Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Воткинскида — телеңне йотарлык кош теле!
23.05.2018

Воткинскида — телеңне йотарлык кош теле!

Воткинск шәһәрендә Татарстан һәм Удмуртия Язучылары берлекләре әгъзасы, шагыйрә, “Тургай” ансамбле җитәкчесе Гөлфия Исхакова тарафыннан әледән-әле кызыклы, милли чаралар үткәрелеп тора. Шушы көннәрдә биредә татар халкының яраткан чәй ашы — кош теле пешерү буенча бәйге үтте.

Бәйрәмгә әйләнгән бәйгедә катнашучы хатын-кызлар да “Тургай” ансамбленнән иделәр. Катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, җырларын бүләк иттеләр, Габдулла Тукай шигырьләрен, мәзәкләр сөйләделәр, кош телен пешерү серләре белән уртаклашып, әлеге татлы ризыкны тамашачыларга, жюрига иҗади яктан тәкъдим иттеләр. Бәйге “Тургай” ансамбле җырчыларының, Ижау шәһәреннән “Шатлык” халык ансамбле җитәк­чесе Фәния Гаделшинаның матур җырлары белән үрелеп барды.
Воткинск шәһәренең иң оста кош теле пешерү остасы булып Фәния Кожевникова танылды. “Милли рухлы хуҗабикә” номинациясенә — Фәридә Хөсәенова, “Алтын куллы хуҗабикә” номинациясенә — Гөлсимә Останова, “Шаян, булдыклы хуҗабикә” номинациясенә — Фәридә Хәбирова лаек булдылар.
Бәйгедә катнашучыларга, оеш­тыручыларга Воткинск татарлары автономиясе, Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе, Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы, “Яңарыш” газетасы редакциясе исеменнән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мондый бәйгеләр үткәрү киләчәк буын өчен дә бик файдалы. Оештыручыларга, бәйгедә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Заманалар үзгәрә, вакыт белән бергә атларга тырышабыз. Әмма тормышыбызга Интернет, гаджетлар, машиналар үтеп керсә дә, ата-бабаларыбыздан килгән гадәтләр саклануы, бәйрәм ризык­лары булып та читтән килеп кергән «Оливье» салатлары, гаспачо ашлары түгел, ә үзебезнең токмач, бәлеш, сумса, кош теле кебек милли ризык­ларыбыз саналу — күңелле күренеш. Бу көнне дә бәйгедә катнашучылар пешергән кош теле бик тәмле, телне йотарлык иде.

Кош теле пешерү рецепты:

Аның өчен йомырка сытып күпертәләр дә, сөт, тоз өстәп, он салып, катырак итеп камыр басалар һәм 1,5 мм калынлыгында җәяләр, һәр җәемне башта тасмалап, аннары кыек шакмаклап (ромб) кисәләр. Аларны кайнап торган майда кызартмыйча гына пешереп алалар, шикәр оны сибеп, табынга чыгаралар. Он 600 г, 6 йомырка, сөт 120 г, тоз 2,5 г, көнбагыш мае 450 г, шикәр оны 50 г.

Рәфилә Рәсүлева.