Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Вәсил Шәйхразиев: “Телне белмәүче — эт кебек, аңлый, әйтә алмый»
5.12.2018

Вәсил Шәйхразиев: “Телне белмәүче — эт кебек, аңлый, әйтә алмый»

27 ноябрь — 1 декабрь көннәрендә Казан шәһәре Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән чаралардан кайнап торды. Россия төбәкләреннән, чит илләрдән килгән милләттәшләребез (шул исәптән без дә) Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан журналистлар өчен оеш­тырылган семинар-укуларда, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышында, стратегик документны төзү буенча эшче төркем утырышында, семинар — киңәшмәдә, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумнарында катнаштылар. Чараларда иң беренче булып туган телебезне саклау мәсьәләсе күтәрелде.

“Татар телен белмәгән рус телле татарлар белән нишләргә?”

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә киңәйтелгән утырыш программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы, Россия һәм чит илләрдәге татар оешмалары җитәкчеләре катнашында стратегик документны төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Әлеге стратегия 30 августка кадәр кабул ителергә тиеш. Римзил Вәлиев 30 пункттан торган стратегик документка нигезләмә тәкъдим итте. Анда татар мәгарифе, татар теле мохите, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек, яшьләрне тәрбияләүдә татар гаиләсенең роле, массакүләм мәгълүмат чараларының роле һәм башка темалар яктыртыла. Ул: “Әлеге аспектларны әзерләгәндә иң мөһим һәм иң авыр сорау — “Татар телен белмәгән рус телле татарлар белән нишләргә?” дигән сорау калкып чыга. Әлеге тема бөтенләй башка яктан якын килүне таләп итә”, — дип әйтте.
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев: “15 гыйнвардан соң берничә зонада Татарстандагы татарлар белән очрашып, стратегия турында сүз алып барачакбыз. 15 февральдән соң федераль округларга зур төркемнәр белән чыгып, һәр округта татар активистлары белән очрашып сөйләшәчәкбез. Эшче төркемнәргә вәкилләрне автономия җитәкчеләре тәкъдим итәргә тиеш. Эшлекле тәкъдимнәр дә булыр дип ышанам», — диде. Утырышта бик кызыклы фикерләр яңгырады. Күбрәк план корып, сүздә генә калу очраклары, телне саклау өчен эш эшләнмәве, кайбер төбәкләрдә милли оешма җитәкчеләре булып бик күп еллар хезмәт куючыларның һаман да татарча белмәве искәртелде. Фәндәс Сафиуллин: “Дөнья бетеп, өч кеше калганда, берсе татар булырлык үсеш булсын”, — дип, әлеге стратегик документны хуплады.
Утырыш азагында «Татар рухы һәм каләм» VIII Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Удмуртия респуб­ликасыннан журналист Фәнзилә Салихованың («Моя Удмуртия» телеканалы, «Безнең вакыт» тапшыруы) «Теле барның — иле бар» номинациясендә җиңүе безнең өчен зур шатлык булды. Каләмдәшебезне әлеге җиңүе белән котлап, иҗади уңышлар телибез.

“Милли-мәдәни автономияләр белән депутатлар идарә итә аламы?”

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы программасы кысаларында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә Милли шура әгъзалары һәм Россия төбәкләрендәге, чит илләрдәге татар оешмалары вәкилләре катнашты. Әлеге утырыш татар оешмаларының эшчәнлеге барышында көндәлек тормышта килеп туган сорауларга җавап табу максатында оештырылды. Утырышта Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рәмзия Хәсәнова Юстиция министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырып узды һәм Россия Федерациясендә коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү кагыйдәләре турында сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 5778 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Россиядәге иң күп дини оешмалар Татарстанда теркәлгән. Семинар барышында татар оешмалары җитәкчеләре үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар. Катнашучылар “Милли-мәдәни автономияләр белән депутатлар идарә итә аламы?” (итә алмый икән), “Оешма вәкиле ялган мәгълүмат таратканда, коммерцияле булмаган оешма җаваплылыкка тартыламы?”, “Оешманы гамәлгә куючыларның берсе оешмадан чыккан очракта нинди кагыйдәләр?” кебек сорауларны күтәрделәр, милли-мәдәни оешмаларга кагылышлы кануннардагы үзгәрешләр, җитәкче билгеләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТР Мәдәният министрлыгында инфраструктура үсеше һәм иҗади индустрияләр бүлегенең әйдәп баручы белгеч Илсөяр Хисмәтова Татарстан Республикасы тарафыннан милли-мәдәни оешмаларга бирелә торган грантлар һәм аларны алу тәртибе белән таныштырып узды. Яңа кагыйдәләр буенча, грантлар суммасы 5 миллионнан 10 миллион сумга кадәр күтәрелде. Соңгы елда 44 гаризаның 27сенә (күләме 212 меңнән 486 мең сумга кадәр) грант бирелгән. Киләсе елдан әлеге грантларга дәгъва кылу тәртибенә багышланган семинар -киңәшмәләр уздыру планлаштырыла. Семинар барышында шулай ук тарих фәннәре докторы, РАЭН академигы, “Туган җир” журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков чыгыш ясады. Ул татар оешмалары җитәкчеләрен “Туган җир” журналы белән таныштырып узды һәм төбәкләрдәге тарихчылардан әлеге журналда бастыру өчен материаллар көтүен искәртте. “Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” рәисе Альберт Борһанов исә җәмгыять эшчәнлеге турында сөйләде.

