Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Гагарин укулары” традициягә әверелде
10.04.2019

“Гагарин укулары” традициягә әверелде

1961 елның 12 апрелендә планетаны радиодан яңгыраган хәбәр әйләндереп ала: галәмдә кеше! Юрий Алексеевич Гагарин! Ул караңгы, өнсез галәмгә кергән беренче җир улы була.

Беренче космонавт Юрий Гагаринның исеме һәркемгә таныш һәм горур яңгырый. Ничәмә буын Гагарин кебек космонавт булам дип хыялланып үсә. Бүгенге көндә дә ел саен туган көне уңаеннан зурлап телгә алына ул. Ә бу ел исә Юрий Гагаринга багышланган чараларга аеруча бай. Аның тууына 85 ел тулуны зурлап билгеләп үтә илебез. Шул исәптән, Ижау шәһәрендә дә аңа багышланган эчтәлекле чаралар уза.

62нче мәктәп

Ижауның 62нче мәктәбендә космонавтикага багышланган музей эшли. Укучыларда космос белән кызыксыну тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бу традиция күптәннән килә. Әле Юрий Гагарин очышына кадәр үк укучылар мәктәп ишегалдында ракета моделен төзиләр. Гагарин очышыннан соң икенче көнне 62нче мәктәпкә беренче космонавт исеме бирелә. Бүгенге көндә бу мәктәптә авиация һәм космонавтика музеен җитәкләүче Марина Астафьева сүзләренә караганда, Гагаринның туган ягындагы Гжатск мәктәбен дә узып, Ижау мәктәбе бу исемне беренчеләрдән булып ала.
1965 елда мәктәп каршында директор Зинаида Чернова инициативасы белән авиация һәм космонавтика музее оештырыла. Укучылар Юрий Гагарин белән хатлар язышалар. Җавап хатлары һәм төшерелгән фоторәсемнәр музей экспозициясендә урын ала.
1968 елда биредә Россиядә бердәнбер мәктәп планетарие ачыла. 1976 елда музейга Халык исеме бирелә. 2000 елда иң яхшы музей исеменә лаек икәнлеген дәлилләп, Бөтенроссия музейлары смотры лауреаты була. 2005 елда Россия космонавтика музейлар Ассоциациясе Президиумы Ижауда урнашкан космонавтика халык музеен– «Преодоление» медале, ә мәктәп директоры Людмила Жукованы һәм музей җитәкчесе Роза Зезянованы Юрий Гагарин исемендәге медаль белән бүләкли.
Музейда галимнәр һәм космонавтларның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләүче материаллар бик күп. 2011 елда музей коллекциясендә тугыз меңнән артык экспонат булган, шул исәптән космик корабның бер кисәге, космонавтлар туклана торган ашамлыкларның савытлары (тюбиклары) һәм автографлары саклана. Космос белән кызыксынучы балалар әлеге музейда еш булалар. Музейда экскурсияләр, лекцияләр, кинодәресләр, күренекле кешеләр белән очрашулар үткәрелә. Музейның экскурсоводлары –мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары.
Агымдагы елның 7-13 мартында да мәктәп музее җитәкчесе Марина Астафьева җитәкчелегендә Юрий Гагарин тууына 85 ел тулуга багышланган халыкара «Гагарин укулары» узды. Экскурсоводлар эчтәлекле чыгышлар ясадылар, очучы-космонавт Виктор Афанасьев белән, космонавт Константин Циолковскийның оныкчыгы Елена Тимошенкова белән очраштылар.

64нче мәктәп

Ә 64нче мәктәп базасында да 21 мартта “Гагарин укулары” IX Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә катнашучыларның географиясе киң. Укучылар Кече Пурга, Кез, Воткинск һәм башка районнардан. Аларның эшләре 5 төрле секциядә тәкъдим ителә. Конференциянең рәсми ачылышында 8нче «а» сыйныфы укучылары Антуан де Сент-Экзюпери әкиятләре буенча “Маленький принц” спектаклен куялар һәм “Жемчужинка” хореография ансамбле чыгыш ясый. Шулай ук космос темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла.
64нче мәктәпнең директор урынбасары Ирина Романова сөйләвенчә, конференция кысаларында очучылар, танылган шәхесләр белән очрашулар оештырыла. “Элегрәк конференциядә укучылар әдәбият, шигърият буенча гына чыгышлар ясаса, елдан-ел тематика киңәя бара. Химия, физика, астрономия, экология, философия, мәгълүмати технологияләргә караган хезмәтләр тәкъдим ителә. Мәктәпләрдә робототехника түгәрәкләре барлыкка килү белән укучыларга конструкторлау осталыгы буенча сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге туды. Быел бер районнан килгән 11нче сыйныф укучысы үзе төзегән вертолетны тәкъдим итеп, барыбызны да таң калдырды”, — ди ул. “Гагарин укулары”на кайчан нигез салынды, бу юнәлештә мәктәп ничек эшли башлады?” — дип кызыксынуыма Ирина Михайловна 64нче мәктәпнең тарихы белән кыскача таныштырды. “Бар дөнья — космос, галәмгә очу белән кызыксынган вакытларда 64нче мәктәп тә бу юнәлештә эшли. 1961 елда мәктәп “Все полетели в космос, и мы…” дигән девиз астында эшли башлый. 1968нче елларда биредә космоска багышланган музей оештырыла. Анда Юрий Гагарин белән алышкан хатлар да сак­ланган. Кызганычка каршы, мәктәптә капиталь төзекләндерү вакытында музей экспонатларын сарайга күчерәләр. Алар шулай югалып, таралып бетә. Мәктәпкә ике тапкыр капиталь ремонт ясалган. Соңгысы — 2000 елда. Бүгенге көндә музей эшләми. Ә “Гагарин укулары” елдан-ел оештырыла”, — дип сөйләде Ирина Романова.
Киләсе елда “Гагарин укулары” унынчы тапкыр уздырылачак. Юбилей уңаеннан зурлап, үзенчәлекле итеп оештырмакчы 64нче мәктәп укытучылары әлеге чараны. Шигърият буенча республикакүләм бәйге дә үткәрү күздә тотыла. Мондый конференцияләрдә укучылар тарих белән генә танышып калмый, фикерләргә, иҗади эшләргә өйрәнә.

Элмира Нигъмәтҗан.