Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гади дә, гали дә ул – Кәрим әфәнде
8.06.2022

Гади дә, гали дә ул – Кәрим әфәнде

Глазов шәһәренең Мактаулы гражданины, Глазовтагы «Металлист» заводын, «Рабочая марка» тегү фабрикасын һәм мебель фабрикасын берләштерүче «Глазов заводлары» җәмгыятенең җитәкчесе Кәрим Касимовка Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины исеме бирелде. Александр Бречалов: «Кәрим Фәтахетдин улы – яңа формация җитәкчесе. Аның җитәкчелегендә тормышка ашырылган «Яңа мебель фабрикасы» проекты – Глазов шәһәре өчен генә түгел, ә республика өчен иң мөһим проектларның берсе. Ул җитәкләгән предприятиеләрдә даими модернизация бара, дөнья тәҗрибәсенә нигезләнгән, хезмәтне автоматлаштырырга һәм җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирүче җиһазлар сатып алына. Җитештерүнең һәр этабында барлык продукция күп баскычлы контроль уза. Ул җитештерү бурычларын үтәү өчен генә түгел, предприятиеләрендә дә, шәһәрдә дә күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен дә чын фикердәшләр командасын булдыра алды. Сатып алучыларның гына түгел, шәһәр халкының рәхмәт сүзләре – аның фидакарь хезмәте өчен зур бүләк. Хезмәтегез өчен рәхмәт!» – диде.
Кәрим Фәтахетдин улы Удмуртия татарларының тормышы белән даими кызыксынып, милли хәрәкәткә һәр­вакытта матди ярдәм итеп тора. Ел саен республикабызның төньяк районнарында яшәүче милләттәшләребез өчен 100 данә «Яңарыш» газетасын яздырып, аны вакытында алып кайтып тарата. Сабантуйлар да аның ярдәменнән башка узмый. Мәчетләр дә һәрдаим аның игътибар үзәгендә. «Туган авыл» фестиваль-конкурсын даими уздырып, яшь буында милли традицияләребезгә, телебезгә, гореф-гадәтләргә кызыксыну уята. Җиңүчеләргә бүләкләрнең дә ниндиләрен әзерли бит ул! Кәрәзле телефоннар, планшетлар… Туган телдә шигырь сөйләп, җырлап, җиңү яулаган өчен кәрәзле телефон кебек кыйммәтле бүләккә ия булган балада, әлбәттә, ана телен тагын да тырышыбрак өйрәнү теләге туа. Менә шундый гади дә, гали дә, чын милләтпәрвәр шәхес ул. Кәрим Фәтахетдин улы, Сезне әлеге мактаулы исемгә лаек булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Без Сезнең белән горурланабыз!