәм Вәлиулла абыйсының өч баласы белән кала. Әби-бабайны, авылдашларын фронт­ка озатуларын еш искә ала. Балезино станциясендә бөтен округтан мобилизацияләнгән кешеләр җыела. Тик аларны шунда ук фронт­ка җибәрмиләр, өч көн буш вагонлы поездларны көтәләр. Әби ике көн рәттән Фәхертдин бабайны озату өчен станциягә бара. Иртән фермага эшкә барырга кирәк булгач, өйгә кайта. Шул вакытны улы Равил авырый башлый. Фәхертдин хатынына Балезинода төнгә калырга рөхсәт итми, улының сәламәтлеге турында борчыла. Икенче көнне Фатыйма әби эштән соң янә җәяүләп Балезинога йөгерә. Тик вокзалга килгәч, ул Фәхертдин бабайны да, авыл кешеләрен дә күрми. Аларны товар поездына утыртып, фронтка озаткан булалар. Фатыйма әби күз яшьләре белән өенә кайта — чөнки ул сөеклесен сугышка озата алмый. Бу хәсрәтне ул гомер буе йөрәгендә йөртә.
Сугыш елларында әбигә авыр була. Ул колхозда бозау караучы булып эшли. Көне буе фермада, ә өйдә биш бала ач. Аңа өйдәге иң кыйммәтле әйберләрне удмурт авылларына алып барып, икмәк һәм бәрәңгегә алыштырырга туры килгән. Йортта кыйммәтле әйберләр калмагач, ул калган ике күлмәгенең берсен икмәккә алыштырырга мәҗбүр була. Үзе бер күлмәк белән калган. Алмаш киеме булмагач, мунчада юынганнан соң, күлмәкне юа торган булган. Мунчадан юеш күлмәк киеп чыккан. Әби балаларына, туганының балаларына ачтан үләргә бирми. Ире Фәхертдиннең фронттан исән-сау кайтуына өметен өзми, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтса, үзенең бердәнбер кәҗәсен чалып, бөтен туганнарын һәм күршеләрен ит белән сыйлармын, дип нәзер әйтә. Тик әбинең бу хыялы тормышка ашмый. Әби иренең һәлак булуы турында хәбәр алганчы ук, аның үлгәнен күңеле белән сизә.
1942 елның көзге төннәрнең берсендә аңа куркыныч төш керә. Күңелсез хәбәр алачагын белеп, икенче көнне көне буе елап йөри, ә кич белән хат ташучы кыз Гордино авылында туып-үскән Тютин Мәүлеттән хат тапшыра. Ул хатта: «Каты көрәш барды, безнең гаскәрләр, дошманнарны совет җи­реннән куып, һөҗүмгә бардылар. Фәхертдин минага ялгыш басып, ике аягын өздерде. Ул җиргә ауды. Аңа ярдәм итү мөмкин түгел иде. Дошман күктән бомбалар яудыра башлады. Бомбаларның берсе Фәхертдингә төште. Кыска гына вакыт эчендә аннан берни дә калмады», — дип язган була. Мәүлет: «Фронттан исән-имин йөреп кайтсам, бу хәл турында тагын да җентекләбрәк сөйләрмен», — дип вәгъдә бирә. Тик үзе дә сугышта батырларча һәлак була. Фатыйма әби иренең кайчан һәм кайда үлүен белми кала. «Хәтер китабын»да ул 1942 елның октябрендә хәбәрсез югалган дип исәпләнә.
Ире үлсә дә, Фатыйма әби Ходай каршында әйткән сүзен үти. Сөт биргән һәм аларны ачлыктан коткарып калган бердәнбер кәҗәсен суеп, бөтен күршеләрен һәм туганнарын сыйлый.
Әти Фатыйма әбидән: «Сез Җиңү көнен ничек каршы алдыгыз?» – дип сорагач, «Күптән көтелгән җиңү хәбәре килгәч, барысы да шатландылар. Күп кенә хатын-кызлар ирләренең исән калуларына һәм тиздән кайтуларына сөенделәр. Мин читтә генә басып елап тордым, чөнки иремнең беркайчан да кайтмаячагын белдем», — дигән.
Сугыш тәмамланганнан соң тагын бер куркыныч афәт — ачлык башлана, бигрәк тә толларга һәм аларның балаларына авыр була. Шуңа күрә минем әбием Фатыйма Кез бистәсендә яшәүче тол ир Ибраһимга кияүгә чыга. Аларның ике улы — Рифкат һәм минем булачак бабам Харис туа.
Фатыйма әби гомер буе беренче ире — Фәхертдин Хафиз улы Касимовның истәлеген саклый. Үл­гәнче аның караваты өстендә иренең бердәнбер фотосурәте эленеп торган һәм ул аны еш кына сагынып елаган. Менә хәзер без, аның оныкчыклары, “Үлемсез полк”та атлап, аның портретын горур күтәреп барабыз. Ул безнең күңелләрдә яши.

Хәмидә Касимова, Балезино районы Кистем мәктәбе.