Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Вәсилә Хәкимова: «Китә алмый торам…»
24.10.2018

Вәсилә Хәкимова: «Китә алмый торам…»

Мин инде 24 ел Удмуртия Республикасының социаль-педагогика көллиятендә татар телен укытам.
Эшли башлаган елларым бү­генгедәй хәтеремдә. Ул вакыт­та авылларда татар мәктәп­ләре күп иде, шуларны тәмамлаган укучылар безгә укырга килделәр. Көллияттә аларга татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен үзләштерергә мөмкинлек бирелде. Көллиятне тәмамлаган студентлар башлангыч сыйныф укытучысы һәм татар теле укытучысы дигән ике белгечлек алып чыгалар иде. Ә бүген хәл башкачарак. Хәзер татар авылларындагы мәктәпләр дә рус телендә укытуга күчеп беттеләр. Татар телен фән буларак кына өйрәнгән укучыларның телләре ярлы. Татарча китапларны аз укыйлар. Хәтта үзара русча аралашалар. Шуңа күрә, минемчә, хәзер УдДУда да, педагогика көллиятендә дә татар бүлекләрен ачу мөмкин хәл түгел кебек. Анда кемнәр укырга килер дә, кемнәр татар телен укытырлык тирән белемле укытучылар булып чыга алыр? Бу — бер проблема.
Икенче проблема — мәктәптә туган телне сайлау проблемасы. Балалар бакчаларында русча тәрбия, мәктәптә русча белем алган, үзара русча аралашкан балаларның туган телләре итеп татар телен сайлаячак-лары мине шикләндерә. Аларның әти-әниләренең күпчелеге дә шул ук хәлдә. Татарча иркенләп сөйләшкән- аралашкан әти-әниләрнең күбесе татар авылында туып-үскәннәр генәдер. Шәһәрләрдә андыйлар бик сирәк шул. Шушы егерме дүрт ел Удмуртиядә эшләү дәверемдә миңа төрле этапларны үтәргә, төрлечә эшләргә туры килде. Беренче ун елда Удмурт дәүләт университетында да, педагогика көллиятендә дә татар теле дәресләре укыттым. Иртәнге якта берсендә эшләсәм, өйләдән соң икенче уку йортына ашыга идем. 55 яшь тулып, лаеклы ялга чыккач, педагогика көллиятендә генә укытырга калдым. Университеттагы татар бүлегендә эшләүче хезмәттәшләрем мин киткәч тә 2-3 ел эшләделәр. Соңыннан татар бүлеге ябылды. Үзем эшләгәндә, татар бүлегенә студентларны мәк­тәптән мәктәпкә, авылдан авыл-га йөреп җыйганыбызны хәтерлим. Җиңел эш түгел иде.
Ә педагогика көллиятендә татар бүлеге яңа белем стандартлары гамәлгә ашырыла башлагач ябылды. Татар телен укытуны факультатив итеп кенә калдырдылар. Дүрт ел шул рәвешчә эшләдем. “Татар халкының тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнү клубы” дип атап, студентларны туплап, татар язучылары белән очрашулар уздырдык, фәнни-конференцияләрдә катнаштык, халык алдында татарча чыгышлар ясадык. Муса Җәлил исемендәге китапханә безнең халык белән очрашу урыны булды. Җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек. Казанда уза торган Халыкара туган тел көне бәйрәмнәренең берсен дә калдырмадык, студентлар белән ел саен шунда бардык. Үзебезнең фәнни эшләребез белән чыгышлар ясадык. Мактаулы урыннар яуладык. Ләкин бу факультатив дәресләр студентларга балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теле дәресләре укыту хокукы бирмәде, чөнки аларның дипломнарына татар теле буенча билге куелмады. Инде тырыша торгач, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова белән УР Башлыгы исеменә хатлар язгач, татар телен кабат фән итеп укыта башладык. Студентларның дипломында татар теле графасына билге куела башланды һәм бу аларга мәктәпләрдә, бакчаларда татар теле укыту хокукы бирде. Бу уку елында шул студентлар педагогика көллиятен тәмамлап чыга. “Әгәр мин эштән китсәм, аларны удмурт телен өйрәнә торган төркемгә кушып куялар. Дипломнарында татар теле буенча билге булмас”, — дип уйлап, мин быел да эштән китмәдем. Намусым кушмый, җитмәсә, эшләп бетерәсе эшләр дә бар. Мәсәлән, педагогика көллиятендә урнашкан Удмуртия Рес­публикасы Мәгариф музеенда татар мәгарифе экспозициясен эшләп куясы бар. Инде мәрхүм Мәс­гуд ага Гаратуев бу турында китап та язган иде. Шуны документлар, фоторәсемнәр белән бае­тып, экскурсиягә килгән халыкка күрсәтерлек итеп эшләп кую минем кулдан гына килә торган эш түгел. Ул чыгымнар да сорый. Ә минем хез­мәт хакым Әгерҗе-Ижау арасында йөрергә дә җитми. Милли оешмалар, милләттәшләрем миңа ярдәм итәрләр, дип ышанам.
Үзем эшли торган 65нче мәктәп турында да берничә сүз әйтми кала алмыйм. Биредә татар теле дәресләрен быел да ике сыйныфта (4-5 сыйныфларда) атнага икешәр сәгать укытам. Балаларның ана телен үзләштерергә теләкләре зур. Шуңа күрә дәресләрне көтеп алалар. Бу балалар белән эшләүдән рухи канәгатьлек алам. Бу елларда мин акча өчен түгел, күңел өчен, милләтем өчен эшләдем, дип авыз тутырып әйтә алам.

Вәсилә Хәкимова, Ижау шәһәре.