Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Владимир Путин: “Бердәм көч – уңышка ирешүнең төп билгесе”
27.02.2019

Владимир Путин: “Бердәм көч – уңышка ирешүнең төп билгесе”

20 февральдә Россия Президенты Федераль җыенга чираттагы юлламасын җиткерде. Үз чыгышында Владимир Путин ил өчен күп кенә актуаль булган социаль темаларга тукталды. Шуңа бәйле рәвештә, милли проектлар системасын эшкә җигү кирәклеген искәртте.

Гаиләләргә ярдәм, демография

• Президент 2020 елдан балалы гаиләләр өчен пособиеләрне бер гаилә әгъзасына ике яшәү минимумына кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу юнәлештәге дәүләт ярдәме белән илебезнең 70%ка якын гаиләсе файдаланырга тиеш.
• Агымдагы елның 1 июненнән инвалид балалар өчен пособиеләрне 5 меңнән 10 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә. “Әлбәттә, бу сумма күп түгел, әмма мондый чара баласы аеруча игътибарга мохтаҗ булган гаиләләр өчен өстәмә ярдәм булачак”, — ди Ил Башлыгы.
• Киләчәктә күп балалы гаиләләр өчен күчемсез милеккә салым буенча федераль ташламаларны арттыру көтелә, әлеге гаиләләр 6 сотый җир өчен салымнан азат ителәчәк. «Балалар күп булган саен салым кимрәк булырга тиеш», — ди В. Путин.
• 2021 ел ахырына кадәр илдә балалар бакчаларына кытлык бетереләчәк.
• Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка ипотека буенча ставкаларны 9 процентка, ә соңрак 8 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте. «Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча өстәмә чара кертүне кирәк дип саныйм. Өченче яки аннан соңгы бала туган очракта гаиләләргә ипотека түләү өчен 450 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Әлеге ярдәм 2019 елның 1 гыйнварыннан ук гамәлгә кертеләчәк”, — диде Путин.
• Ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә ипотека ставкасын 6%ка кадәр төшерергә.
• Бүгенге көндә Хакимиятнең бөтен игътибарын демография хәлен яхшыртуга юнәлдерү мөһим. Бу турыда ассызыклап: «Демографик проблемаларны хәл итү – гомер озынлыгының артуына һәм үлүчеләр санының кимүенә китерәчәк. Бу шулай ук илебездә фәкыйрьлекне җиңү белән дә турыдан-туры бәйле. 2000 елда бу төркемдә 40 млн.нан артык кеше булса, хәзер бу күрсәткечләр 19 млн. ны тәшкил итә, тик бу да бик күп”, — диде В. Путин. Бу юнәлештә эш иткәндә, авыр тормыш хәлендә калган гражданнар өчен ипотека каникулы кертергә тәкъдим итә Президент: “Мохтаҗ һәр гаиләне ишетергә, проблемаларын хәл итәргә кирәк. Әгәр кешенең тормыш шартлары программа шартларына туры килмәсә дә, аны ярдәмсез калдырырга ярамый”, — дип белдерде.
• Шулай ук киләчәктә банкларга һәм коллекторларга керемнәре түбән булган гражданнарның бөтен табышын тартып алуны тыячаклар.
• Россиядә беренче тапкыр «социаль контракт» төшенчәсе кертелә. Эшкә яраклы, керемнәре уртача күрсәткечтән түбән (яшәү минимумы дәрәҗәсендә) гражданнарга, квалификацияләрен арттырып, эшкә урнашырга мөмкинлек бирү өчен дәүләттән (бер тапкыр) акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

