Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Гадилектә — камиллек!
14.01.2021

Гадилектә — камиллек!

Без, Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Чулпан” үзешчән театры, 2011 елдан бирле эшләп киләбез. Быел безнең 10 еллык юбилеебыз! Ун ел эчендә алты зур спектакль һәм бик күп сәхнә күренешләре куелды. Иң беренче спектакльләрне Хәлимә Шәмсиева, Муллаян Баһавиев, Рәсимә Мифтахетдинова, Илдус Хуҗин, Венера Гатауллина белән куя башладык. Соңрак “Яңарыш” газетасы редакциясе коллективы кызлары, Мисхәт Зыязетдинов, Фәнзилә Салихова, Фазыл Мәйдуллин килеп кушылдылар. “Бәхет” ансамбле белән дә Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” спектаклен сәхнәләштердек. Концертларда, милли чараларда уйнаган кечкенә сәхнә күренешләребезнең исәбе-хисабы юк. Декорация, тавыш, музыканы үз көчебез белән эшлибез, финанс ягыннан да ярдәм итүчеләр юк. Ләкин безнең театр кую теләгебез көчле! Ун ел буена уйнаган барлык артистларыбызга зур рәхмәт!

Шамил Закиров исемендәге Бөтенроссия “Идел-йорт” татар театр­лары бәйгесендә 2020 елда җиденче тапкыр катнаштык. Пандемия булу сәбәпле, спектакльне сәхнәләштерү авыр булды. Беренчедән, мәдәният йорты эшләмәде, икенчедән, артистларыбыз авырды. Ләкин тырышлыгыбыз белән без Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасын сәхнәләштерә алдык. Спектакльне видеога төшереп, бәйгегә юлладык.
Кызганыч, елдагыча спектакльне Казан шәһәренә барып кую насыйп булмады, жюри видеоны карап кына безгә бәя бирде. Бәйгенең жюри сост­авына РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров, Муса Җәлил премиясе лауреаты, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов,Татарстан Респуб­ли­касы халык артисткасы Луара Шакирҗанова, Татарстан Рес­пуб­ликасының атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Роза Солтанова, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов, Россиянең һәм Татарстанның композиторлар союзы әгъзасы, композитор Эльмира Галимова керде. Спектакльне караганнан соң, жюри әгъзалары минем белән видео аша элемтәгә кереп, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Аларның һәр сүзе — тәнкыйтьләре дә, мактаулары да – минем күңелгә сары май булып ятты. Нәкъ әлеге бәйгеләрдә катнашып, мин үземне спектакль куярга өйрәнеп киләм дип әйтә алам. Быел без, башка еллардан аермалы буларак, бик җитди темалы драма алдык. Спектакльдә Илдус Хуҗин, Венера Гатауллина, Фәгыйлә Шәймәрданова, Нияз Вәлиев, Радик Сәфәровлар уйнады. Декорация, тавыш, ут куюда Радик Галимовның көче зур булды. Драмада бүгенге көннең проб­лемасы — хатын-кызның исерткеч эчемлек куллануы. Ә тормышның, гаиләнең башында хатын-кыз тора бит. Нәкъ менә шуннан балалар, ир, кайнана проблемалары башлана. Хәер, тиздән үзегез дә спектакльне күрерсез, әлегә серләрне ачмыйм.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт акаде­мия театры сәхнәсендә 21 декабрьдә әлеге бәй­гегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйрәм “Гадилектә — ка­миллек” дигән сүзләр белән башланып китте. Чөнки үзешчән театрлар спектакльләрне тамашачыга аңлаешлы итеп сәхнәләштерәләр.
Ижау шәһәренең “Чулпан” үзеш­чән театры Таңчулпан Гарипова әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Кит­мәгез, торналар!” спектакле өчен катнашучы дипломына лаек булды. 13 яшьлек Нияз Вәлиев “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә, Радик Сәфәров “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңеп чы­гып, акчалата сертификат белән бүләкләнделәр. Профессиональ режиссерлар куйган спектакльләр арасында безнең спектакльне югары бәяләүләре яңадан җиң сызганып эшләргә рух бирде. Мондый бүләкләрдән соң ничек эшләмисең инде?! Әлбәттә, бүләкләр алган артистларның хисләрен тасвирлап бетерерлек түгел иде. Быел беренче тапкыр спектаклебездә өлкәннәр белән бергә 13 яшьлек Нияз Вәлиев уйнады. Әйткәнемчә, драма бик кызганыч, иң беренче репетицияләрдә уйнаганда, артистларның күзләрендә яшь булды.

