Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Владимир Путин: “Коралчыларның хәзерге буыны Михаил Калашников һәм аның замандашлары нигез салган традицияләрне лаеклы дәвам итә”
26.09.2019

Владимир Путин: “Коралчыларның хәзерге буыны Михаил Калашников һәм аның замандашлары нигез салган традицияләрне лаеклы дәвам итә”

18-22 сентябрь көннәрендә республикада Коралчылар көне уңаеннан бик күп чаралар узды. Коралчылар көне кысаларында узган Коралчылар форумында Россиянең 30 төбәгеннән 500дән артык сәнәгать предприятиесе һәм 200 оборона-сәнәгать предприятиеләре катнашты.

23 сентябрьдә аппарат киңәшмәсе барышында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин Коралчылар форумы нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. «Удмуртия халкы һәм кунаклары өчен төбәкнең оборона-сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе эшләде. Быел экспозиция Ижау буасына күчерелде. Анда 25 400 дән артык кеше булды. Коралчылар форумында барлыгы 1000нән артык кеше, 200 оборона-сәнәгать комплексы предприятиесе, Россиянең 30дан артык төбәгеннән 500ләп сәнәгать предприятиесе катнашты», — дип сөйләде Александр Свинин.
18 сентябрьдә кунаклар һәм катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча узган дискуссияләрдә һәм мастер-классларда катнаштылар: хезмәт җитештерүчәнлеге; оборона-сәнәгать комплексы конверсиясе; сәнәгать дизайны һәм яңа технологияләр. 19 сентябрьдә Россия коралчылары форумына йомгак ясалды. “Калашников” Концернының генераль директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Тарасов, «Сарапул электр генератор заводы» генераль директоры Алексей Беляев, Казан дары заводы генераль директоры Александр Лившиц, «Миг» Россия самолетлар төзү корпорациясе» генераль директоры Илья Тарасенко “Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре диверсификациясе. Тыныч тормыш билгеләнешендәге уңышлы продуктларны эшләүдә төп аспектлар» дигән темага чыгышлар ясадылар. «Ростех» академиясе генераль директоры Елена Романова, «Промсвязьбанк» рәисе Петр Фрадков әлеге тармакта хезмәт куючылар белән хезмәттәшлек итүдә яңа алымнарны кулланырга әзер булулары турында белдерделәр.
Мин Дмитрий Тарасовның чыгышын аеруча зур кызыксыну белән тыңладым. Гадәттә, Ижауда яшәүчеләр белән аралашканда, сүз үзеннән-үзе элек гөрләп эшләгән заводларны сагынуга, эш урыннарының кимүе турында зар-моңга кайтып кала. Дөрестән дә, кайда гына карама зур-зур сәүдә үзәкләренә күз төшә. Берсе янына икенчесен, тагын да зуррагын җиткерәләр. Шуңа күрә дә халыкны эш урыннары белән тәэмин итүче заводлар юк, тормыш туктап калган кебек тоела. Баксаң, алай түгел икән. Дмитрий Тарасов сөйләвенчә, “Калашников” Концернында эшләр гөрләп бара. “Калашников» — илебезнең ату коралы җитештерү тармагы флагманы. Россиядә ату коралын җитештерүнең якынча 95%ы аның өлешенә туры килә. Биредә ату кораллары гына түгел, хәрби һәм тыныч тормыш билгеләнешендәге махсус комплекслар, ерактан идарә ителә торган хәрби модульләр, пилотсыз очу аппаратлары, күп функцияле катерлар, космик тармак өчен продукция дә чыгарыла. Әлеге продукцияләр дөньяның 27 иленә сатыла. Коралдан тыш, тыныч тормыш өчен кирәк-яраклар да җитештерәләр. Мәсәлән, биредә станоклар җитештерү тармагын яңарту эше бара икән. Шулай ук эш кораллары, химия товарлары җитештерү җайга салынган. Микроэлектроникада, робототехникада беренче адымнарын ясаганнар.

