Вячеслав Володин: «Халык белән аралашу кабул ителүче кануннарның сыйфатын яхшырта»

28 августта башкалабызга Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин эш сәфәре белән килде. Ул Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов белән берлектә муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашты. Очрашу әңгәмә рәвешендә барды. Анда шулай ук Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Андрей Исаев, Россия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитет рәисе Дмитрий Морозов, иҗтимагый оешмалар гражданлык активистлары вәкилләре, социаль эшмәкәрләр катнаштылар.

Беренче очрашу

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә: “Очрашуның 2018 елга федераль бюджет кабул итү алдыннан узуының сәбәбе бер генә: республикага ярдәм итү өчен төбәктәге халыкны нинди сораулар борчуын белү. Менә шуның өчен дә очрашу ачык диалог форматында үтте.

Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов билгеләп үткәнчә, респуб­ликада хакимият органнары, социаль җаваплы бизнес һәм иҗтимагый оешмалар арасында үзара система төзелгән һәм үсә. Төбәктә 2000нән артык коммерцияле булмаган оешма бар. Алар федераль һәм төбәк программаларын үстерүдә актив катнашалар. Ел нәтиҗәләре буенча Удмуртиядә Президент грантларына проектларны тормышка ашыруга 18,7 миллион сум сарыф ителгән. Социаль партнерлык системасы бизнес белән бергә үсә. Әйтик, агымдагы елның 27 июнендә Удмуртиягә Россия Президенты Владимир Путинның визиты вакытында төбәк Хөкүмәте, «Кванториум» технопаркы һәм «Калашников» концерны арасында өчьяклы килешү имзаланды. Республика территориясендә балалар технопаркы һәм ике робототехника классы барлыкка килде. Аларны ачуның максаты югары квалификацияле инженерлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Удмуртия муниципалитетлары башлыкларына 2018 елга бюджет формалаштырган чагында халык белән элемтә булырга тиешлеген искәртте. Ул кайбер партияләр тарафыннан яклау тапкан проектларның турыдан-туры муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде. Алар кысасында шәһәр мохитен уңайлы формалаштыру, мәдәният йортларын ремонтлауны финанслау, муниципаль театрларның иҗат коллективларына ярдәм итү каралган.

Александр Бречалов: «300дән артык инвестиция мәйдан­чыкларын берләштергән мөмкинлекләр, хәзерге вакытта 150дән артык конкрет инвес­тиция проектлары - иң мөһим уртак эшләребез картасын формалаштыруда беренче адымнары булды. Икенче адым – «Удмуртиянең компетенцияләр университеты» кысаларында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башлык­лары белән берлектә вакыйгалар календарен төзү. Өченче адым – быелгы эшебезнең йомгаклау өлеше - сентябрь ахыры-октябрь башында булачак. Ул чакта без сезнең рес­публика бюджетын формалаштырачакбыз», - диде. Шулай ук ул республикадагы проблемалы нокталар - юллар һәм сәламәтлек саклауга басым ясарга кирәклеген белдерде. “Уңайлы тирәлек” проекты буенча Удмуртия беренче урында булмаса да, беренче өчлеккә кергән. Иң мөһиме: аны тормышка ашыруга гражданнар җәлеп ителгән.

Икенче очрашу

Милли театр бинасында очрашу җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә узды. Аларга үзләренең социаль проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде. Александр Бречалов билгеләп үткәнчә, барлык региональ проектлар федераль проектлар белән бәйләнгән. “Игелекле эшләр узышы”, “Глазовта шәһәр-бакча”, “Ишегалды көне” кебек проектлар тәкъдим ителде. “Удмурт Кенеш” ассоциациясе җитәкчесе Татьяна Ишматова “Удмурт мәдәнияте үзәге” проекты турында сөйләде. Үзәкнең төп бурычы – удмурт халкының мәдәни мирасын җыю, саклау, үстерү һәм пропагандалау. УР Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллинның “Татар базары” бистәсендә урнашкан “Спартак” халык иҗаты йортын сәүдә үзәгенә әйләндерергә телиләр. Безнең бит анда төрле милләт ансамбльләре уңышлы эшләп килә. Кичке Сабантуй кебек милли бәйрәмнәребез уза. Әлеге бинаны шул килеш калдыруыгызны сорыйбыз”, - дигән соравына Александр Бречалов: “Шәһәр башлыгы Юрий Тюрин белән очрашып сөйләшергә кирәк. Әлеге проблеманы хәл итәргә тырышырбыз”, - дип вәгъдә бирде.

Сораулар күп

Очрашу ахырында Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов эш визиты буенча йомгак ясадылар, журналистлар сорауларына да җавап бирделәр.

- Вячеслав Викторович, Дәүләт Думасы соңгы сессиядә закон проектлары буенча яңа форматта фикер алышуга чыкты. Сез башкара торган иҗтимагый тыңлаулар үзләрен аклыймы?