Ниязның уй-фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәм: “Мин рус мәктәбендә укыйм. Өйдә без татар телендә аралашабыз. Авылга кайт­кач, әбиләрем, туганнарым, дусларым белән татарча аралашам. Тик ул гына җитми. Әнием безгә татарча шигырьләр өйрәтә. Кайчак өйрәнгән шигырьләребез белән конкурсларда катнашабыз. Узган ел Казан шәһәрендә татар лагеренда ял иттем. Кызганычка каршы, ул быел уздырылмады. Ә менә пандемия башлангач, “Чулпан” үзешчән театры җитәкчесе Рәфилә апа Рәсүлева мине театрда катнашырга чакырды. Ул мине узган ел “ГаиләФест” бәйгесендә күреп алган булган. Әлбәттә, мин башта бик нык курыктым. 2 нче сыйныфта укыган чакта инглиз телендәге сәхнә күренешендә катнашканым булса да, театрда уйнаганым юк иде. Иң элек, укып, эчтәлеген аңладым. Сүзләрнең күпме-азмы булуын карадым, ниндирәк роль булуына төшендем. “Уйнап чыга алырмынмы?” — дип курыктым. Башта әнкәй белән яхшылап, сәнгатьле итеп укыр­га өйрәндем. Аннан берничә тапкыр репетициягә барырга туры килде. Пандемия аркасында “Спартак” халык иҗаты йортын яптылар һәм без репетицияләрсез калдык. Иң элек, режиссерыбыз Рәфилә апа сүзләрне дөрес әйтергә, интонацияне дөрес куярга өйрәтте, театрда рольне тамашачы аңларлык итеп, тырышып уйнарга кирәк. Кинофильмның да, спектакльнең дә уңышы актерларның уйнавына бәйле. Үзеңне сәхнәдә ничек тотарга, ничек итеп уйнарга – барысын да Рәфилә апа өйрәтте. Мин аңа зур рәхмәтле. Казанга барасымны ишеткәч, бик шатландым. Менә без — Галиәсгар Камал театрында. Анда без уйнаган спектакльне карап, бәя биргән театр артистлары, жюри әгъ­залары белән күзгә-күз очраштым. Зур артистлар уйнаган Камал театры сәхнәсенә менү генә дә ни тора?! Бүләкләү тантанасында ни булачагын да белмәдем. Алып баручыларның исем-фамилиямне әйтүен ишеткәч, тез буыннарым калтырады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Галиәсгар Камал теат­ры актрисасы Луара Шакирҗанова белән бер сәхнәдә басып торырга туры килде. “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә диплом һәм сертификат белән бүләкләндем. Бу көнне мин танылган, моңа кадәр телевизордан гына күргән артистларны, җырчыларны күрдем. Алып баручы малайның да матур итеп уйнавын күзәттем. Татарстанның атказанган артисты Әзһәр Шакиров аркамнан сөеп: “Рольне башкарып чыга алдың. Син уйнаган чакта, күзләргә яшьләр килде. Алга таба сәнгать юлын сайласаң да үкенмәссең”, — диде. Аның миңа әйткән сүзләре канат куйды. Алга таба мин тагын да тырышып уйнармын”.

Бәйгене оештырган Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Респуб­ликасы Мәдәният министрлыгына, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә, әлеге бәйгенең бәй­рәменә барырга ярдәм иткән Удмуртия татарларының милли-мә­дә­ни автономиясенә, Удмуртия Республикасының Мәдәният министр­лыгына, Милли сәясәт министрлыгына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аерым рәхмәтемне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиковка, баш референт Алмаз Нургалиевка, Ләйсән Исхаковага юллап, эшләрендә уңышлар телибез.

Тиздән үзешчән театрлар фестивале узачак! Игътибар! Хөрмәтле милләттәшләр! Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” газетасы редакциясе, “Спартак” халык иҗаты йорты, ГТРК “Удмуртия”, “Минем Удмуртия” телеканаллары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры — Республикакүләм Кәрим Тинчурин исемендәге “Зәңгәр шәл” үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы игълан итә! Фестиваль-конкурста Удмуртиядә эшләп килүче балалар, өлкәннәр үзешчән театрлары катнаша ала. 31 гыйнварга кадәр rasuleva.rafilya@yandex.ru почтасына спектакльләрнең видеосын җибәрүегез сорала. Февраль аенда “Спартак” халык иҗаты йортында фестиваль-конкурста катнашкан барлык үзешчән театрлар тамашачыларга үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр. Барлык сораулар буенча 8(3412) 78-35-43, 8-950-819-53-16 (Рәфилә) телефонына шалтыратыгыз. Сезнең спектакльләрне көтеп калабыз!

Рәфилә Рәсүлева.