Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Вәҗиһә Заһидуллина: “Сарапулны сагынам…”
18.10.2017

Вәҗиһә Заһидуллина: “Сарапулны сагынам…”

Вәҗиһә апа Заһидуллина исеме милләттәшләребезгә яхшы таныш. Аның төрле темаларга язган мәкаләләре һәм шигырьләре “Яңарыш” газетасында бик еш дөнья күрә. Ул — Сарапул шәһәре татар милли хәрәкәтен әйдәүче, бик күп еллар “Туган тел” радиотапшыруын алып баручы, Удмуртия ТИҮнең Шура әгъзасы булган, милләтебезнең аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә шактый эшләр башкарган, гарәп графикасын һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнү дәресләре оештырган шәхес.

Танышу

“Яңарыш” газетасында хезмәт куя башлагач, редакциягә килеп йөрүче газета укучыларыбыз белән таныша башладым. Араларында тыныч, акрын гына әңгәмә коручы Вәҗиһә ханым үзенең мөлаемлылыгы белән һәрвакыт үзенә җәлеп итә иде. Соңрак аның белән ныклап танышкач, мин әлеге тыйнак ханымның милләтебез өчен зур эшләр башкарганлыгын белдем. Кайчандыр “Тугызбуй” төркеме белән Сарапул шәһәрендә чыгышлар ясаганда ук, аның белән таныш булганлыгымны искә төшердем. Ул һәрвакыт безнең төркемгә: “Сезгә нинди ярдәм кирәк, булышырбыз”, — дип әйтә итә иде. Юбилее алдыннан аның барлык тормышы чагылган ”Туган як моңнары”, “Җырлы чишмәм”, “Мин галәмнең бөртеге” исемле өч китабы белән таныштым. Тиздән дүртенче китабы дөнья күрәчәк. Шигырьләре аша Вәҗиһә ханымның тормышын күз алдыннан уздырдым. Башкортстан Республикасының Әхмәр авылында туып-үскән кызны язмыш Уфа шәһәрен урап, Сарапул шәһәре белән бәйли. 21 ел Электрогенераторлар заводында социолог булып эшли, 1995 елдан шул ук һөнәр буенча сәламәтлек саклау өлкәсенә күчә. Ә хәзер аның үзенә сүз бирик.

Милли хәрәкәт, радио

“1994 елда Ижау шәһәренә баргач, гаилә дусларыбызга кердем, анда радио аша: “Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышы була”, — дип хәбәр иттеләр. Татар телен бик сагынганлыктан, җирле татарлар белән танышырга теләп, утырышка килдем. Анда Мәсгуд ага Гаратуев белән таныштым. Ул мине Сарапул шәһәрендәге татар милли хәрәкәтенә кушылып китәргә этәргеч ясады. Нәҗип Камалов җитәкләгән Сарапул татар иҗтимагый үзәгендә эшли башладым. Шәһәребездә Сабантуй бәйрәмен уздырырга әзерләнә башладык. Ул вакытта кул астында бернинди материал юк. Шул вакытта, Саниф Сәлахов үзе туып-үскән Актаныш районыннан бәйрәм үткәрергә методик материаллар алып килде. Мин радиодан игъланнар ясыйм. Балачактан ук радиода диктор булырга хыяллана идем. Минем хыял тормышка ашты. Нәзирә Касимова булышлыгы белән атнага 15 минутлык эфир бирделәр. 15 ел буена шәһәребез халкын — соңгы хәбәрләр, дини сәхифәләр, йолалар, Сарапул татарлары тормышы белән таныштырып бардым. Нәзирә ханым эштән киткәч, радионы да яптылар. Ул чакта милли хәрәкәт эшендә шәһәр башлыгының ярдәмчесе Рафил Гатауллин ярдәм итте. 1999 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайландым. Татар ансамбленең җитәкчесе юк иде. Татарча берни белмәгән сәнгать белгече Эльвира Сәлимҗанованы сайлап куйдык. Әмма ялгышмадык! Әйтергә кирәк, Сарапул шәһәренең сәнгать өлкәсендә аның көче зур булды. Ул татар телен, мәдәниятен өйрәнә башлады. Шул елны шәһәребездә беренче Республика күләмендә Сабантуй узды. Аның уңышлы узуында барыбызның да, бигрәк тә Илһам Фәрраховның көче зур булды.

