Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Гади, бер-берсенә охшаш пар
15.03.2018

Гади, бер-берсенә охшаш пар

Тамашачылар сәхнә әһелләренең шәхси тормышына битараф түгел. Кем турында нәрсә беләсең килә, рәхим ит — Интернет, телевидение, газета-журнал тулган мәгълүмат белән. Хәзерге чор артистларының кайсын алмасаң да, тулы гаиләләрдә икешәр-өчәр бала үстереп яшәүләре үзе халыкка үрнәк. “Үзара өйләнешеп беттеләр дә…” — диләр. Чыннан да, бүген татар сәхнәсендә дистәдән артык парлы җырчы бар икән. Бик матур күренеш бит бу! Шулай да, “Мин үзем ял көннәрендә дә хатынның безелдәвеннән гарык булам, ә болар өйдә дә, эштә дә, юлда да гел бергә — туймыйлармы икән бер-берләреннән?” — дип уйлаучылар да бардыр. Әйдәгез, алайса, бик тә сөйкемле, бер-берсенә тышкы кыяфәтләре белән охшаш, туган көннәре бик үзенчәлекле булган парлы җырчылар — Алсу һәм Азат Фазлыевларның тормыш-көнкүреше белән кызыксыныйк. 8 март бәйрәме алдыннан “Спартак” халык иҗаты йортында әлеге пар тамашачыларга бик матур концерт бүләк итте. Азат гыйнвар аенда туган. Шул ук көнне Азатның әнисе һәм Алсуның әтисе дә дөньяга килгән. Алсуның туган көне исә — 23 февраль. Әңгәмәбезне нәкъ шул “туймадыгызмы?”дан башлаган идем, Азат белән Алсу бертавыштан: “Ю-уук!” — диделәр.
Алсу: “Без бит 10 гына ел бергә яшибез, хәзер үк бер-береңнән туйсаң, картайганчы ничек бергә гомер итәсең ди инде?! Мин үзем Азатны бер генә көн күрмәсәм дә, сагынып-юксынып бетәм.
— Туган ягыгыз, туып-үскән гаи­ләгез белән таныштырып үтегез әле.
Алсу: “Мин Балтач районы, Куныр авылыннан. Энем өйләнмәгән, Аграр университетны тәмамлады, сеңелем кияүдә. Әтием Фидаил “КамАЗ” шоферы иде, Татарстанның атказанган техник хезмәткәре. Хәзер фермер. “КамАЗ”ы, тракторлары бар, мал-туар тота, атлар асрый. Әни мәктәптә эшләде”.
Азат: “Мин Әтнә районы, Күшәр авылыннан. Әти белән әни икесе генә яшиләр, эшләмиләр. Әнием мәктәп директоры, әтием колхоз­да янгын сүндерүче булып эшләде. Роза апам кибеттә эшли, Марат абыем төзелеш буенча эшмәкәр”.
— Ничек таныштыгыз?
Азат: “Без бер-беребезгә муеннан гашыйк булып, танышуыбызга 8 ай дигәндә өйләнешеп тә куйдык. Без бит икебез дә Казан Дәүләт гуманитар педагогия университетында укыдык. Алсуны университетның “Хыял” исемле хорында җырлаганда күреп алган идем. Бервакыт, университет коридорыннан барганда, бер бүлмәдән матур гына җыр агылганын ишетеп, ишекне ачып карадым. Ә анда Алсу үзе уйнап, үзе җырлап утыра икән. “Кем җыры бу?” — дип сорадым. “Минеке!” — ди кызый. “Миңа бир әле бу җырны?” — дип соравыма, “Юк, бүтән җырчы өчен язылган ул”, — дигән җавап алдым. Төн буе тынгы бирмәде теге җыр миңа. Иртән-иртүк тоттым да чылтыраттым Алсуга һәм үтенечемне кабатладым. Әллә йокы аралаш тавышымны теге җырчыныкы белән бутады, ризалык бирде дә куйды бит. Җырны яздырдым. Сәхнәгә нык­лап кереп китүемә дә шул җыр сәбәпче булды дип әйтә алам”.
— Алсу, гуманитар-педагогия уни­верситетының музыка факультетында укыгансыз, димәк, җырчы түгел, ә музыкант булырга уйлагансыз?
Алсу: “Аңа кадәр мин Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамладым. Бөтен теләгем музыка укытучысы булу, авыл мәктәбенә кайтып, балалар укыту иде. Авыл мәктәбендә фортепьяно ятрак музыка коралы дип, баян классына кердем. Әти баян алып бирде үземә. Арча көллиятеннән соң укуымны дәвам итәргә уйладым. Ул вакытта ук көйләр иҗат итсәм дә, җырчы булу хыялы белән яну юк иде. Ә Азат балачагыннан ук төрле конкурс-фестивальләрдә җиңү яулаган, формалашып килүче җырчы иде. Әти-әнисе дә аңа шушы юнәлештә үсәргә киңәш иткәннәр һәм, күрәсез, ялгышмаганнар”.
— Характерларыгыз ничек соң?
Азат: “Кызып китәм, соңыннан үкенәм. Гаепле булсам, гафу үтенәм”.
— Ә син, Алсу, Азат кызып киткәч, елап утырасыңмы?
Алсу: “Уйлап та бирмим, үз эшләрем белән шөгыльләнәм. Элек уйлый идем, хәзер юк”.
— Азат, син нинди әти?
Азат: “Өйдә азрак булгач, кайвакыт йомшаклык күрсәтәм. Өйдә озак булсам, орышып та алам, кырыс мин. Ике малай бит, ду китерәләр”.
Алсу: “Аяз белән Ильяска исемнәрен әтисе кушты. Ильяс бөтен җырларыбызны җырлый. Татарча җырлар гына тыңлый. Аяз бик матур бии”.
— Бергәләшеп, шактый тынгысыз тормыш рәвеше алып баруыгыз сок­ландыра да. Әйтик, Азат, юлдан арып кайтуга өйдә кайнар аш пешереп хатын көтеп торса әйбәтрәк булыр иде димисезме?
Азат: “Димим, кайтып керәбез дә, барысын да бергәләп әзер­либез. Тормышыбыз тынгысыз, әмма искиткеч кызыклы. Җыр — рухи ихтыяҗыбыз. Ә яраткан һөнәрең керем дә китерсә — ярты бәхет. Эшкә килгәндә, алар безнең мөмкинлеккә карап бүленгән. Әйтик, концертлар оештыру белән мин шөгыльләнсәм, бәйрәмнәр — Алсу карамагында. Әгәр болар һәркайда бер-берсенә тагылып йөриләр икән дисәгез, ялгышасыз. Алсуга ияреп, матурлык салонына да, иптәш кызлары белән “шопинг”ка, ягъни кибетләрдән матур күлмәк эзләгәндә дә ияреп йөрмим. Ул да минем шәхси мәйданым булырга тиешлекне белә”.

Сәхнәдә алар үзләренең гади­лекләре, тере тавыш белән җырлаулары белән тамашачыларны таң калдырдылар. Афәрин! Аларга бәхет, иҗатларында зур уңышлар теләп калабыз!

Рәфилә Рәсүлева.