Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Новости - Владимир Путин: “Россия алга таба да бөеклеген ныгытачак”
8.05.2018

Владимир Путин: “Россия алга таба да бөеклеген ныгытачак”

18 мартта узган сайлауда, 76,69% тавыш җыеп, Владимир Путин Президент итеп сайланды. 7 майда Владимир Путин Россия Президенты вазифасына кереште. Зур Кремль сараеның Андреев залында узган инаугурация тантанасында 5 мең тирәсе кеше катнашты (2000 елда бу сан 1500 генә була). Алар арасында Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов та бар иде.

Башкаларыннан аермалы буларак, Владимир Путин быелгы инаугурациягә үзенең эш кабинетыннан китте. Аңа телефон аша тантанага әзерлекнең тәмамлануы турында хәбәр иткәч, ул Кремльнең озын коридорлары буйлап барып, көтеп торучы махсус машинага чыгып утырды. Телевизор аша моны күзәтеп торучыларга бу күренеш аеруча кызыклы булгандыр. Чөнки Кремльнең эчке ягы моңа кадәр гади халык өчен серле дөнья булып кала иде.
Тантанага Владимир Путинны алып баручы машина Россиядә җитештерелгән “Кортеж” дигән өр-яңа автомобильләр сериясеннән. Әлеге маркалы машинаны әлегә 4 вариантта дәүләт җитәкчеләрен йөртү өчен генә җитештергәннәр, ә 2019 елда күпләп җи­тештерү күздә тотыла икән. 800 ат көчле бу лимузинда Президент берничә йөз метр гына барды.
Владимир Путин чакырылган кунак­лар алдында, РФ Конституциясенә кулын куеп, Россия халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә, Россия Конституциясен сак­ларга һәм якларга, дәүләтебезнең суверенлыгын, бәйсезлеген, бөтенлеген, иминлеген якларга ант итте.
Шуннан соң чыгыш ясаганда, Владимир Путин яшәү сыйфаты, иминлек, куркынычсызлык, кеше сәламәтлеге сәясәтнең төп приоритеты дип белдерде.
“Россия гражданнарына бердәм булганнары, күп нәрсәләрне яхшы якка үзгәртә алуыбызга ышаныч өчен чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Илебез Президентын сайлаулары вакытында миңа ихластан ярдәм итүегез өчен рәхмәт. Мин аны гаять зур дәрәҗәдә сәяси капитал һәм ышанычлы рухи таяныч итеп саныйм. Россия алга таба да бөеклеген ныгытачак һәм халкы яхшырак яши башлар дигән өмет бар. Мондый таяныч халыкара аренада үз позицияләребезне яклап калыр өчен дә, ил эчендә төпле, позитив үзгәрешләр булсынга тәвәккәл гамәлләр өчен дә мөһим,” – диде ул.

Конституция нигезендә, 7 майда үз вазифасына керешкәннән соң, Владимир Путин алты ел дәвамында, ягъни 2024 елның 7 маена кадәр ил белән идарә итү хокукына ия.