Илһам чишмәсе

Мәктәп елларыннан ук шигырьләр, кечкенә хикәяләр яза идем. Бервакыт шулай “Яңарыш” газетасына мәкалә язып китердем. Закуан ага Нуретдин танышып чыккач: “Апай, син өметле күренәсең, яз!” — диде. Миңа канатлар үсте. Ныклап, иҗат дөньясына аяк бастым. Сарапулда Марс Әхтәм җитәкчелегендә “Илһам чишмәсе” җирле шагыйрьләрнең әдә­би берләшмәсе эшләде. Марс барыбызның да шигырьләрен тикше­рә, киңәшләрен бирә иде. Бер кызык мизгел истә калган “Яңарыш” газетасына җибәрәсе шигырьләрне төргәк итеп төрдем дә: “Ибраһим Биектаулыга”, — дип язып җибәрдем. Ибраһим ага: “Бу төргәк брак “, — дип язып кире җибәрде. Шигырьләрне кабат эшкәртеп җибәргәч кенә, бас­тырып чыгарды.

Дин юлында

Кечкенә чакта Фатыйма әбием яктылык җитмәгәнгәдер инде Коръәнне еш кына тәрәзәдән төшкән яктылыкта укый иде. Шул мизгел гомер буе мине озата килде. Минем дә өйрәнәсе килә, ә аның вакыты юк. Мин күршебездә яши торган Зәки абыйны: “Өйрәт әле Зәки абый?” — дип аптыратам. Ул: “Өйрәнә алмассың шул”, — дип әйтә торган иде. Еллар үтте. Сарапулда дин дәресләре укыта башладык. Иң беренче көннәрне 49 кеше килсә, биш ай эчендә ике кеше генә калдык. Мин Ижауга килеп Мәрхәбә абыстай Мөхәммәтшинада белем ала башладым. Казан шәһәрендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмам­ладым. Иҗтимагый үзәк каршында да дин сабаклары өйрәнүне оеш­тырдык. Мөнәҗәтләр өйрәндек, дини кичәләр үткәрдек. Хәзер инде еллар аша Зәки абыйга: “Өйрәндем бит, Зәки абый!” — дип дәшәм.

Сагынам, яратам…

Мин әниемнең бер бөртеге идем. Ул вакытта әниемне авылда “качественник” дип атыйлар иде, хәзергәчә әйтсәк агроном булып эшләде. Сугыштан соңгы авыр еллар, авыр хезмәт безнең гаилә башыннан да үтте. Кышкы салкыннарда унсигез чакрым күрше авылга җәяү йөреп уку, Уфа шәһәренә бәхет эзләп чыгып китү… Шул вакытларны, туган ягымны сагынып искә алам. Әлеге авырлыкларны үтмәсәм, бәлки минем бүгенге көнем мондый бәхетле булмас иде. Туган ягым табигате, якыннарым рух, илһам бирмәсә, иҗат та итә алмас идем. Бүген Ижау шәһәрендә ике балам, дүрт оныгым янында гомер кичерәм. “Яңарыш” газетасы үткәргән чараларга, татар кичәләренә, концертларга йөри алуыма сөенәм. Чөнки Ижауда татар дөньясы кайнап тора!

Әлбәттә, Сарапулны сагынам, гомернең иң матур мизгелләре шунда үтте бит. Бүген дә: “Милләтем, татар телем”, — дип янып яшим!”

Вәҗиһә Заһидуллина.