Алексей Беляев Сарапул электр генераторлары заводында тыныч тормыш өчен кирәкле товарлар: лифт җиһазлары, электр двигательләре, камыр басучы җайланмалар, электр арбалары җитештерелүе турында сөйләде. Казан дары заводы генераль директоры Александр Лившиц: “1880 елда чыккан китапта заводта дарыдан тыш көнкүреш өчен кирәкле товарлар җитештерелә башлавы турында язылган юлларга тап булдык. Бу эш бүген дә дәвам итә. Бөтен нәрсәне дә кадрлар хәл итә. Шуңа күрә без Казандагы барлык югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торабыз”, — диде. Үз заводларына кунакка, тәҗрибә уртаклашырга чакырды. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сәнәгать үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен сәнәгать предприятиеләренең коралчыларына бүләкләр тапшырды.
Коралчыларга сәламләү һәм рәхмәт сүзләрен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җиткерде. “Атаклы коралчылар арасында Михаил Калашников аерым урын алып тора. Без легендар конструктор, тумыштан сәләтле кеше, ватанпәрвәр шәхесне хөрмәт итеп, истәлеген күңелләрдә саклаячакбыз. Ышанам ки, ул уйлап тапкан корал киләчәктә дә күп еллар Россиягә, безнең солдатларга һәм офицерларга хезмәт итәчәк, ә ул үз тормышын багышлаган ату коралы мәктәбе дөньяда алдынгы урыннарны саклап калачак һәм яңа яшь талантлар үстерәчәк”, — диде ул. Владимир Путин сүзләренчә, хәзерге коралчылар буыны Михаил Калашников һәм аның замандашлары нигез салган традицияләрне лаеклы дәвам итә. “Бүген илебезнең оборона-сәнәгать комплексында 1300дән артык предприятие исәпләнә. Анда 2 миллионнан артык югары квалификацияле белгечләр хезмәт куя – конструкторлар, инженерлар, технологлар, эшчеләр. Сентябрь аена кадәр төрле гаскәрләр 2300дән артык яңа корал һәм техника белән тәэмин ителгән. Бу — планның 50%ы һәм яхшы күрсәткеч. Диверсификация оборона-сәнәгать комплексында яңа эш урыннары булдыру өчен кирәк. 2018 елда бу тармакта җитештерелгән продукциянең 21%ын тыныч тормыш кирәк-яраклары тәшкил итә. Оборона-сәнәгать комплексы дәүләт ярдәмен кулланып, бу юнәлештә ныклы позиция яуларга тиеш һәм 2025 елда тыныч тормыш продукциясен җитештерүне 30%ка , ә 2030 елда 50%ка җиткерү бурычы тора”, — диде Ил Башлыгы коралчыларга мөрәҗәгать итеп. Бу көнне Владимир Путин «Калашников» Академиясе технопаркын ачу тантанасында да катнашты. Беренче уку елында бирегә 13-18 яшьлек 500 бала кабул ителәчәк.
Коралчылар форумы барышында «РБ-Продакшн» кинокомпаниясе төшергән «Калашников» дигән фильмның өзеге күрсәтелде. Аның продюсерлары — Сергей Бодров һәм Константин Буслов. Фильм конструктор Михаил Тимофеевич Калашниковның тууына 100 ел тулу уңаеннан Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Калашников» Концерны ярдәме белән төшерелгән. Продюсерлар белдерүенчә, бүгенге көндә фильмны монтажлау, тавыш яздыру эшләре бара. Киләсе ел башында ул Ижауда халыкка тантаналы төстә тәкъдим ителәчәк.
Александр Свинин оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Форумны үткәрү вакытында без предприятиеләребезнең потенциаль заказчылары белән 70тән артык очрашу уздырдык. Берничә айдан соң сөйләшүләрнең нәтиҗәләрен күрербез дип уйлыйм», — диде.
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов «Роскосмос» дәүләт корпорациясенә һәм шәхсән Дмитрий Олегович Рогозинга рәхмәт белдереп: “Мөнәсәбәтләр бик тиз үсә. Беренче очрашудан алып 19 сентябрьгә кадәр без бик зур эш башкардык. Безнең бер предприятиегә контракт буенча 300 млн сум бурыч түләнде. Бу көннәрдә Дмитрий Рогозин Воткинск заводында, Ижау мотозаводында, Ижау радиозаводында булды. Без дәүләт корпорациясенең кайбер планнары турында беләбез инде. Коралчылар көнендә «Роскосмос» белән «Калашников академиясе» технопаркы платформасында космик лаборатория булдыру турында килешүләр имзаланды», — диде.
Удмуртия Башлыгы: «Россети» компаниясе генераль директоры Павел Ливинский визиты да нәтиҗәле үтте. Без «Россети» башлыгы белән Россия Президентына Удмуртия Республикасы мисалында электр челтәре комплексы белән идарә итүнең оптималь моделе турында хәбәр иттек. Бер ел эчендә без электр челтәре хуҗалыгын 80%ка берләштердек, 2018-2020 елларда төбәк бюджеты 3,5 млрд сум керем алачак, ә ел саен салым керемнәре 40%ка артачак. 10 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Павел Анатольевичның Удмуртиягә Федерация Советы Дәүләт Думасының энергетика буенча комиссиясен күчмә утырышка алып килергә теләге бар», — дип сөйләде.
Удмуртия Башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый чараларның төп максаты — инвестицияләр җәлеп итү, республикада уртак проектларны тормышка ашыру.

Рәмзия Габбасова әзерләде.