Социаль өлкә
• Пенсиягә социаль өстәмәләрнең индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алмыйча билгеләнергә тиеш булуын да ассызыклап үтте Президент. Пенсиянең күләмен яшәү минимумына җиткерергә, аннан соң гына индексацияләргә. 2019 елның 1 гыйн­варыннан соң алынган пенсияләр һәм ташламалар яңадан исәпләнәчәк!
• Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең медицина-санитария экспертизасы киләчәктә электрон челтәргә кертеләчәк. Бу инвалидларны ел саен белешмә алу өчен зур чиратларда торудан азат итә.
• Бүген 800 меңнән 1 млнга якын кеше авыртуны басучы даруларга мохтаҗ. Аларны дарулар белән тәэмин итүче законнарга үзгәрешләр кертеләчәк.
• Дөньякүләм югарылыктагы 2 балалар онкоүзәкләре төзү өчен 1 трлн. сум сарыф ителәчәк.
• Киләчәктә “Земский доктор” программасы буенча авылларга эшкә китүче белгечләр өчен яшь чикләүләренең бөтенләй булмаячагы турында хәбәр итте В. Путин. Авыл җирлегенә яки кечкенә шәһәрләргә эшләргә килгән 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләргә дә өстәмә акчалар түләнәчәк: фельдшерлар – 500 мең, табиблар 1 млн сум күләмендә акча алачаклар.
• Киләчәктә Россиянең барлык мәктәпләре дә югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителергә тиешлеге турында искәртә Президент.
• Төбәкләрдә фәнни-белем бирү үзәкләре булдыру мөһим, киләчәктә 12 үзәк төзелеше көтелә.
• 2021 елда илебездә техникум һәм көллиятләрнең саны да ике тапкырга артачак.
• Укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы регион буенча уртача хезмәт хакы белән тәңгәлләштерелергә, уртача хезмәт хакы күләме дә артырга тиеш.
• Россиядә инде күп еллар чүп-чар проблемасы зур сорау булып тора. Бу хакта Президент: “Якындагы ике елда шәһәрләр читендәге 30 зур чүплек ябылырга һәм рекультивацияләнергә тиеш, ә алты ел эчендә башка чүплекләр дә юк ителәчәк. Калдыкларны эшкәртү-не 8%тан 60%ка кадәр арттырырга кирәк”, — дип ассызыклады.
• Авыл клубларын һәм мәдәният йортларын төзү һәм реконструкцияләүгә 17 млрд сумнан артык акча бүленеп бирелү, тагын 6 млрд сум күләмендә акчаларның Россиянең кече шәһәрләрендәге мәдәни үсеш
үзәкләренә ярдәм итүгә юнәл-дереләчәге турында хәбәр итте Президент.
• Ил Башлыгы Россиядә туристлык тармагын киңәйтү зарур булуын ассызыклады.
• Президент юлламасында Россияне күп гасырлык традицияләргә һәм кыйммәтләргә нигезләнгән цивилизация буларак саклауның мөһим булуын ассызыклады. “Үзгә-реш җиленә илнең үсеше өчен үз хезмәтенең мөһим һәм кирәкле булуын яхшы аңлаган, хезмәтен күңел күтәренкелеге белән, сәләтле башкара торганнар иярә. Иң мөһиме – илебездә эшләү, уку һәм яңалыклар кертү өчен гадел һәм ирекле мөмкинлекләр булдыру. Алга таба омтылуны, үсешне ниндидер саннар ярдәмендә генә күрсәтергә мөмкин түгел. Гражданнарның бердәм көчкә ышанычы – уңышка ирешүнең төп билгесе. Без моңа һичшиксез ирешәчәкбез”, — диде.
• Юлламада ул АКШның урта һәм кече ераклык ракеталарын бетерү турындагы килешүдән бер яклы чыгу мәсьәләсенә дә кагылып үтте. Владимир Путин сүзләренчә, Вашингтон яңа килешү кирәклеге турында хәбәр итмичә, сәбәп уйлап чыгара. “Алар ничек эшли: чынлыкта, үзләре бөтен килешүне бозып, кабат аклану эзлиләр, нәтиҗәдә башкаларны гаеплиләр. Шул ук вакытта Россия АКШ өчен төп куркыныч янаучы ил дип игълан итәләр. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Россия АКШ белән тигез хокуклы, дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга тели. Россия беркемгә дә янамый, ә безнең куркынычсызлык өлкәсендәге барлык гамәлләребез бары тик җавап буларак, саклану характерында ”, — дип ассызыклады.

Ләйсән Әхмәтова.