“Туган телләрне өйрәтүне дау­лый алабыз, әмма кадрлар юк!”

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышында Милли шура әгъзалары Россиянең 52 төбәгеннән һәм 13 чит илдән татар оешмалары, татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре, республиканың дәүләт структурасы вәкилләре катнашты. Узып баручы елга хисап ясалды, Бөтендөнья татар конгрессының 2019 елга эш планы кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров чит илләрдәге татар оешмалары белән бәйле булган чаралар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә чит илләрдә гомер итүче татарлар белән Татар­стан арасында элемтәләр корылган. Иң уңышлы эшләп килгән илләр исемлегендә Беларусь, Казах­стан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Литва, Финляндия, Төркия, Бельгия, Польша, Америка, Канада, Австралия кебек илләр бар. Бүгенге көндә барлыгы 45 илдә 145 татар оешмасы эшли. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев Россия төбәкләрендәге татар оешмалары эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, таблица рәвешендә күрсәтелгән милли-мәдәни мәгълүмат базасын тәкъдим итте. Россиядәге татар оешмаларының эшчәнлеген җыр, биюгә генә кайтарып калмыйча, татар мәгарифе өлкәсенә дә көчләрен юнәлтүләрен сорады. “Кайбер төбәкләрдә хәтта татар классларының да булмавы аянычлы хәл”, — диде Марс Тукаев. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин Россия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмаларын барлап чыкты, киләсе елда татар яшьләрен социаль челтәрләрдә активлаштыру, туплау максаты торганлыгын аңлатты. “Татарча диктант” акциясендә катнашучылар саны буенча мәгълүматлар бирде. БТКның Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева татар оешмалары җитәкчеләреннән уртак мәгълүмат кыры булдыруны сорады. “Бөтендөнья татар конгрессы бүгенге көндә “Халкым минем” газетасын чыгара, сайт эшли, “Татарстан — Яңа Гасыр“ телеканалында “Халкым минем” тапшыруын чыгара, радиотапшыру әзерли. Әлеге басмаларга мәгълүматларны без татар оешмаларыннан көтәбез”, — диде. “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова: “Татарлар яшәгән барлык җирдә татар хатын-кызларының оешмалары булырга тиеш”, — дип белдерде.
Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәре “Татар рухы” җирле милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Кадимиңнур Таһиров читтә яшәүче татарларга татар телен өйрәтү буенча методика эшләнмәве һәм аның кирәклеге турында әйтте. “Чит төбәкләрдә яшәүче татарларга телләр турындагы закон файдалы. Яңа закон нигезендә туган телләрне өйрәтүне даулый алабыз, әмма кадрлар юк”, — диде. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2019 елга эш планы расланды, резолюция кабул ителде.

“Тел мәсьәләсе — авыр мәсьәлә”

29 ноябрь–1 декабрь көн-нәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең 44 төбәгеннән һәм 14 чит илдән 300гә якын татар эшмәкәрләре катнашында Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә “Татарстанның эшлекле хез-мәттәшләре” XIII форумын уздырды. Яр Чаллы шәһәрендә «КамАЗ»га һәм КИП «Мастер»га экскурсия оеш­тырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында шәһәрнең IT-Паркында форумның пленар утырышы үтте.
Пленар утырышта Әстерхан өлкәсенең транспорт-логистик хез-мәт күрсәтү белән шөгыльләнгән ВТС компанияләр төркеме генераль директоры Ринат Әюпов 1997 елда башлап җибәрелгән бизнесы, эшен җәелдерүе турында сөйләде. Бүгенге көндә төрле йөкләрне илнең теләсә кайсы почмагына җиткерергә мөмкинлек бирә торган логистик челтәре барлыгын, Татарстан белән булдырылган хезмәттәшлекнең, элемтәләрнең мөһимлеге, «Муса Җәлил» һәм «Тукай» дип исемләнгән кораблары булуы турында бәян итте. Төбәкләрдән килгән күп кенә эшмәкәрләр үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. “Безне барыбызны телебез, динебез, милләтебез язмышы борчый. Һәрберегезнең үз бизнесы, үз эше бар, шулай да сез күңелегез белән безнең белән бергә. Тел мәсьәләсе — авыр мәсьәлә. Үз башыңа төшмәсә, моны аңламыйсың. Ничек тә булса, бу мәсьәләне хәл итәргә, татар телебезне өйрәтү җаен табарга кирәк. Татарстанда гына бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Һәр кеше үз җирлегендә җай табарга тиеш, эшмәкәрләр үз өлешен кертсә иде моңа. Бөтендөнья татар конгрессы сезне берләштерү буенча зур эш башкара. Әлбәттә, читтәге татар эшмәкәрләренә эшләү авыррак. Әмма кайда гына булса да, татар үз җаен, үз кешесен таба. Сез — безнең горурлыгыбыз”, — дип тәмамлады Президент пленар утырышны.

Рәфилә Рәсүлева.