Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Владимир Путин: “Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз?”
28.03.2018

Владимир Путин: “Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз?”

25 март көнне Кемероводагы “Кышкы чия” сәүдә комплексында чыккан янгын да 64 кеше һәлак булган, 44 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шунысы кызганыч, һәлак булучыларның 41е — балалар.
Дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәге буларак төзелмәгән. Аны элеккеге завод бинасын яңартып эшләгәннәр. Шул сәбәпле, үзәкнең тәрәзәләре дә күп булмаган.
Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Уйлап карасак, кинозалда бернинди куркынычсызлык чаралары да каралмаган. Бинада янгынга каршы система эшләмәгән, ишекләр бикләнеп калган дигән мәгълүмат та бар. Югыйсә һәлак булучыларның саны аның кадәр булмас иде.
Ял көне булганга, сәүдә залына килүчеләр бик күп булган. Кайбер әти-әниләр балаларын кинозалда калдырып, үзләре кибетләрдә йөргән. Аларга балалары телефоннан шалтыратып, ярдәм сораган, әмма аларны коткара алмаганнар. Кайбер кешеләр тәрәзәләрдән аска сикереп, кайберләре түбәгә менеп котылмакчы булган. Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Кемерово өлкәсе Трещевка бистәсенең 5 “А” сыйныф укучылары «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу комплексында ял иткәннәр. Әти-әниләр балаларын яхшы укыганнары өчен бүләкләргә һәм каникулның беренче көне белән котларга теләп, укытучылары белән җибәргәннәр. Әлегә ул балалар турында бернинди дә мәгълүмат юк, диләр.
Россия Президенты Владимир Путин Кемеровога шәхси килеп, янгын булган бина янында барлыкка килгән Хәтер урынында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды, шәһәр халкы белән очрашты. Кемеровода янгын салган зыянны хәл итүгә багышланган киңәшмәдә ул: “Нәрсә соң бу бездә? Бу бит сугышчан хәрәкәтләр дә, шахтада көтелмәгән вакытта метан бәреп чыгу да түгел. Демография турында сүз алып барабыз һәм нәрсә аркасында шулкадәр кешене югалтабыз? Җинаятьчел салкын караш аркасында, башбаштаклык аркасында”, — диде. Ил Башлыгы янгын булган урында 100ләп тикшерүче эшли, гаеп­ле бер генә кеше дә җәзасыз калмаячак дип ышандырды.
Мондый сәүдә-күңел ачу үзәкләре Ижауда да күп. Аларда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләме? Әлеге мәсьәләгә кагылышлы җыелыш 3 апрельдә Ижау шәһәр думасында узачак. Удмуртиядә прокуратура һәм Дәүләт янгын күзәтүчелеге тарафыннан халык күп җыела торган барлык урыннарда тикшерү эшләре башланды. Әлбәттә, гаепле кешеләр дә табылыр, кемнәрдер җәзага да тартылыр. Тик вакытсыз бу дөньядан киткән балаларны гына кире кайтарып булмый. Заман чиренә әйләнгән башбаштаклыкка, җитәкчеләрнең салкын карашына, ришвәтчелеккә чик куелырмы?

Рәмзия Габбасова.