- Резонанс тудыра торган карарлар кабул итәр алдыннан иҗтимагый тыңлаулар уздырырга кирәк. Мәскәүдә без аны реновация мәсьәләләренә багышладык. Башкала халкы өчен бу бик мөһим. Мондый фикер алышу бик күпне бирде, чөнки без закон нормаларын төзәтә, халыкны, аларның тәкъдимнәрен ишетә алдык. Әлеге тәкъдимнәрнең бер өлеше төзәтмәләр рәвешендә файдаланылды. Һәм закон проекты шактый үзгәрешләр кичерде. Аннан бер генә фракциядән дә төзәтмәләр кертелмәде. Ике депутатны искә алмаганда, барысы да бертавыштан хуплады. Мәскәүлеләр ярдәмен күрдек. Беренче чиратта, гражданнарның хокукларын якладык. Шулай ук алданган өлешләп түләүчеләр проблемасын да карадык. Ул күпчелек Россия төбәкләренә хас. Күп кенә субъектларда мондый тыңлаулар үткәрделәр. Башкалары көзге чорда үтәчәк. Бу - бик мөһим. Без закон кабул итәбез икән, иң элек бу турыда фикер алышу кирәк. Төбәкләрдә бу алымны ешрак кулланырга мөмкин. Алар кешеләргә якынрак. Бергә булганда күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Безнең өчен бик уңайлы булмаса да, җәмәгать тыңлауларын уздырачакбыз. Сайлаучы белән диалог булырга, алар үз фикерләрен әйтә алырга тиешләр. Тагын бер тапкыр басым ясыйм: мондый алым кабул ителә торган карарларның сыйфатын яхшырта.

- Александр Владимирович, республикага Дәүләт Думасы белән кайсы юнәлешләрдә үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк?

- Беренче чиратта, вакыт табып, безнең республикага килгәне өчен Вячеслав Викторовичка рәхмәт әйтәсем килә. Бу күп позицияләр буенча бик мөһим. Шуны билгеләп үтәсем килә: әлеге очрашуны җәмәгать тыңлаулары турындагы сорау белән башлап җибәрдек. Бу Удмуртия һәм Дәүләт Думасы өчен бик мөһим. Удмуртия халкының теге яки бу закон турында ни уйлаганын белү зарур. Минемчә, бу - бердәнбер дөрес формат. Һәм без аны дәвам итәргә, Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек итәргә тиешбез. Әлеге сүзләргә Вячеслав Володин:

- Александр Владимирович тыйнак кеше булса да, чынлыкта катгый сөйләшүләр алып бара һәм планлаштыра, дәлилли белә. Сораулар күп. Төбәкнең якынча 21 миллиард сумлык банк кредитлары бар. Бу, һичшиксез, чыгымнарга тәэсир итә, чөнки төбәк зур күләмдә акчаларны кредит һәм процент ставкалары түләүгә тота. Александр Бречалов:

- 2 миллиард 600 миллион сум - банк кредитлары. Облигация займнары бар әле. Барлыгы 3,5 миллиард сумнан артык акча түлибез. Ә бу бит - безнең юллар, социаль инфраструктура... Ышанам, бу мәсьәләдә Вячеслав Викторович безне яклар. Чөнки бюджетта җыела торган салымнар, салым түләүләре шактый - 140 миллиард сум. Вячеслав Володин:

- Александр Владимирович бюджетны тигезләү өчен күп эшләр башкара. Күп нәрсә инде килеп чыкты. Тик банк кредитларын бюджет кредитларына алыштырырга кирәк, чөнки алар елына 0,5 процент белән бирелә. 13 процент белән алынган банк кредитлары һәм 0,5 процент - аерма зур. Әгәр бу мәсьәлә буенча проблемаларны хәл итсәк, үсеш булачак. Төбәк җитәкчесе алдында җитди таләпләр тора. Бюджет кабул иткәнче фикер алышырга кирәк. Удмуртиядә булып, без төбәк проб­лемалары белән таныштык. Безнең ярдәм итәргә теләгебез бар.

- Александр Владимирович, Удмуртиядә нинди мөһим федераль социаль проектларны гамәлгә ашырырга кирәк?

- Барысын да. Юллар, сәламәтлек саклау... Сез төп проблемаларны миннән яхшырак беләсездер. Эшлисе эшләребез бик күп. Исегезгә төшерәм: муниципальара юлларның 44 проценттан кимрәге генә яхшы хәлдә. Бу - бик түбән процент, хәтта уртача Россия буенча да. Шул ук вакытта без «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча эшлибез. «Шәһәр мохите» - бик мөһим проект, аны Дәүләт Думасы хуплады һәм бу проектны җитәкли дә. Минемчә, бу - соңгы вакыттагы төп проектларның берсе. Һәм шуны да әйтми булмый: Удмуртия лифтлар алмаштыру проекты буенча эшли. Бездә быел бу программа буенча 50гә якын лифт алыштырылачак.

Гөлнара Вәлиева.